Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2021

Новости за 27.06.2021

Яшел Үзән районы Яңа Тура авылында төзелә торган мәчет гөмбәзенә ярымай куелды

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 27 июнь, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Яшел Үзән районының Яңа Тура авылында мәчет төзелеше 2020 елда башланды. Бүген мәчет гөмбәзенә ярымай куелды. Ай кую тантанасында мөхтәрәм кунаклар — Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, мөхтәсиб Габделхәмит хәзрәт Зиннзтуллин, Нурия Хашимова һәм башкалар катнашты. «Чын күңелдән сезне әлеге вакыйга белән котлыйм! Без барыбыз да изге эш шаһитлары, бу безгә җылылык... Читать дальше...

Бөгелмә егете Россия Президенты полкында хезмәт итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 27 июнь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Бөгелмәдән хәрби хезмәткә чакырылучыларны республика җыю пунктына чираттагы озату булды. Бөгелмә егете Тимур Пронин Россия Президенты полкында хезмәт итү өчен сайланган. Армиягә киткәнче өч көн кала хәрби комиссариатның 14 солдаты һәм вазифаи затлары COVID-19 инфекциясеннән тест бирде. Җыелма пунктка килгәч, алар янә анализ бирәчәк. Бөгелмә һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары мәгълүматларына караганда, хәрби хезмәткә чакырылучылар белән эшләүче... Читать дальше...



Әлмәттә Яшьләр көнендә спорт ярышлары күп булды

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 27 июнь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәттә Яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Әлмәтлеләр һәм кунаклар үз көчләрен велоузышта, вейкбордингта, пляж волейболында һәм башка бик күп спорт төрләрендә сынап карый алдылар. Яшьләр көне концепциясе сәламәт яшәү рәвешенә багышланган, чөнки узган юлы әлмәтлеләр нәкъ менә шушы форматны бик югары бәяләделәр. Быел чаралар шәһәрнең берничә мәйданчыгында узды. «Татнефть» компаниясенең һәм сервис блогының яшь хезмәткәрләре арасында традицион спартакиада... Читать дальше...

Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында Акатуйны бәйрәм иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 27 июнь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Лия Мәрдегалләмова). Әлки районында Сихтермә-Хузангай авылы янында Инча елгасы буенда күңелле һәм рәхәт итеп Акатуйны бәйрәм иттеләр. Әлеге бәйрәм язгы чәчү тәмамлангач үткәрелә. Бу истәлекле көннең төп геройлары — кадерле вакытның минутын да әрәм итмичә бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр кырда эшләүче, республикада яшәүче һәр кешенең өстәлендә тәмле икмәк булсын дип тырышучы авыл хезмәтчәннәре булды. Район башлыгы Александр Никошин үзенең сәләмләвен чувашча сүзләр белән башлады... Читать дальше...

Гинцбург ковид мутациясе вакытында вакцинаны үзгәртүгә бер атна кирәк булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Хәзерге препаратлар коронавирусның яңа штаммнарына каршы җитәрлек күләмдә антитәнчекләр тәэмин итә алмаган очракта Гамалея исемендәге илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге вакциналарның яңа вариантларын ясарга әзер. Бу хакта үзәк директоры Александр Гинцбург сүзләренә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә. «Әгәр, S-аксымның безнең рецепторлар белән элемтәгә керә торган өлкәләрендә кискен үзгәрүчән эзлеклелек белән яңа штамм барлыкка килсә, мөгаен... Читать дальше...

Россиядә эшли торган чит ил кешеләренә ковидтан вакцина ясарга йөкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Россиягә эшкә килгән чит ил кешеләрен һәм гражданлыгы булмаучыларны 15 июльгә кадәр ковидтан вакцинацияләргә йөкләде. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итә. Дәүләт башлыгы июнь башында узган Петербург халыкара икътисади форумы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады. Документ Кремль сайтында чыкты. Йөкләмәләрдә «Россиягә эшләргә килүче чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган кешеләрне яңа коронавирус инфекциясеннән кисәтү өчен вакцинацияләүне оештырырга... Читать дальше...

