Мәскәү өлкәсендә Тукайга багышланган күргәзмә ачыла
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). 25 апрельдә 15.00 сәгатьтә Мәскәү өлкәсенең «Остафьево» — «Русский Парнас» дәүләт музей-утарында «Тукай. Майоров. Отражение» күргәзмәсе ачылачак. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган. Күргәзмәдә Тукай портретлары тәкъдим ителәчәк. Ленинград рәссамы Игорь Майоров аларны 1980 елларда шагыйрьнең 100 еллыгына ясаган. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Портретлар Александр Колосковның шәхси коллекциясеннән алынган. Читать дальше...