Кайбыч районының бер авылында яшәүче таҗик кызлары татар телен өйрәнә
(Кайбыч, 9 июнь, «Татар-информ», « Кайбыч таңнары »). Кайбыч районының Борындык авылында яшәүче таҗик кызлары татар телен өйрәнә «Апалы-сеңелле Малумахон һәм Мехрона Саидмамадовалар 5 сыйныфта укый. Бик тырыш кызлар. Бездә икенче елын белем алалар. Татар телен дә бик теләп өйрәнәләр», — дип хәбәр итте Борындык мәктәбенең татар теле укытучысы Илсөяр Абдрахманова.