Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2021

Новости за 29.06.2021

Түбән Кама медицина хезмәткәрләренә багышланган пилоннарны күчерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Түбән КамадаХалык иҗаты йорты каршында 55 медицина хезмәткәре фотосурәте куелган пилоннарны Лемаев мәйданына күчерделәр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Исегезгә төшерик, күргәзмәдә йогышлы авырулар госпитале табиблары, шәфкать туташлары, фельдшерлары һәм санитаркалары, ашыгыч медицина ярдәме станцияләре, сырхауханәләр, лабораторияләр, нур диагностикасы бүлеге белгечләренең фоторәсемнәре куелган иде. Шулай ук Кама Аланы район... Читать дальше...

Сәламәтлек саклау министрлыгы эксперты: Ярты ел саен ковидтан прививка ясарга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Коронавирустан прививканы ярты елга бер тапкыр ясатырга кирәк, шул ук вакытта вакцинация антитәнчекләр күрсәткеченә бәйле булырга тиеш түгел. Бу хакта РИА Новости Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының фәнни эш буенча директор урынбасары Александр Гореловка сылтама белән хәбәр итә. «Пандемия чорында һәр ярты ел саен, антитәнчекләр дәрәҗәсенә карамастан, без вакцина ясатырга тиеш», — диде эксперт. Читать дальше...

Татарстан укучысы колорадо коңгызын җыю җайланмасын ясаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Азнакай районыннан 7нче сыйныф укучысы Айнур Алтынбаев «XXI гасыр Кулибиннары» республика олимпиадасында «Авыл хуҗалыгы өчен уйлап табу» номинациясендә җиңүче булды. Мәктәп укучысы бәрәңге корткычларына каршы көрәш җайланмасы уйлап тапкан, җайланма колорадо коңгызларын һәм аларның личинкаларын җыя ала. Проектларны яклау Казанның IT-паркында узды. Җайланманың нигезе итеп Айнур иске балалар велосипедын алган. Яшь кулибинчы аның алгы өлешен, шөреп боргыч, щеткалар һәм лоток ала. Читать дальше...



Илдар Гыйльметдинов: Мәгариф өлкәсендә кимчелекләрне укытучылар белән хәл итеп була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, мәгариф өлкәсендәге кимчелекләрне төбәк укытучылары белән уртага салып сөйләшеп кенә хәл итеп була. «Татар теле укытучылары, татар үзәкләре җитәкчеләре белән очрашып, мәгариф өлкәсендәге кимчелекләрне бергәләп билгели алабыз. Без читтә яшәгән татарларны үзләрен генә калдырырга тиеш түгел», — диде ул журналистларга. Илдар Гыйльметдинов татар мәктәпләре... Читать дальше...

Мөкатдәс Бараев: Мин балта тотып үстем — «Мәгариф» журналы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», «Мәгариф» , Ландыш Нәсыйхова). — Бервакыт әтием «Сазлыктагы челәннәр»ен уеп торган җиреннән композициясен тулыландыру өчен бакалар да кирәк дигән фикергә килде. Үз тирәсендә катнашкан улым Илһам белән озак уйлап тормадылар — сазлыкка барып, бака тотып кайттылар. Шунысы кызык: камышлар арасында яшәүче бу җан иясе тыныч кына утырып торды. Өч көннән соң «модель»не үз өенә илтеп куйдылар, — дип искә ала бүгенге героебыз Мөкатдәс аганың икенче кызы Мәгъбүлә ханым. Хәер, әйдәгез, барысын да үз җае белән сөйлик. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Алар — 1940 һәм 1944 елларда туган ике ир-ат. « Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 2021 елның 29 июненә республикада коронавирустан 540 үлем очрагы теркәлгән.

Казан янындагы күлдә 15 яшьлек үсмер батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Казанның Киров районындагы Зөбәрҗәт күлдә ир бала батып үлгән. Урынга килгән икенче зона коткару отряды водолазлары 15 яшьлек малайның мәетен сигез метр тирәнлектән ярдан 20 метр ераклыкта табып алган. Һәлак булган яшүсмерне ярга чыгарганнар. Фаҗига сәбәбе ачыклана. «Вакыйга урынына Казанның Киров районы прокуроры урынбасары Марат Когай килде», — диде ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Алексей Песошин «Челтәр компаниясе»нең электр белән тәэмин итү ышанычлылыгын бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Челтәр компаниясе» АҖ Директорлар советы утырышында катнашты. Чарада компаниянең эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар, шулай ук хезмәткәрләрне бүләкләү булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Моннан тыш, Директорлар советы капиталь төзелеш мәсьәләләрен, компаниянең җитештерү һәм финанс-икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләрен карады, кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын бәяләде. Шулай ук... Читать дальше...



