Гүзәл Уразова: Күптелле комплекста иң яхшы белем бирүче мөгаллимнәр эшли дип ышанам
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» комплексында әзерлекле укытучылар белем бирә дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә ачылыш тантанасыннан соң сөйләде.
«Балаларымның күптелле мәктәпкә укырга кергәннәре өчен шатланабыз. Күптелле мәктәптә белем бирү өч телдә — татар, рус һәм инглиз телләрендә булачак, без өчесен дә сайладык. Балаларыбызның белемле булуын телибез», — диде ул.
Гүзәл Уразова Президентка һәм Дәүләт Киңәшчесенә Татарстанда шундый мөмкинлек тудырганнары өчен рәхмәт әйтте. «Казаныбыз һәм республикабыз һәрвакыт беренче, алда бара. Шуңа күрә шушы беренчелекне берсенә дә бирмичә, ныклы адымнар белән алга атларга кирәк», — ди ул.
«Без укыганда мондый шартлар юк иде. Әмма, ничек дисәң дә, белемнең сыйфатлы булуы мөһим. Укытучылардан да күп нәрсә тора. Мәктәп ишекләре беренче тапкыр ачылган кебек, шушы мәктәпне дә, шушы дөньяны да үзебез өчен балалар белән бергә беренче тапкыр ачачакбыз», — дип уртаклашты җырчы.