Биектау районында тәвә кошы фермасында ун меңнән артык турист булган
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Узган ел Биектау районының «Котдусов» крестьян-фермер хуҗалыгының тәвә кошы фермасында 10 меңнән артык турист һәм экскурсант булган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Теләсә кайчан килсәгез дә, һәрвакыт миндә туристлар төркемен очрата аласыз», — дип, үзенә кунакка чакыра фермер Габделәхмәт Котдусов. Ямаширмә авылында фермер капкасын ачып керүгә экзотик хайваннар һәм кошлар белән тулы вольерлар һәм читлекләр тезелеп киткән. Читать дальше...