Татарстанда боз яву, яшен, көчле җил һәм томан көтелә
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 июньдә, Татарстанда кабат һава торышы бозыла. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә аязучан болытлы һава торышы була. Кыска вакытлы (төнлә — урыны белән) яңгырлар фаразлана, кайбер районнарда (Казанда — көндез) яшен булуы ихтимал. Урыны белән боз яварга мөмкин. Кайбер урыннарда төнлә томан төшер дип көтелә. Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан уртача тизлектәге җил исә. Төнлә яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-18, көндез 17-22 метрга кадәр җитә, диде синоптиклар. Читать дальше...