Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2021

Новости за 03.06.2021

Азнакайда Сабанчылар ярышында җиңүчеләр ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 3 июнь, «Татар-информ», «Маяк» ). 3 июньдә Азнакайда «Хәмит Мөстәкыймов исемендәге» хуҗалык басуында район Сабанчылар ярышы узды. Анда 20 хуҗалыктан үз эшенең остасы булган механизаторлар катнашты. Ярышларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде. Ул алдынгы һәм ветеран-механизаторларга, юбиляларга бүләкләр тапшырды. Сабанчылар ярышы районда унынчы ел уздырыла. Анда «ДТ», «Беларусь» тракторларыннан башлап, тулысынча компьютерлаштырылган, көчле егәрле техникалар катнашты. Читать дальше...

Үзбәкстан мөселманнары идарәсе: Юлда тизлек арттырып һәлак булу үзеңә кул салуга тиң

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Үзбәкстан мөселманнары идарәсе Шәригать кануннары буенча социаль кагыйдәләр булып саналган һәм мәҗбүри булган юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында фәтва игълан итте, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте. «Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү шәригатьнең өч максатына ирешергә ярдәм итә: сәламәтлекне саклау, буынны саклау, милекне саклау», — диелә ведомство хәбәрендә. Тизлек арттыру сәбәпле һәлак булган машина йөртүче шәригать кануннары буенча, үз-үзенә кул салган кеше булып санала, дип ассызыклана хәбәрдә.

Татарстан һәм Үзбәкстан югары уку йортлары хезмәттәшлек турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Май азагында Ташкентта Мирзо Улугбек исемендәге Үзбәкстан Милли университеты җитәкчелеге белән Казан (Идел буе) федераль университеты делегациясе сөйләшүләр алып барды. Татарстан делегациясен Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиле Айдар Ахтареев, КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты директоры Наилә Баһаутдинова, директор урынбасары Оксана Полякова тәкъдим итте. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Алар ике әйдәп баручы югары... Читать дальше...



Песошин Казанда узачак Махсус олимпиадага партнерлык килешүенә кул куюда катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе һәм «Тойота Россия» компаниясе 2022 елда Бөтендөнья Кышкы Олимпиадасын үткәрүгә әзерлек кысаларында партнерлык нияте турында килешү имзаладылар. Документны имзалауда Алексей Песошин җитәкчелегендә Татарстан Хөкүмәте катнашты. "Бу уеннар Махсус Олимпиада хәрәкәте тарихында иң якты, истә калырлык уеннар булыр дип ышанам", - диде оешма президенты Ольга Слуцкер. Имзалау тантанасында шулай ук РФ спорт министры Олег Матыцин... Читать дальше...

Мишустин: Казан КАМАЗда җитештерелгән электробусларны сатып алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан «КАМАЗ» электробусларын сатып алырга планлаштыра. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Чаллыдагы «КАМАЗ» ГАҖ дирекциясендә узган эшлекле киңәшмәдә хәбәр итте. «Агымдагы елда КАМАЗ Мәскәүгә 350 данә электробус китертүгә килешү төзеде. Без Сергей Анатольевич Когогин белән бу турыда сөйләштек, һәм ул заказчылар даирәсен киңәйтергә җыена. Рөстәм Нургалиевич (Миңнеханов) Казан берничә электробус сатып алырга җыена диде», — дип белдерде РФ Хөкүмәте башлыгы.

Татарстан «Яндекс» белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Алексей Песошин җитәкчелегендәге Татарстан хөкүмәте Петербург халыкара икътисади форумы-2021 мәйданында «Яндекс» белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Документ мәгариф һәм бизнес-проектларда партнерлыкны киңәйтү буенча программаны үз эченә ала, дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин. «Бездә „Яндекс“ белән „IT-лицей“ кебек бик яхшы проект бар, без... Читать дальше...

Таһир хәзрәт Саматов: Мәчетләргә татар орнаментлары кертергә тырышыйк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ханты-Манси — Югра автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов татарларның рухи мирасын сакларга өндәде. «Мәчетләрне татар архитектурасында төзик, татар орнаментлары кертергә тырышыйк», — диде ул «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының «Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре» исемле секция утырышында.  Аның сүзләренчә, «мозаика гына җайлы булса да, элек ата-бабаларыбыз эшләгәнчә гипстан, төрле ысуллар белән бизәкләп, нык итеп ясарга тырышырга кирәк». Читать дальше...

