Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган «Авангард» скверын ачты
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Авангард урамындагы яңартылган скверны ачуда катнашты. Әлеге территория «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелгән. Сквер белән танышкан вакытта Миңнехановка тәртипкә китергәнчегә кадәр әлеге территориянең нинди булганлыгы хакында сөйләделәр – биредә теләсә кайда машина куйганнар, уртада каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы булган. Төзекләндергәннән соң барысы да үзгәргән.
Казан мэры Илсур Метшин сәхнәдән тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Ул барысын да яңа уку елы башлану белән котлады һәм мегаполисны үстерүдә заманча шәһәр киңлегенең ролен искәртте. Шуннан соң Татарстан Президентына сүз бирде. Рөстәм Миңнеханов ишегалды территориясен төзекләндерүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. «Бүген биредә искиткеч матур сквер ачылды. Мин сезнең биредә эшләгән архитекторлар һәм төзүчеләрне алкышлавыгызны теләр идем, бик зур рәхмәт аларга», - дип мөрәҗәгать итте кунакларга Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты сүзенең ахырында яңа уку елы башлангач коронавирус инфекциясе таралуга каршы юнәлдерелгән санитар чараларга аерым игътибар бирергә кирәклеген искәртте.