Россиядә коронавирусның «дельта плюс» штаммы табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 инфекциясенең «дельта плюс» штаммы табылган. Бу хакта РИА Новости Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Поповага сылтама белән хәбәр итте. Әлеге яңа SARS-CoV-2 вариантының илгә үтеп керүе турында мәгълүмат узган атнада ук барлыкка килде. Ул чакта Роспотребнадзорда мәгълүматларны тикшерүләрен әйттеләр. Covid-19 инфекциясенең Һиндстан штаммын илдә 2020 елның октябрендә ачыклаганнар. Читать дальше...

Рульдә йоклаган Башкортстан йөртүчесе Татарстанда газ ташу машинасына бәрелеп үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Башкортстаннан килүче шофер руль артында йоклап китеп, Татарстанда газ ташый торган машинага барып бәрелә һәм һәлак була. Шаһитлар сүзләренә караганда, авария бүген иртән иртүк Казан — Оренбург трассасында Алексеевск торак пункты янында булган. Башкорт номерлары булган внедорожник шоферы юлда барганда руль артында йоклап киткән. Ул зур тизлектә барган килеш туктап торган машинага барып бәрелгән.Туктап тора торган машина газ ташыган. «Машина руле артында 50-55 яшьлек ир-ат иде. Читать дальше...

Голикова: Прививканы антитәнчекләргә тест нәтиҗәләрен исәпкә алмыйча ясатырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). РФ вице-премьеры Татьяна Голикова коронавирустан прививканы антитәнчекләргә анализ күрсәткечләрен исәпкә алмыйча ясатырга кирәк дип саный. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте. «Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияне гумораль иммунитет мәгълүматларын өйрәнмичә һәм исәпкә алмыйча үткәрергә кирәк», — диде Голикова сишәмбе көнне Ковидка каршы көрәш буенча хөкүмәт каршындагы координацион совет президиумы утырышында. «Интерфакс» хәбәр итүенчә, Россиядә 18 гыйнварда коронавирустан күпләп вакцинация башланды.

Казанда хатынына ут төртүдә гаепләнүче ир-атка присяжныйлар карар чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Казанның Совет районы суды присяжныйлар коллегиясе Олег Ирейкин эше буенча карар чыгарды. Ир-атны 2020 елның сентябрендә хатынына ут төртүдә гаепле дип табалар. Бу хакта «Татар-информ»га суд матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Искәртеп узабыз, фаҗига узган елның сентябрендә булган иде. Тикшерү фаразы буенча, Ирейкин хатыны белән ызгыша, ә ул йоклагач, аңа спиртлы сыеклык сибә һәм ут төртә. Хатын янып китүен күргәч, ир утны үзе сүндерә. Хатынны Республика клиник хастаханәсенә озаталар. Читать дальше...

Башкортстанда йөкле хатыннарга вакцинация ясый башлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанда 5 июльдән йөкле хатын-кызларга коронавирустан вакцинация ясый башлау планлаштырыла. Бу хакта Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин 29 июньдә « Башинформ »да узган түгәрәк өстәлдә хәбәр итте, дип җиткерә агентлык. Засядкин сүзләренә караганда, йөкле хатыннар коронавирусны авыр кичерә, өзлегүләр шактый була. «Балалар үле туа, сабыйлар үлеме күзәтелә. Прегравидар әзерлек вакытында, бигрәк тә ЭКО процедурасы алдыннан коронавирустан... Читать дальше...

Уфада татар телен башкорт теле диалекты дип атауга каршы ялгыз пикет узды

Azatliq.org 

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов "Нур" татар театры янындагы Тукай мәйданында "Татарлар – башкорт диалекты түгел!" дигән шигар күтәреп торды. Чарага чыгу сәбәбен ул татар теленә каршы барган һөҗүм уңаеннан дип аңлатты.

