Балык Бистәсе районының бер авылында «Изгеләр ашы» булды
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылында «Изгеләр ашы» узды. Бу хакта Татарстанның Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов үзенең инстаграм битендә хәбәр итте. «Җәй айларында районыбызның 9 авылында шундый чара узачак. Бу изгеләргә табыну түгел! Әрвахларыбызга дога кылу, аралашу, корылык булганда яңгыр сорау өчен уздырыла торган бәйрәм», — дип язган ул. Ел да үткәрелә торган бу чарада вәгазь тыңлыйлар, Коръән укып дога кылалар.