Кукмара Сабан туенда беренче тапкыр «Димче почмагы» эшләде
(Кукмара, 14 июнь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Алсу Гатауллина). Кукмара Сабан туенда «Димче почмагы» эшләде. «Ике йөрәк» клубы җитәкчесенең сүзләренчә, «Димче почмагы» район Сабан туенда беренче тапкыр эшләгән. Танышу клубы район Мәдәният йорты каршында 2015 елның октябреннән бирле эшли. Бу вакыт эчендә барлыгы 367 кеше мөрәҗәгать иткән. Җиде пар гаилә корган, 11 пар бүгенге көндә дустанә мөнәсәбәттә яши. «Ике йөрәк» клубына үзебезнең Татарстаннан гына түгел, күрше төбәкләрдән, шәһәрләрдән дә ялгыз йөрәкләр мөрәҗәгать итә. Читать дальше...