Полиция Казан үзәгендә күмәкләшеп сугышкан яшьләрнең күбесен тоткарлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Казанда полиция шәһәр үзәгендә күмәкләшеп сугышу сәбәпләрен ачыклый. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Агентлык Казанда яшәүчеләр урам уртасында күмәкләшеп сугышучыларны видеога төшерүе турында хәбәр иткән иде. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу хәл 27 июнь төнендә Тукай һәм Камал урамнары чатында булган. Яшьләр арасында низаг чыккан, соңрак алар сугыша башлаган. Читать дальше...



Шахтерлар сабантуе Кемеровоның иң зур яңа мәйданында узган беренче бәйрәм чарасы иде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халыкара шахтерлар сабантуе Кемеровода яңа гына төзелгән Мәскәү мәйданында уздырылган беренче масштаблы бәйрәм чарасы булды. Сабантуй Кузбасста 26-27 июньдә үтте. «Бу мәйданда әле бер генә бәйрәм дә үткәне юк. Кайчан гына биредә буш җир иде. Март айларында гына эш башланып, бәйрәмгә өлгертү өчен төннәр буе эшләделәр», — диде Кемерово өлкәсе мөфтие, Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир Бикчәнтәев. «Биредә 6 июльдә Кузбассның 300 еллыгына зур тантана булачак... Читать дальше...

Фальков югары уку йортына керү өчен ковидтан тест һәм QR-код кирәк булмавын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Югары уку йортына кергәндә хәзер ковидтан тест яки коронавирустан вакцинация кирәк булмаячак. Бу абитуриентларның документларны интернет аша җибәрүе белән аңлатыла. Бу турыда Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.  «Укырга керү мәсьәләсе вакцинация белән бәйле түгел, чөнки күпчелек документларны читтән торып тапшыра», — диде ул «Россия 1» телеканалында «Москва.Кремль.Путин» программасында Павел Зарубинның... Читать дальше...

Казан үзәгендә бер төркем яшьләр сугышкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген социаль челтәрләрдә мәчет янында бер төркем яшьләр сугышкан видео чыкты. Якынча мәгълүматлар буенча, бу хәл Тукай урамында булган. Яшьләр юл уртасында күмәкләшеп сугышкан. Хәзерге вакытта низаг сәбәпләрен, зыян күрүчеләр турында мәгълүматны ачыклыйлар.

Һиндстанда иң куркыныч вирусны ачыклаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Һиндстанның Илкүләм вирусология институты галимнәре беренче тапкыр Махараштра штатында ярканатларда Нипах вирусын ачыклаган. Бу хакта «Инфекция һәм сәламәтлек саклау журналы»нда бастырылган мәкаләгә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Оча торган төлкеләрдә һәм ярканатларда табылган вирусны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы дөньяда иң куркынычы дип атый. Гадәттә, ул авыру хайван төкереге эләккән җиләк-җимешләрне ашаган кешеләргә йога. Хәзерге вакытта вирустан дарулар да... Читать дальше...

Синоптиклар июльдәге һава торышы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Июль башында Россиянең бөтен территориясендә температура нормадан югарырак яки норма тирәсе булачак. Бу хакта Гидрометүзәк мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Әйтик, Якутиядә айның беренче көннәрендә уртача температура 30дан 34 градуска кадәр тирбәлә. Уралда да якынча шундый ук һава торышы булачак. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, Идел буенда һава температурасы 30 градуска кадәр, ә кайбер районнарда, мисал өчен, Әстерхан һәм Волгоград өлкәләрендә... Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә ковид йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 38 кеше коронавирус йоктырган. Барлык очракта да чирне авыру кеше белән аралашканда эләктергәннәр. «11 кеше хастаханәгә салынган, 27 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 14 кеше ковид йоктырган. Чаллыда 10 кеше, Алабугада өч, Менделеевск районында ике кеше вирус йоктырган. Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә... Читать дальше...

