(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 35 яңа очрагы теркәлгән. Барысы да чирне авыру белән аралашудан йоктырган.
«14 кеше хастаханәгә салынган, 21 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Казанда — 24, Чаллыда — 1, Питрәч районында — 3, Спас районында 2 кеше авырган. Шулай ук Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тукай районнарында берәр авыру очрагы ачыкланган.
Бүгенге көндә республикада Covid−19 йогышының 20 133 очрагы теркәлгән. Читать дальше...