Песошин: Финляндия - Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Сельвина Илкаева). Финляндия - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе, Татарстан-Финляндия эш төркеме кысаларында хезмәттәшлекне саклап калу мөһим. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Антти Хелантер белән очрашуда әйтте Премьер сүзләренчә, кызганычка, товар әйләнешенең кимүе күзәтелә. Ул фин компанияләрен республикада үз производстволарын локальләштерүгә чакырды. Татарстан... Читать дальше...



Мишустин: Дүрт айда КАМАЗда йөк машиналары җитештерү 40 процентка арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2021 ел башыннан дүрт ай эчендә КАМАЗда йөк машиналары җитештерү 40 процентка диярлек арткан. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖ дирекциясендә узган эшлекле киңәшмәдә әйтте. «Президент һәм Хөкүмәт автосәнәгатькә актив ярдәм итә, — диде РФ Премьер-министры. — Ярдәм нәтиҗәләре КАМАЗ предприятиеләренең эше буенча яхшы күренә. Агымдагы елның беренче дүрт аенда йөк машинасы җитештерү монда 40 процентка диярлек арткан. КАМАЗ... Читать дальше...

Риза Фәхретдингә йогынты ясаган дин белгечләренең китаплары тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында заманында Риза Фәхретдингә йогынты ясаган дин белгечләре Җамал әд-Дин әл-Әфганиның (1839-1897) һәм Мөхәммәд Абдоның (1849—1905) китапларын тәкъдим иттеләр. Борынгы китапларның рус теленә тәрҗемәсен Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология докторы Дамир Мөхетдинов әзерләгән. «Күренекле галимнәрнең хезмәтләрен без беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертәбез, чөнки алар элек рус телендә юк иде. Читать дальше...

Песошин һәм Гагаузия башлыгы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Гагаузия автономияле-территориаль берәмлеге башлыгы Ирина Влах үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы-2021 мәйданында узды. Татарстан Премьер-министры сүзләренчә, Россия төбәге буларак республиканың Гагаузия белән төрле форумнарда фикер алышу мөмкинлеге бар. Икътисади һәм социаль-гуманитар проектлар гамәлгә ашырыла, 2019-2021 елларга уртак чаралар планы имзаланды. Читать дальше...

Татарстанда 2021 ел ахырына кадәр IT-мәктәпләрнең аналог челтәре барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Ел ахырына кадәр Татарстанда IT-мәктәпләрнең аналог челтәре барлыкка киләчәк. Әлеге карар Татарстан Хөкүмәте белән GekBrains IT-компаниясе арасында килешү имзалау кысаларында кабул ителәчәк. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте. «Бездә мәгариф платформаларына карата эш алып барыла. Иртәгә Gekbrains компаниясе белән очрашу һәм килешү имзалау планлаштырыла. Читать дальше...

Песошин Израильнең Россиядәге илчелеге вәкилләрен KazanSummitка чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Санкт-Петербургтагы Халыкара икътисади форум мәйданында Израильнең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Бен Цви белән очрашты. Песошин искәрткәнчә, быел Россия белән Израиль арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне торгызуга 30 ел була. Илләр арасында икътисад һәм гуманитар элемтәләр өлкәсендә ике яклы мөнәсәбәтләр уңышлы үсеш ала, һәм Татарстан, Россия субъектларының берсе буларак, үз өлешен кертергә әзер, диде Премьер. Читать дальше...

Миңнеханов һәм Мишустин «КАМАЗ» яңа электробусында утырып йөрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Премьер-министры Михаил Мишустин «КАМАЗ» заводында җитештерелгән яңа электробусны сынап карады. Сәфәр автогигант территориясендә узды. Бу хакта республика җитәкчесе үзенең инстаграм битендә язган. «Бүген Михаил Владимирович белән КАМАЗ җитештерү цехларын карадык, безнең электробусны сынап карадык!» — дип язган Миңнеханов. Россия Хөкүмәте Рәисе Татарстан Президенты белән бергә «КАМАЗ» җәмгыятенең җитештерү предприятиеләрендә булды. Читать дальше...

Мишустин «КАМАЗ» заводында двигатель җыюда катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин «КАМАЗ» йөк машиналары өчен двигательләр җыю буенча яңа җиһазларны бәяләде. Ул автогигант цехларына килгәч, шәхсән үзе цилиндрлар блогы башын беркетеп двигатель җыюда катнашкан. Җиһазлар операторның барлык гамәлләренең төгәллеген һәм эзлеклелеген автомат рәвештә контрольдә тота, бу йөк машиналарын җыю сыйфатын арттыра, дип сөйләделәр Россия Премьер-министрына. Мишустин двигательләр заводыннан тыш, Кабиналар каркаслары заводында һәм «КАМАЗ» автомобиль заводында булды... Читать дальше...

