Милли китапханәнең балалар залларында җәйге күргәзмәләр эшли
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсенең балалар залларында җәйге тематик китап күргәзмәләре ачылды. Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, каникулларда яшь укучыларны мавыктыргыч җәйге маҗаралар белән рухланып, китаплар ярдәмендә тирә-юньне тагын да якынрак өйрәнергә чакыралар. Яшүсмерләр залында «Китаплы пляж» күргәзмәсе — диңгез һәм җәйге маҗаралар турында китаплар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар залында «Китаплы маҗаралар» күргәзмәсе — яңа ачышларга илһамлану өчен кызыклы әсәрләр. Сабыйлар залында «Рәхәт табигать» күргәзмәсе — хайваннар, үсемлекләр һәм тирә-яктагы дөнья турында белем бирә торган китаплар, диелә хәбәрдә..