Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2021

Новости за 23.06.2021

Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында Бәдия Йосыпова шәхси музей ачкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында Бәдия Йосыпованың шәхси музее эшли. Социаль тернәкләнү бүлегенә йөрүчеләр еш кына экскурсияләр оештырып, аның өендәге музейга бара. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә. Анда музей хуҗасының әтисе Мусин Хәлилдән сакланып калган тарихи экспонатлар, халкыбызның мәдәниятен, бүгенгесен һәм узганын чагылдырган материаллар тупланган. 1931 елгы, 1941 елгы район газеталары җыентыгы, шул чорларның документлары, фронттан хатлар... Читать дальше...

Казанда юл катламын саклау өчен урамнарга көн саен су сибәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Юлларны ярылып китүдән саклау өчен, Казан юл хезмәтләре эссе көннәрдә урамнарга көн саен су сибә. Артык югары температура да юл өслегенең җимерелүенә һәм асфальтта ярыклар барлыкка килүгә китерергә мөмкин. Һава температурасы төшкәнче юлларга су сибү дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан башкаласының матбугат хезмәте хәбәр итә. Юл өслеген саклау өчен һава температура +25 градустан югары булганда 11.00-15.00 сәгатьләрдә су сибәләр. Беренче чиратта, бу эш хәрәкәт күп булган урамнарда үткәрелә. Читать дальше...

Яман шештән вафат булган Вәлид Ильясовны иртәгә Сочида җирлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар өлкәсе Сочи шәһәре татарларының милли һәм дини лидеры, Сочи шәһәре мөселманнарының «Ясин» дини оешмасы рәисе Вәлид Ильясов яман шеш авыруыннан вафат булган . Аны иртәгә, 24 июньдә, Сочида җирләячәкләр. Бүген кич Сочи татарларының милли лидеры Вәлид Ильясов вафат, дип язган идек. «Вәлид Ильясовта онкологиянең дүртенче стадиясе иде. Аның Сочида яшәүче татарлар тормышына керткән өлешен бәяләп бетергесез. Аның ярдәме белән Сочида „Минем... Читать дальше...



Татарстанда яшен һәм бозлы яңгыр көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 июньдә, көндез һәм кич белән Татарстанда яшенле һәм бозлы яңгырлар көтелә. Татарстан синоптиклары хәбәр иткәнчә, республикада һәм Казанда яшен вакытында җил тизлеге кыска вакытка 15-20 м\с-ка кадәр көчәергә мөмкин. Шквал вакытында җил тизлеге секундына 23 метрга җитүе ихтимал. Төнлә температура +17.+22 градус була. Көндез һава +30.+35 градуска кадәр җылыначак.

Татарстанда коронавирус белән авыручы алты йөкле хатын-кыз реанимациядә ята

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Республика клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә коронавирус белән авыручы алты йөкле хатын-кыз ята. Бу хакта махсус туры эфир вакытында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова сөйләде. «Бүгенге көндә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә уртача авыр хәлдә 40 пациент ята, шуларның алтысы реанимациядә», — диде спикер. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча... Читать дальше...

Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» төркеменең Төркия вәкилләре белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең Төркия вәкилләре белән очрашты. Очрашуда ул хезмәттәшләренә актив эшләре өчен рәхмәт әйтте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. «Россия Президенты Владимир Владимирович Путин мөселман илләре белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Бу Россиянең тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул 2020 елда төркем дистәдән артык зур чара уздыруы... Читать дальше...

Сочи татарларының милли лидеры Вәлид Ильясов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Краснодар өлкәсе татарлары Сочи шәһәре татарларының милли һәм дини лидеры, Сочи шәһәре мөселманнарының «Ясин» дини оешмасы рәисе Вәлид Ильясов вафат булуын хәбәр итте. Вәлид Ильясов Ростов өлкәсенең Шахты шәһәрендә туган. 1968 елдан бирле Сочида яши һәм төрле вазифаларда эшли. Ул үзен Сочи кешесе дип саный, дип язалар Краснодар татарларының инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә. 1994 елда Сочи шәһәрендә мөселманнарның дини оешмасы барлыкка килә. Аңа беренче рәисе Равз Рамазанов һәм Вәлид Ильясов нигез сала. Читать дальше...

Әлмәт районында трактор юл кырыена төшеп капланган, йөртүчесе үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәт районының Яңа Елань авылында трактор катнашында юл һәлакәте булган. Якынча мәгълүматлар буенча 55 яшьлек ир-ат шәхси йорт ишегалдыннан чыгып барганда идарәсен югалткан. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тракторчы җитди имгәнүләр алган һәм һәлакәт урынында ук үлгән. Ир-ат трактор белән таныклыгы булмаган килеш идарә иткән.



