Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2021

Новости за 15.06.2021

Әгерҗедә табигать һәм экология туризмын үстерү планлаштырыла

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 15 июнь, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗе районында Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетованың эшче төркеме экспертлары белән очрашулар бара. Белгечләр районның рекреацион, туристик потенциалы белән танышуын дәвам итәләр. Искәртеп узабыз, әлеге фокус-төркем Татарстан Президентының районнарда җир кишәрлекләре реестрын формалаштыру һәм аларның рекреацион потенциалын билгеләү буенча йөкләмәсен башкара. Бүген район хакимиятендә узган эшлекле киңәшмәдән соң экспедиция... Читать дальше...

Чиләбе өлкәсендә «Йолдызлык» лагерендә балаларга татар телен өйрәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Кунашак районы администрациясе белән балалар өчен «Йолдызлык» этномәдәни-сәламәтләндерү лагерен оештыра. Биредә балаларга татар телен өйрәтергә җыеналар. Лагерь 23 июльдән 5 августка кадәр Кунашак районы Чебакүл буендагы Г.И.Байморзин исемендәге лагерь территориясендә эшли. Бу хакта конгрессның инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә. Ял вакытында балалар тел мохитендә булачак, туган телләрен яхшырак өйрәнә алачак. Лагерьгә йөрүчеләр татар халкы йолалары... Читать дальше...

Тәтеш районында Әтрәч укуларыннан соң, Изгеләр чишмәсе янәшәсендә чәй эчтеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Тәтеш районының һәм республиканың дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» район иҗтимагый оешмасы вәкилләре, авыл халкы Әтрәч укуыларында катнашты. Әтрәч укулары намаз уку һәм Изгеләр чишмәсе янәшәсендә чәй эчү белән төгәлләнде. Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әтрәч укуларын Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов ачып җибәрде, үз вәгазендә ул кешелекнең төп кыйммәтләрен саклау кирәклеге турында искә төшерде. Читать дальше...



Ленинград өлкәсендә Сабантуйда «Шатлык», «Файда», «Мирас» ансамбльләре чыгыш ясады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Ленинград өлкәсенең Тосно районы Шапки бистәсендә татар халык бәйрәме — Сабан туе узды. Биредә «Шатлык», «Файда», «Мирас» татар ансамбльләре чыгыш ясады, бөтенроссия конкурслары лауреаты Александр Соловьева татар биюләрен башкарды. Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Сабан туена зур мәдәни-күңел ачу һәм уен программасы әзерләнгән, өлкәнең иң яхшы фольклор коллективлары татар, башкорт, рус җырларын һәм милли биюләр башкарды. Читать дальше...

Фәрит Яхин: Хатыйп Миңнегулов безгә Сәйф Сараины Алтын Урда шагыйре буларак танытты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Фәннәр академиясендә әдәбият бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәрит Яхин әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов татар укучысы өчен Сәйф Сараины Алтын Урда шагыйре буларак танытты дип саный. «Хатыйп ага Сәйф Сараи язган „Гөлестан бит-төрки“ әсәренең „Бәтхас бик“ кә аталуын һәм аның „хаҗҗибел-хөҗҗәб солтаны“ булуын белдерде. „Хаҗҗибел-хөҗҗәб солтаны“ титулы тарихта Багдад хәлифе тарафыннан мәмлүк солтаннарына бирелгән. Аларга хаҗиларның иминлеге өчен җаваплылык йөкләнгән»... Читать дальше...

Туган телләр елында республикада төрле юнәлештәге биш меңнән артык чара узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туган телләр елында республикада 5,5 мең мәдәни, мәгариф, спорт, иҗтимагый-сәяси чара һәм күргәзмә үткәреләчәк. «Шуларның 148е Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан республика күләмендә үткәреләсе төп чаралар планына кертелгән. Аларның 37се инде үткәрелгән», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе буенча ведомоствоара эшче төркем утырышында. Татарстан Халыклар... Читать дальше...

