Хәсән Туфан нинди кара белән генә язган? — «Безнең мирас»
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», «Безнең мирас» ). Хәсән Туфан яшел карадан башка кара белән һич язмаган, диләр. — Нихәлләрдә, Хәсән абый! — дип сораганнар Туфаннан. — Язып булмый әле бу арада, — дигән шагыйрь. — Авырыйсыңмы әллә? — Юк, авырмыйм, — ди Туфан. — Карам бетте. — Кибеттә кара күп бит, Хәсән абый! — дигәннәр аңа. — Кибеттә зәңгәр дә кара төстәге кара гына, миңа яшел төслесе кирәк! — дигән остаз. Гөнаһ шомлыгына күрә, ул айда кибетләргә яшел кара чыкмаган була. Хәсән Туфан Пермь шәһәреннән яшел кара кайтарта. (Сибгат Хәким авызыннан. 1983, 14 ноябрь)