Пенсия фонды: Июльдән барлык социаль пособиеләр «Мир» картасына күчереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин 1 июльдән барлык социаль пособиеләр «Мир» түләү системасы картасына күчереләчәген әйтте. «Федераль законнар нигезендә 2021 елның 1 июленнән барлык социаль пособиеләр „Мир“ картасына күчерелә. Бу — пенсияләр дә, ана капиталы да, пособиеләр дә. Яңа түләү өчен гариза биргәнче, мөрәҗәгать итүче кулында „Мир“ түләү системасының кредит учреждениесе реквизитлары булырга тиеш», — диде... Читать дальше...

Дәүләт Советында Казанның 175нче гимназиясен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советында Казанның 175нче гимназиясен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшырдылар. Тантанада 28 егет һәм кыз катнашты, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте. Татарстан Дәүләт Советы бинасында әлеге чараны уздыру тәкъдиме «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсеннән булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, депутат берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова чыгарылыш сыйныф укучыларына «тормышта үзеңне табарга» кирәклеген әйтте. Читать дальше...

Әлмәт хакимияте массакүләм чаралар үткәрүгә чикләүләр кертте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россиядә санитар-эпидемиологик хәл начарлану сәбәпле, Татарстанның Әлмәт районында ябык биналарда массакүләм чаралар үткәрүгә чикләүләр кертелде. Бу хакта муниципалитет башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте. Чараларны, санитар-эпидемиологик режимны үтәп, ачык мәйданчыкларда үткәрүне планлаштырырга кирәкю Кешеләр ябык биналарда җыелганда, аларны тигезләп бүлеп утыртырга, залның тулылыгын 30 проценттан арттырмаска тәкъдим ителде. «Районда хәл тотрыклы кала. Читать дальше...

Саратов өлкәсе Новоузенск районында күптән көтелгән мәчет төзелеп бетә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Саратов өлкәсе Новоузенск районының Куриловка авылында мәчет төзү һәм аның территориясен төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Новоузенск районы имамы Җамаледин хәзрәт Дәүләтов сөйләвенчә, узган җомга җыелышында Куриловка авылы халкы мәчетне яңа уку елына кадәр ачарга карар кылган. Чара Идел буе Болгары халыклары тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган, дип хәбәр ителә Россия Мөфтиләр шурасы сайтында. Куриловка халкына ярдәм итү өчен Саратов һәм Энгельс... Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт «Стихи войны и мира. Баллада о своих»





Персональные новости
Александр Бастрыкин

В аварийном доме в Забайкалье, которым интересовался Бастрыкин, заколотили подъезды





Бүген кич Татарстанда һава торышы начарлану көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Бүген кичке алтыдан кичке 30 июньнең кичке сәгать унбергә кадәр Татарстанда һава торышы начарлану көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Урыны белән яшенле яңгырлар булачак, шулай ук боз явуы да ихтимал. Көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

2022 елның 1 гыйнварыннан авыл халкына арттырылган пенсия түләү тәртибе үзгәрәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Киләсе елдан авыл пенсионерының яшәү урыны арттырылган пенсия билгеләгәндә роль уйнамаячак. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы кагыйдәне беркеткән карарны имзалады. Анда авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләгән гражданнар, авыл җирендә яшәүләрен дәвам иткән очракта гына түгел, шәһәргә күчкәндә дә, пенсиягә өстәмә акча ала алачак, диелгән. 2019 елдан Россиядә авыл җирендә озак еллар эшләгән өчен иминият пенсияләренә өстәмәләр түләнә башлады. Аларны 500дән артык һөнәр вәкилләре... Читать дальше...

Баланың туу турында таныклыгында әтисе хакында мәгълүмат булмаса, пособие биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда 1 июльдән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык яңа пособиеләр түләүгә гаризалар кабул ителә башлый . Пособиене баланың туу турында таныклыгында әтисе турында мәгълүмат бөтенләй булмаса яисә әни сүзләреннән язылса, яки ата-ананың берсе вафат булса алырга була. «Түләүләрне, баланың туу турында таныклыгында әтисе турында мәгълүмат бөтенләй булмаса яисә әни сүзләреннән язылса, алырга була. Шулай ук пособие ата-ананың берсе вафат булган гаиләләргә бирелә. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Свёнтек разгромила Кырстю и вышла в 1/8 финала турнира WTA-1000 в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Zoomlion продемонстрировала последние достижения на выставке INTERMAT





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



София Ротару

Данил Барановский и внучка Софии Ротару



Москва

Цены на нефть выросли по итогам предыдущей сессии и завершили неделю в плюсе

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net