Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2021

Новости за 21.06.2021

Санкт-Петербургта яңартылган татар мәдәнияте һәм көнкүреше интерактив музее ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта яңартылган татар мәдәнияте һәм көнкүреше интерактив музее ачылды. Анда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Ленинград өлкәсе Дуслык йорты җитәкчелеге, мәдәният эшлеклеләре һәм шәһәрнең һәм өлкәнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре чакырылган иде.  Яңартылган музейның яңа проектын Ленинград өлкәсенең «Файда» татар мәдәни җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, бизнесмен Айрат Маннанов башлап җибәрде. Читать дальше...

Хәсән Туфан нинди кара белән генә язган? — «Безнең мирас»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», «Безнең мирас» ). Хәсән Туфан яшел карадан башка кара белән һич язмаган, диләр. — Нихәлләрдә, Хәсән абый! — дип сораганнар Туфаннан. — Язып булмый әле бу арада, — дигән шагыйрь. — Авырыйсыңмы әллә? — Юк, авырмыйм, — ди Туфан. — Карам бетте. — Кибеттә кара күп бит, Хәсән абый! — дигәннәр аңа. — Кибеттә зәңгәр дә кара төстәге кара гына, миңа яшел төслесе кирәк! — дигән остаз. Гөнаһ шомлыгына күрә, ул айда кибетләргә яшел кара чыкмаган була. Хәсән Туфан Пермь шәһәреннән яшел кара кайтарта. Читать дальше...



Милли китапханәнең балалар залларында җәйге күргәзмәләр эшли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсенең балалар залларында җәйге тематик китап күргәзмәләре ачылды. Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, каникулларда яшь укучыларны мавыктыргыч җәйге маҗаралар белән рухланып, китаплар ярдәмендә тирә-юньне тагын да якынрак өйрәнергә чакыралар. Яшүсмерләр залында «Китаплы пляж» күргәзмәсе — диңгез һәм җәйге маҗаралар турында китаплар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар залында «Китаплы маҗаралар» күргәзмәсе — яңа ачышларга илһамлану өчен кызыклы әсәрләр. Читать дальше...

Мәскәүдә Ерак Көнчыгыш мөселманнары турындагы китап тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Мәскәү җәмәгатьчелегенә «Мөселманнар Россиянең Ерак көчыгышында: тариүх һәм бүгенге заман» китабы тәкъдим ителде. 9-10 июньдә Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әхмәт хәзрәт Гарифуллин Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составында Мәскәүгә эш сәфәренә килде. Китап шул чакта күрсәтелде. Бу турыда Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. Яңа басманы Россия Президенты Администрациясенең Эчке сәясәт идарәсенә, Президент грантлары фондына һәм Ислам мәдәниятенә... Читать дальше...

Татарстан Диния нәзарәте мигрантлар арасында дәгъват эшчәнлеген җәелдерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мигрантлар арасында дәгъват эшчәнлеген алып бара. Мөфтиянең дәгъват бүлеге белгече Али хәзрәт Ибодов, атна саен Казан шәһәренең Журналистлар һәм Адоратский урамнарындагы сәүдә үзәкләрендә һәм «Порт» сәүдә үзәгендә урнашкан намаз уку бүлмәләренә барып, намазлар укытып, аннан соң рухи әңгәмәләр уздыра һәм аларның сорауларына җавап бирә, дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте. Аларны күбрәк сатучылар һәм сатып алучыларның хокуклары... Читать дальше...

1 июльдән Төркиядә комендант сәгате бетерелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган илдә пандемия аркасында кертелгән комендант сәгате 1 июльдән тулысынча бетерелү турында хәбәр итте. «Бүген министрлар кабинеты утырышында без карар кабул иттек. 1 июльдән комендант сәгате тулысынча бетерелә. Дәүләт оешмалары гадәти эш сәгатенә күчә. Җәмәгать транспортын файдалану өчен яшь чикләре бетерелә», — диде Эрдоган телевидение аша мөрәҗәгатендә. Бу хакта РИА Новости язды. 1 июньнән Төркиядә коронавируска каршы чараларны йомшарттылар. Читать дальше...

Владимир Путин: Безнең бурыч — сайлауларны чиста һәм гадел уздыру

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына сайлауларның тулысынча закон нигезендә узарга тиешлеген әйтте. «Безнең, шул исәптән парламент партияләренең дә уртак бурычы сайлауларның катгый рәвештә закон нигезендә — чиста һәм гадел, үтә күренмәле һәм ачык булырга тиешлеген кабатлап әйтәм», — диде ул җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда. Бу турыда Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Ул сайлау кампаниясен аның нәтиҗәләренең легитимлыгы беркемдә... Читать дальше...



Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлаучылар имтиханнарын барысы да бишлегә тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан Мәдәният институтында Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлаучылар барысы да имтиханнарын «5»ле билгесенә тапшырды. Бүген бу хакта Казан дәүләт мәдәният институтына Дәүләт комиссиясе рәисе итеп чакырылган Уфа дәүләт сәнгать университеты профессоры Таңчулпан Бабичева игълан итте. Студентлар соңгы имтихан буларак, комиссиягә һәм тамашачыга Галиәсгар Камалның «Беренче театр» спектаклен күрсәтте. Спектакль Камал театрының кече залында барды. ... Читать дальше...

Киләсе ялларда Кемерево шәһәрендә Халыкара шахтерлар Сабан туе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). 26-27 июньдә Кемерово шәһәрендә Кузбассның 300 еллыгына багышланган Халыкара шахтерлар Сабан туе узачак.  Бәйрәмгә Россиянең 21 төбәгеннән һәм чит илләрдән 250 делегат килүе көтелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Сабан туе программасына иҗат коллективларының концерт чыгышлары, милли көрәш, милли ишегаллары хуҗалыклары күргәзмәләре, кунаклар өчен конкурслар, ат чабышлары һәм башкалар кертелгән, диелә хәбәрдә.

Казан-Чаллы юлында җиңел машина белән трактор бәрелешкәч, өч кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез Казан-Чаллы юлында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган. Шаһитлар сүзләренчә, Nissan внедорожнигы кырыйдагы уң як полосадан хәрәкәт иткән тракторга килеп бәрелгән. Каты бәрелешүдән соң, трактор бер ягына әйләнеп капланган, ә җиңел машина юл кырыендагы коймага килеп бәрелгән. «Внедорожникның йөртүчесе һәм ике пассажиры үлгән. Тагын бер кешене хастаханәгә китергәннәр», — дип сөйләде фаҗига шаһитлары.

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше — 1934, 1948 һәм 1960 елда туган хатын-кызлар һәм 1939 елда туган ир-ат коронавирус инфекциясе корбаны булган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пандемия вакытында республикада 527 кеше Covid-19 инфекциясеннән үлгән. Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган. Республикада авыручылар саны арту сәбәпле, стационарларда өстәмә урыннар әзерли башладылар.

Мәскәүнең Тарихи мәчетенең «Манар» командасы мини-футбол буенча ярышта җиңгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Мәскәүнең «Труд» стадионында мөселманнар оешмалары арасында мини-футбол буенча «Umma league» Кубогына икенче турнир узды. Ярышларда башкаланың «Манар», «Ихлас», «7-е Поколение», «Милость», «Исток» мөселман командалары катнашты. Беренче урынны Тарихи мәчетнең «Манар» командасы, икенче урынны «Милость», өченче урынны «7-е Поколение» командалары спортчылары алган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Umma league» Кубогы турниры — ул Мәскәү... Читать дальше...

Арчада Әдәби Сабан туе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). 15 июльдә Татарстанның Арча шәһәрендә үзәк стадионда Әдәби Сабан туе үткәрелә. Әлеге тантаналы милли чарада XIV һәм XV әдәби марафон дөньякүләм бәйгеләренең финалистлары да бүләкләнәчәк. Бәйрәмгә Татарстаннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 2500 дән артык кеше чакырылган. Алар арасында мәктәп укучылары, өлкәннәр дә бар. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарча әдәби әсәрләр укучыларны, интернет челтәрендә татар телен үстерүгә... Читать дальше...

«Рубин» футбол клубы академиясенә җитәкче итеп Вячеслав Медянский билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Вячеслав Медянский «Рубин» футбол клубы академиясенең яңа директоры итеп билгеләнде. Бу турыда Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә. Медянский — Казанның «Ракета» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен тәмамлаган. Футболчы 1995 елда Казанның «Рубин» клубы составында уйнаган. Сакчы карьерасында соңгы тапкыр 2004 елда Димитровградның «Лада» профессиональ клубында уйнаган. 2006-2021 елларда Медянский «Рубин» яшьләр командасы администраторы булып эшләгән, диелә хәбәрдә.

Песков: Коронавируска антитәнчекләргә тестны бушлай ясау турында сүз бармый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Әлегә Россиядә коронавируска антитәнчекләрне бушлай тикшерү турында сүз юк. Бу турыда Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән РАИ Новости хәбәр итте. «Анализларга килгәндә, бу арзан түгел, бушлай тест ясау турында сөйләшүләр алып барылмый, һәрхәлдә, бу хакта миңа билгеле түгел», — диде Песков. Аның сүзләренчә, гражданнарны ревакцинацияләү котылгысыз. «Сез һәр кешедә антитәнчекләр динамикасы төрле булуын беләсез, ләкин шуңа да карамастан, ревакцинация котылгысыз. Читать дальше...

