Казанда хатынына ут төртүдә гаепләнүче ир-атка присяжныйлар карар чыгарды
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Казанның Совет районы суды присяжныйлар коллегиясе Олег Ирейкин эше буенча карар чыгарды. Ир-атны 2020 елның сентябрендә хатынына ут төртүдә гаепле дип табалар. Бу хакта «Татар-информ»га суд матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Искәртеп узабыз, фаҗига узган елның сентябрендә булган иде. Тикшерү фаразы буенча, Ирейкин хатыны белән ызгыша, ә ул йоклагач, аңа спиртлы сыеклык сибә һәм ут төртә. Хатын янып китүен күргәч, ир утны үзе сүндерә. Хатынны Республика клиник хастаханәсенә озаталар. Табиблар берничә көн дәвамында аның гомере өчен көрәшә, әмма саклап кала алмыйлар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның маенда ир-атка хатынының сәламәтлегенә җитди зыян китерүдә гаепләү белдерелгән. Әмма ул чакта аны аклаганнар. Элегрәк «Татар-информ» Казанның Совет районы суды ызгыштан соң хатынын яндыруда гаепләнгән ир-атны кулга алуын хәбәр иткән иде.