«Рубин» футбол клубы академиясенә җитәкче итеп Вячеслав Медянский билгеләнде
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Вячеслав Медянский «Рубин» футбол клубы академиясенең яңа директоры итеп билгеләнде. Бу турыда Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Медянский — Казанның «Ракета» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен тәмамлаган. Футболчы 1995 елда Казанның «Рубин» клубы составында уйнаган.
Сакчы карьерасында соңгы тапкыр 2004 елда Димитровградның «Лада» профессиональ клубында уйнаган.
2006-2021 елларда Медянский «Рубин» яшьләр командасы администраторы булып эшләгән, диелә хәбәрдә.