Путин ташламалы ипотека программасын озайтырга йөкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Путин ставкасы 7 проценттан да артмаган ташламалы ипотека программасын 2022 елның 1 июленә кадәр озайтырга йөкләде. Ипотека күләме 3 миллион сумнан артмаска тиеш. РИА Новости хәбәр иткәнчә, Путин балалы гаиләләр өчен 6 процент ставкалы ташламалы ипотеканы 1 июльгә кадәр озайтырга йөкләде. Бу программа балалары 2018 елдан башлап туган гаиләләргә кагыла.


Музыкальные новости
Алсу

Алсу ире белән аерылышканмы?





Персональные новости
Арцах

По запросу Баку в Москве незаконно был задержан известный российский политолог Михаил Александров





Россиядә коронавирус йоктыруның 20 538 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Россиядә узган тәүлектә 20 538 кеше COVID-19 йоктырган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Коронавирус таралуга каршы оператив штабта хәбәр итүләренчә, алданрак авыруның яңа очраклары 21 665 кешегә арткан. 599 кеше коронавирустан үлгән. Пандемия башланганнан алып барлыгы 133 282 кеше ковид корбаны булган. Аерым алганда, Мәскәүдә узган тәүлектә 114 кеше коронавирус йоктырган, Санкт-Петербургта – 106, Түбән Новгород өлкәсендә - 24. Төньяк Осетия-Алания, Карачаево-Черкесия... Читать дальше...

Татарстанда соңгы 40 елда иң эссе июнь күзәтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы 40 елда 2021 елның июне иң эссе ай булды. Бу хакта КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сүзләренә сылтама белән югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Көндез һава торышы якынча 34 градуска кадәр күтәрелә. Уртача тәүлеклек температура нормадан якынча 8-9 градуска югары. Хәзер бездә корылык. Бу айда бары тик 20 мм гына явым-төшем яуды, ә ул 63 мм булырга тиеш», — дип аңлатты метеоролог. Читать дальше...

Шахтерлар сабантуенда Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдинов батыр калды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кемеровода узган Шахтерлар сабантуенда Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдинов батыр калды. Батырга машина ачкычын ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырды. Халыкара шахтерлар сабантуеның ат чабышы Кемерово губернаторы призына булып, җиңүчегә машина бирелде. Ә милли көрәштә батыр калучыга Татарстан Президенты исеменнән автомобиль китерелде. «Мин бирегә җиңәргә дип килдем. Көрәш белән 10 ел шөгыльләнәм. Бу — алтынчы тәкә алуым», — диде Рамис Гыйләҗетдинов. Читать дальше...

Татарстанда билгесез юнәлештә елга буйлап йөзеп киткән ир-атны коткаручылар тапкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән ашыгыч хезмәтнең 112 номерына елгада ир-ат югалуы турында хәбәр килгән. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗига Тәтеш шәһәре тирәсендә Идел елгасында булган. 53 яшьлек ир-ат дуслары белән ачуланышкан һәм аларны калдырып елга буйлап билгесез юнәлештә йөзеп киткән. Берничә сәгатьтән аны Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе тапкан һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырган.

Спорт в России и мире
Москва

РОСГВАРДИЯ ОБЕСПЕЧИЛА ПРАВОПОРЯДОК ВО ВРЕМЯ ФУТБОЛЬНОГО МАТЧА «ЦСКА» - «СПАРТАК» В МОСКВЕ


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Huawei представила IDS на 26-м Всемирном энергетическом конгрессе





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Эстрада

Смешарики и «Академия Эстрада Тинс» выпустили трек «Попурри»



Москва

Два населенных пункта в Ступине в субботу останутся без света

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net