Марат Садыйков: Сәүдә үзәкләрендәге пунктларда вакцина ясатырга куркырга кирәкми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сүзләренчә, сәүдә үзәкләрендәге һәм метро станцияләре янындагы пунктларда вакцина ясатырга куркырга кирәк түгел. «Вакцинация процессын халыкка якынайтырга тырыштык. Вакцина ясау пунктларын сәүдә үзәкләрендә, метро станцияләре янында ачтык. Мондый пунктларда вакцина ясатырга куркырга кирәкми. Анда профессиональ табиблар эшли, барлык санитария нормалары да үтәлә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...

Тарихчы «татар» төшенчәсенең урта гасырларда төрле мәгънәдә кулланылуын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия тарихы институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре доценты Вадим Трепавлов «татар» төшенчәсе урта гасырда төрле чыганакларда күп тапкыр телгә алынуын әйтте һәм аны төрле мәгънәдә кулланылган дип фаразлады. «Татар атамасының этноним буларак ни дәрәҗәдә кулланылуы билгесез. Рус һәм Европа халкы „татар“ дип күпсанлы кабиләләрне һәм сәяси бергәлекләрне атый. Дәлил өчен фондта Көнбатыш Себердә яшәгән Себер солтаны Күчүкнең (Күчем ханның... Читать дальше...



Мөхәммәтшин Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы утырышында катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Бүген Страсбургта Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының 40 нчы сессиясенең икенче өлеше ачылды. Пленар утырыш эшендә Конгрессның мактаулы әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша. Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сессия яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында видеоконференция режимында уза. Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының пленар утырышын аның Рәисе Линдерт Вербеек ачты. Читать дальше...

Быел Согуд Гарәбстаны гражданнары, анда яшәүче чит ил мөселманнары гына хаҗ кыла ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Согуд Гарәбстаны Корольлеге хакимияте 2021 елда хаҗ кылучыларны чикләнгән санда гына кертү турында карар кабул итте. Корольлек территориясендә булган дин тотучылар гына хаҗ кылу рөхсәт ителәчәк. Бу хакта Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Хаҗ министрлыгы мәгълүматына сылтама белән Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Согуд Гарәбстаны Корольлеге җитәкчелегенең 2021 елда хаҗ... Читать дальше...

Милли сәясәт буенча дәүләт программасы чаралары онлайннан офлайн форматка күчә бара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Милли сәясәт буенча дәүләт программасы кысаларында үткәрелгән мәдәни чараларда катнашучылар арта. Алар әкренләп офлайн-форматка күчә бара. «Без әкренләп гадәти режимга кайта башладык — офлайн чаралар үтә. Ләкин онлайн чаралар белән дә кызыксыну бар. Без бу юнәлештә эшебезне дәвам итәбез», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе буенча ведомоствоара эшче төркем утырышында.... Читать дальше...

Татарстанда ковидтан соң өзлегүләрдән 2,6 меңгә якын кеше вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Пандемия башланганнан бирле, Татарстанда ковидтан соң өзлегүләрдән 2,6 меңгә якын кеше вафат булган. «Без 2020 елга анализ ясадык һәм коронавирус белән авырып терелгән кешеләрнең күбесенең билгеле бер вакыттан соң өзлегүләр алуын һәм, кызганычка каршы, вафат булуын күрдек. Үлүчеләр саны 2,6 меңгә якын», — диде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Министрлар кабинетында узган брифингта. Министр сүзләренчә, аларның ковидка уңай анализ... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Иннополиста «Ю1» торак микрорайонын төзи башлау турында игълан итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Иннополиста бүген «Ю1» яңа торак микрорайонын төзи башлау турында игълан ителде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. «Микрорайон төзү — зур проект. Иннополис проекты Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә хезмәт итәчәк дип ышанам. Болар барысы бергә үсеш өчен яхшы синергия бирә», — диде тантаналы чарада ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов шулай ук әлеге проектны уңышлы гамәлгә ашыруларын теләде. Читать дальше...