Кырым ярындагы аңлашылмаучанлык: Британия һәм Русия нечкәлекләрне тикшерә

Azatliq.org 

Кара диңгездәге Русиянең ФСБ кизү корабы Британиянең "Дефендер"  эскадра мина ташучысы (эсминец)  корабына кисәтүче ут ачкан, һәм Су-24М очкычы аның юлына бомба ташлаган. Бу хакта Русия саклану министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Русия чик сакчылары сүзләренчә, Британия корабы Русия тарафыннан басып алынган Кырым яры янында эчкә үтеп кереп Кара диңгездә территориаль чикне бозган һәм дәүләт чиген бозу турындагы кисәтүгә җавап бирмәгән. Британиянең хәрби атташесы Русия саклану министрлыгына чакыртылган. Читать дальше...

Истанбулда Тукай һәйкәле янында татар балалары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 23 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә яшәүче татар балалары Истанбулда төзекләндерелгән Тукай һәйкәленең ачылу тантанасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде.  Чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Истанбул мэриясе генераль секретаре Җан Акын Чаглар катнашты. Алар Истанбулда үсеп килүче татар балалары Айнэль Хурамшина, Сәйдәр Гайфетдинов, Кубрат Алтай, Мелиса Кайыш, Сафия Ганиева, Иделбикә һәм Нурбикә Нәҗиповаларның чыгышларын тыңлады. Читать дальше...

Иртәгә Татарстанда көрәш буенча дөнья чемпионаты башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). 24-27 июньдә Татарстанда билбаулы көрәш буенча ир-атлар арасында дөнья чемпионаты һәм яшүсмерләр арасында дөнья беренчелеге узачак. Турнирда 25 илдән 200гә якын спортчы катнашачак. Ир-атлар 11 үлчәү категориясендә һәм яшүсмерләр 9 категориядә дөнья чемпионы исеме өчен көрәшәчәк. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Ир-атлар арасында абсолют авырлык категориясендә җиңүче автомобильгә ия булачак. Беренчел ярышлар 26 июньдә 11:00 сәгатьтә... Читать дальше...

Рөстәм Миңнехановка Төркиянең беренче TOGG электромобилен күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Төркиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәгълүмати технологияләр үзәне» технологик үсеш зонасында булды. Анда Татарстан Президентына Төркиянең беренче TOGG электромобилен күрсәттеләр. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 2021 елда «Долина»ның I этабы ачылды. Проект барлыгы 5 этаптан торачак. Тикшеренүләрнең төп юнәлешләре: мобиль кушымталар, компьютер һәм мобиль уеннар, киберкуркынычсызлык системалары, дизайн технологияләре... Читать дальше...

Югары уку йортларында яңа уку елын 1 сентябрьдә башларга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Югары уку йортларында уку елын 1 сентябрьдә башлау планлаштырыла, соңгы карар августта кабул ителәчәк. Бу турыда Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Киләсе уку елын илнең барлык уку йортларында 1 сентябрьдә башларга планлаштырабыз. Шул ук вакытта уку елы башлану форматы турында соңгы карар агымдагы елның августында эпидемиологик вәзгыятьне һәм белгечләрнең фикерен исәпкә алып кабул ителәчәк», ... Читать дальше...

Миңнеханов Төркия сәнәгать һәм сәүдә министры Мостафа Варанк белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). «Гебким» махсус сәнәгать зонасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Мостафа Варанк белән очрашты. Чарада шулай ук Коджаэли провинциясе губернаторы һәм «Гебким» сәнәгать зонасы оешмасы идарәсе рәисе дә катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. «Татарстанда махсус икътисади зоналар ясаганда, без Төркия тәҗрибәсенә дә таяндык», — диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә... Читать дальше...

Кукмаралылар Васил Шәйхразиев белән туган телләрне саклау хакында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Алсу Гатауллина). Бүген Кукмара районына Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм Татарстан Президенты Аппараты, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, Иҗтимагый Палата вәкилләре һәм башкалар килде. Кунаклар районда туган телләрне укыту, саклау буенча эшчәнлек белән танышты.  Башта Лельвиж урта мәктәбендә, балалар бакчасында, музейда булдылар. Очрашу Кукмарада дәвам итте, анда алар үзәкләштерелгән китапханәләр системасы эше белән таныштылар. Читать дальше...

Татарстанның ике районында көчле җил ферма һәм йорт түбәләрен кубарып аткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Актаныш районының Чалманарат авылында көчле җил ферманың түбәсен кубарып аткан. 15.47 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына шул хакта хәбәр иткәннәр. Барлыгы 2,5 мең кв. метр түбәгә зыян килгән. Давыл вакытында фермада терлекләр булмаган, аларны көтүгә чыгарганнар. Моннан тыш, шул ук авылда шәхси йортның 180 кв.метр мәйданда түбәсенә зыян килгән. Табигый бәла-казада имгәнүчеләр булмаган. Мамадышта көчле җил агачны аударган һәм... Читать дальше...