Мөфти дин әһелләре форумында катнашучыларга «Ислам нуры» күргәзмәсен тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы ачылышыннан соң, чарада катнашучыларга «Ислам нуры» дигән мөселман күргәзмәсен тәкъдим итте. «2017-2021 елларда татар телендә 161, рус телендә 173 фәтва чыгарылды. „Алты бармак“ китабын татарчадан русчага күчердек. Бер кулда биш бармак булса, бу китап - алтынчы бармак сыман, һәр татар йортында булган. Мәчет каршындагы курсларда 15 мең кеше белем ала... Читать дальше...

Татарстан Журналистлар берлегендә Рамил Галинең шәхси фотокүргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстан Журналистлар берлегендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы Рамил Галинең шәхси күргәзмәсе ачылды. «Күргәзмә өчен фоторәсемнәрне мин „Татар-информ“ мәгълүмат агентлыгы йөкләмәсе буенча 1,5 ел дәвамында, март аенда пандемиянең беренче көннәреннән башлап һәм вакцинация уздыру көннәренә кадәр төшердем», — диде Рамил Гали. Күргәзмә «Татарстанда пандемия фототарихы» дип атала. Экспозиция фотосурәтләренең бер өлеше хастаханәләрнең «кызыл» зонасында эшләнгән... Читать дальше...


Музыкальные новости
Алла Пугачёва

Гитарист Пугачевой Левшин рассказал о проблемах со здоровьем у певицы





Персональные новости
ВДНХ

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ





Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүнең республикакүләм оештыру комитеты төзелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү тантанасын республика күләмендә оештыру комитеты төзеләчәген әйтте. «Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин киләсе елга Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә Федераль оештыру комитеты төзү турында әмер бирде. Бүген-иртәгә Татарстан Президентының Республика күләмендәге оештыру комитеты төзү турында указы чыгачак»... Читать дальше...

В Нурлатском районе установили «желтый» уровень опасности из-за угрозы гибели людей на воде

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В Нурлате прошло очередное заседание комиссии по предупреждению и ликвидации чрезвычайных ситуаций и обеспечению пожарной безопасности в Нурлатском муниципальном районе под председательством Рафиса Хамзина.

Пермь краенда «Барда-җыен» милли бәйрәме ясыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). 19 июньдә Пермь крае Барда авылында «Барда-җыен» милли бәйрәме узачак. «Барда-җыен» милли бәйрәме — Барда районында төп этномәдәни чара, ул ел саен июнь аенда, язгы кыр эшләре тәмамлангач уза. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бәйрәмгә килүчеләрне бай һәм кызыклы программа көтә. Анда бәйрәмне тантаналы ачу, районның иҗат коллективлары чыгышы, Татарстан һәм Башкортстан эстрадасы йолдызлары чыгышы, осталар ярминкәсе, халык уеннары, спорт ярышлары... Читать дальше...

Киләсе атна башында Татарстанда яшенле яңгыр көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары якындагы биш көнгә һава торышын фаразлады. Дүшәмбе һәм сишәмбе республикада яшенле яңгыр яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итте. Җомга, 4 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Метеорологлар явым-төшем фаразламый, әмма көчле җил булачак. Төнлә җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр, ә көндез 17-22 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Көндез һава температурасы +18…+23 градус булачак. Читать дальше...

Болгарда көрәш турнирында җиңүчегә автомобиль бүләк итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Җомга көнне, 4 июньдә, Болгарда билбаулы көрәш буенча бөтенроссия ярышлары башлана. Турнир «Изге Болгар җыены» мөселманнар съезды кысаларында узачак. Ярышларда җиңүчегә (абсолют батыр) төп бүләк — автомобиль биреләчәк. Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә ярышларның финал өлеше өчен махсус көрәш келәме белән подиум урнаштыру планлаштырылган. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Изге Болгар җыены» — Идел... Читать дальше...

Дамир Мөхетдинов: Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы федераль масштабта билгеләп үтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100 еллыкны билгеләп үтү федераль масштабта булачагын әйтте. Бәйрәм чаралары 2022 елда узачак. «Илебез Президенты чараны, лаеклы рәвештә, федерация дәрәҗәсендә уздырырга кушты. Оештыру комитетының җитәкчесе итеп Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин билгеләнүе очраклы түгел. Шуның белән чараның федераль масштабта булуына игътибар бирелә»... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Росгвардия обеспечила правопорядок во время футбольного матча «ЦСКА» - «Спартак» в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Опыт проведения Всероссийской акции «Вода России» представлен на межведомственном заседании в Ташкенте





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Эстрада

Смешарики и «Академия Эстрада Тинс» выпустили трек «Попурри»



Москва

Госавтоинспектора, за взятку отпустившего Аббасова, уволили

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net