Тарихчы: Литвадагы татар утарлары исемнәренең килеп чыгышы әле дә өйрәнелмәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия генеалогия федерациясе президенты, тарих фәннәре кандидаты Станислав Думин әлегә кадәр галимнәрнең Литвадагы татар утарлары исемнәренең килеп чыгышын (ономастикасын) һәм торак, елга, урман, күлләр исемнәрен (топонимикасын) өйрәнгәне булмавын әйтте. «Литва җирендә XIV–XVI гасырларда Алтын Урда җирлегеннән күченгән татарлар яши. Литва князе күченеп килүчеләргә җирләрне армиядә хезмәт итү шарты белән генә бирә. Ревизия хәрби хезмәттә генә булган татар утарларын исәпкә ала»... Читать дальше...

Галимнәр быел уңыш әйбәт булыр дип фаразлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев фикеренчә, быел уңыш начар булу өчен сәбәпләр юк. «Һава торышы җылы булу аграрийлар өчен куркыныч түгел. Агротехник чаралар дөрес үткәрелгән очракта, уңыш әйбәт булачак. Туфракны өйрәнү кафедрасы мәгълүматлары буенча, культураларның һәм туфракның хәзерге торышын исәпкә алганда, быел гектарыннан кырык центнер уңыш алу мөмкинлеге бар. Уңышның начар булуына сәбәпләр юк», — дип сөйләде ул. Читать дальше...

Миңнеханов биш ел элек Казахстаннан Иннополиска күченеп килүче гаилә белән аралашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Иннополиста «Зион» торак комплексында булды. Республика җитәкчесе биредә яшәүчеләр белән аралашты. «Зион» комплексында аз катлы 21 йорт бар. Ул - Иннополиста 2014 елдан бирле гамәлгә ашырыла торган коммерцияле күчемсез милек проекты. Һәр фатирда индивидуаль газ ягулыгы, таунхаусларның машина урыннары бар. Татарстан Президентына «Зион» комплексын киңәйтү турында сөйләделәр. Хәзер торак комплексының икенче чираты төзелә, анда 33 йорт булачак. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләре ачарга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ресурс үзәкләре булдырырга тәкъдим итте. Алар базасында республикада яшәүчеләр чагыштырмача кыска вакыт эчендә кирәкле һөнәр үзләштерер иде. Бу хакта республика җитәкчелеге эшмәкәрләр белән очрашуда әйтте. «Балабай» балалар киемнәре җитештерү белән шөгыльләнүче эшмәкәр Елена Батаева Миңнехановка компаниягә хезмәткәрләр җитешмәве турында сөйләде. «Безнең җитештерү оешмасы Чаллыда балалар киемнәре тегү белән шөгыльләнә. Читать дальше...

Мәскәү өлкәсе Сабантуе коронавирус сәбәпле кичектерелә

Azatliq.org 

Быел Мәскәү өлкәсенең Красногорски шәһәрендә узарга тиешле өлкә Сабантуе кичектерелә. Бу турыда Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте өлкә губернаторы Андрей Воробьев фәрманы чыккач хәбәр итте.   Коронавирус белән бәйле вазгыять аркасында, Мәскәү өлкәсендә киңкүләм чаралар уздыру тыела. Чикләүләр 15 июльгә кадәр гамәлдә булачак. Моңарчы Воробьёв коронавируслы инфекциягә каршы көрәш чараларын үзгәртү турында тагын бер карар имзалаган иде: 13 июньнән 20 июньгә кадәр Мәскәү өлкәсендә җәмәгать урыннарында мәҗбүри битлек режимы гамәлгә керә... Читать дальше...