Милли музейда беренче тапкыр XIX гасыр татар намазлыгы һәм мөһере тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Милли музеенда ислам тарихының мөселман мәдәнияте музей коллекциясеннән сайлап алынган раритетлар күргәзмәсе ачылды. Биредә беренче тапкыр XIX гасыр татар намазлыгы һәм мөһере куелган. Күргәзмәдә хаҗ кылу белән бәйле сирәк әйберләр тәкъдим ителде. Мәсьәлән, хаҗ тәмамлангач, хаҗ кылучыларга таратыла торган Кәгъбәтулла рәсеме төшерелгән кәгазьләр (хаҗда булучыларның таныклыгы). Шулай ук Мәккәгә барган хаҗига 1905 елда бирелгән чит ил паспорты да куелган. Читать дальше...

Путин Россия кешеләрен чит илгә баруның нәтиҗәләре турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Пандемия чорында чит илгә сәяхәт итү Россия кешеләр өчен куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Чит илгә килгәч гаилә әгъзаларыннан кемдер авырып китәргә мөмкин. Нишләргә, кая барырга? Ничек дәваланырга? Кайда? Күп илләрдә хастаханә бусагасына чит ил кешеләрен кертмиләр», — диде ул. Аның фикеренчә, авырып киткән очракта сәяхәт итүчеләрнең хастаханәгә мөрәҗәгать итү белән генә түгел, ә... Читать дальше...

В Нурлате прошла профилактическая операция «Тоннель»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Служба местного отдела ГИБДД усилена столичными экипажами ДПС. В итоге 7 патрульных машин, 2 мото были в составе авторейда. Основная цель - снизить количество случаев нахождения за рулём нетрезвых водителей.


Музыкальные новости
Анастасия Волочкова

«Это будет для вас сюрприз и фурор!»: Анастасия Волочкова взяла с собой на Мальдивы свадебное платье





Персональные новости
Сергей Собянин

Собянин: Москва завершает переход на новый стандарт экстренной медпомощи





Миңнеханов «Гебким» төрек сәнәгать зонасы предприятиеләре эше белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә сәфәрендә «Гебким» сәнәгать зонасында булды. Бу илдәге химия сәнәгате предприятиеләрен урнаштыруда махсуслашкан беренче сәнәгать зонасы оешмасы. «Президентка сәнәгать зонасында урнашкан берничә предприятиене күрсәттеләр, шулай ук компанияләр өчен булдырылган инфраструктура белән таныштырдылар», — дип хәбәр итте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Бүгенгә 66 участокта 34 завод эшли, тагын 14 производство төзелә. Читать дальше...

Более 300 учащихся сельских школ Нурлата научатся плавать

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Бассейн Дворца спорта «Тулпар» согласно отдельному графику примет детей школ района на занятия по плаванию. Во все месяцы летних каникул сельские ребята смогут под руководством тренеров-инструкторов освоить навыки плавания.

«Яңа татар җыры II» бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды «Яңа татар җыры» конкурсын игълан итә. Конкурсның максаты — татар эстрадасын камилләштерү, татар җырчыларының репертуарын баету, яңа заман авторларын таныту, киләчәк буыннарга сыйфатлы иҗади мирас калдыру, дип хәбәр итә Ваһапов фонды матбугат хезмәте. Бәйгедә яшь буенча да, география буенча да чикләүләр юк. Конкурс Татарстан Президенты һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Читать дальше...

На автотрассе «Нурлат–Чувашский Тимерлек» продолжаются масштабные работы

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

1400 метров дороги от Пушкина до Ерепкина капитально отремонтировали в прошлом году: уложили новое основание с нижним слоем. В этом году работа продолжается. На месте с ходом работ ознакомился Алмаз Ахметшин.

Спорт в России и мире
Москва

РОСГВАРДИЯ ОБЕСПЕЧИЛА ПРАВОПОРЯДОК ВО ВРЕМЯ ФУТБОЛЬНОГО МАТЧА «ЦСКА» - «СПАРТАК» В МОСКВЕ


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Как Рыбакиной стать второй ракеткой мира: расклад от WTA


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Huawei представила IDS на 26-м Всемирном энергетическом конгрессе





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Градский

В Москве семью композитора Градского обязали убрать его машины с парковки концертного зала



Москва

Онлайн марафон "Новинки" - Тренды светодизайна на выставке Light + Building 2024

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net