Галим: Шиһабетдин Мәрҗани белән Каюм Насыйри якын торсалар да, аралашып яшәмәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шиһабетдин Мәрҗани белән Каюм Насыйри арасында элемтә булган, тик алар якын торсалар да, аралашмаганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов сөйләде. «Мәрҗани тарихка, ә Насыйри күбрәк тел һәм әдәбиятка игътибар бирә, филологиягә нигез сала. Һәрберсенең үз урыны бар, берсен күтәреп, икенчесен төшерсәк, дөрес булмас иде. Алар бер-берсенең яңа чыккан хезмәтләре белән танышып барганнар», — диде ул. Читать дальше...

Татарстанда атна буе 35 градус эссе булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Татарстан кояш антициклоны йогынтысында, шуңа күрә якындагы көннәрдә эссе һәм коры һава торышы булачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә көндез һава температурасы 30-35 градуска кадәр күтәреләчәк һәм атна ахырына кадәр шул чама торачак. Сишәмбе төнлә 15-20 градус, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе 16-22 градус җылы көтелә. Чәршәмбегә кадәр явым-төшем фаразланмый, әмма атмосфера фронты якын булу сәбәпле, 23 июньнән бераз яңгыр көтелә.


Музыкальные новости
Фёдор Шаляпин

В театре имени Шаляпина в Петербурге восстановят исторические лестницы





Персональные новости
Алексей Сёмин

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии





Татарстанда кабат авыл ипотекасы бирә башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда банклар яңадан авыл ипотекасын бирә башлады. Республикада яшәүче 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге кеше еллык ставкасы 3 процентлы ташламалы кредит алуга гариза бирә ала. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Авыл җирендә тормыш сыйфатының шәһәр мохитеннән калышмавы мөһим. Авыл ипотекасы — авылларда һәм зур булмаган торак пунктларда эшче көчләрне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк инструмент, шуның белән авылдан китүче халык санын киметә алабыз»... Читать дальше...

Татарстанда атка бәрелгән машинадагы өч кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндезге сәгать уннан соң Минзәлә районының Бикбау авылыннан ерак түгел юл-транспорт һәлакәте булган. Шаһитлар сүзләренчә, уникенче модельле «Лада» автомобиле йөртүчесе юлда атны бәрдергәннән соң, машина юл кырыена төшеп киткән. «Машинада дүрт кеше булган. «Өч кеше һәлакәт урынында ук үлгән, бер ир-атны төрле имгәнүләр белән ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән, аңа 23-25 яшь тирәсе», — дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар.

Милли музейда беркайда күрсәтелмәгән Коръән, шәмаил, намазлыклар күргәзмәсе ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 23 июньнән 5 июльгә кадәр Татарстанның Милли музеенда «Мөселман раритетлары» күргәзмәсе узачак. Күргәзмәдә моңарчы беркайда да күрсәтелмәгән 150дән артык әйберләр куелачак. Күргәзмә 23 июньдә сәгать 16:00дә ачыла. Бу хакта музейның генераль директоры урынбасары Лилия Саттарова сөйләде. Күргәзмә ислам ядкярләренә багышлана, кунаклар Идел буе төбәкләрендәге ислам дөньясы белән таныша алачак. «Шуларның берсе — Госман Коръәне. Ул 1905 елда Санкт-Петербургта басыла, илле данә белән генә чыга. Читать дальше...

Мишустин КАМАЗ үсешенә өстәмә субсидия бирергә йөкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин КАМАЗ заводына модель рәтен үстерүгә өстәмә акча бүлеп бирүне йөкләде. Субсидияне Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Финанс министрлыгы бирәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге чара Хөкүмәт рәисенең Чаллыга сәфәре нәтиҗәсе булды. «КАМАЗ үсеше буенча планнарны гамәлгә ашыруга өстәмә финанслауны алдан карарга кирәк, дип билгеләп үтелә текстта. — Моның өчен Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Московской области прошел чемпионат Центрального округа Росгвардии по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Дарья Касаткина

Теннисистка Касаткина заявила, что скучает по России, но пока не может приехать


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперты дали советы по выбору идеального района для семейной жизни в Москве





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Рахманинов

Концерт в честь Сергея Рахманинова прошел в Воскресенске



Москва

Эксперты рассказали о ценах на жилье на территории «Большого Сити»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net