Метеоролог киләсе айларга һава торышын фаразлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казан федераль университетының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев июньнең икенче яртысына, июль, август айларына һава торышын фаразлады. «Безгә антициклон килә, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә һава температурасы бераз түбәнәя. Иртәгә явым-төшем көтелә, ул урыны белән төрле күләмдә булачак. Аннан соң һава температурасы яңадан күтәрелә. Көнлек уртача температура нормадан 4-5 градуска югары була»... Читать дальше...


Музыкальные новости
Певец

Певец Григорий Лепс откроет караоке-бар Leps Bar в Петербурге





Персональные новости
Владимир Путин

Владимир Путин поздравил ветеранов с 50-летием начала строительства Байкало-Амурской магистрали





Миңнеханов: Үзмәшгульләр белән эшләү турында Мишустинга мөрәҗәгать итәргә әзер

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Үзмәшгульләр белән эшләү өчен катгый регламент ясарга кирәк. Моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга мөрәҗәгать итәргә әзер. Бу хакта республика җитәкчесе бүген эшмәкәрләр белән очрашуда әйтте. Рөстәм Миңнехановка Kazan Express маркетплейсына нигез салучы Кевин Ханда мөрәҗәгать итте. Маркетплейс соңгы ике атнада үзмәшгульләр белән эш алып баруны туктаткан, чөнки күп кешенең бу статустан үз мәнфәгатьләрендә файдалануы ачыкланган. Читать дальше...

Чаллыда өлкән яшьтәге ир белән хатынны үтергән ир-атны тоткарлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда яшәүче ир-ат өлкән яшьтәге ир белән хатынны үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте. Җинаятьче ир-атны тоткарлау вакытын узып баручы автомобиль йөртүчеләр видеога төшергән. «Җинаять урынына Чаллы прокуроры Дмитрий Ерпелев барган. Үтерүдә шикләнелүче ир-ат тоткарланган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана», — дип хәбәр итте агентлыкка Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. «Ир белән хатынга 75 һәм 70 яшь булган. Читать дальше...

Эссе һава торышы булу сәбәпле, Казан урманнарында гөмбәләр бер айга иртәрәк чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Һава температурасы рекордлы күрсәткечләргә җитү сәбәпле, табигатьтә үзенчәлекле күренешләр күзәтелә. Урманнарда җәй уртасында гына чыгарга тиешле гөмбәләр күренә башлаган. КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев май аендагы рекордлы һава температураларының нәтиҗәсе турында сөйләде. «Майның икенче декадасында тарихи рекорд булды, һаваның уртача температурасы 23,3 градуска җитте. Ул табигатьтә дә чагылды. Читать дальше...

Миңнеханов үзмәшгульләргә: Безнең республика символикасы белән костюмнар булуын телим

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очрашуда костюмнар тегү белән шөгыльләнүче республика үзмәшгульләренә мөрәҗәгать итте. «Безнең хезмәттәшләребез теккән костюмнарда республика символикасы, нәрсәдер үзебезнеке булсын иде. Һәрвакыт чит илнекен киеп йөрү — бик матур түгел, шуңа күрә без җитештерүчеләргә ярдәм итәчәкбез, әлеге продуктларны һәм эшләнмәләрне башкаларга тәкъдим итәчәкбез һәм үзебез дә файдаланачакбыз», — диде республика җитәкчесе. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Команда подмосковного главка Росгвардии заняла призовое место на чемпионате Центрального округа по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Фернандес во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Опыт проведения Всероссийской акции «Вода России» представлен на межведомственном заседании в Ташкенте





Путин в России и мире
Москва

Эксперт: корректировка порогов крупного и особо крупного ущерба по экономическим статьям оправдана и своевременна


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Игорь Бутман

Квинтет Игоря Бутмана и певица Фантине впервые выступят на джазовом фестивале в Бахрейне



Москва

Региональная лаборатория Молодежного сообщества ВЫЗОВ начнет работу в Екатеринбурге

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net