Дәрвишләр бистәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган эстафета узачак
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның Дәрвишләр бистәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган эстафета узачак. Анда мәктәп укучылары, урта махсус уку йортларында белем алучылар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре катнаша. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.
Эстафетада катнашу өчен биш кешедән торган команда тупларга кирәк, һәр катнашучы старт алдыннан теркәлү уза, хроник авырулар булмавы һәм йөгерүнең сәламәтлегенә зыян китермәве турында белешмә тәкъдим итә. Трассаның гомуми озынлыгы – 1250 метр.
Эстафетага 5 сентябрьдә 9.00 сәгатьтә «Ракета» стадионы янында старт биреләчәк, финиш исә - Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сарае янындагы мәйданда. Чара узган вакытта әлеге урамнар буйлап транспорт хәрәкәте туктатылып торачак.