Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Баулыда Шигърият бәйрәме булды
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, бүген Баулыда, Фәния Яруллин һәйкәле янында, «Шигърият бәйрәме» чарасы узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе «Татмедиа» АҖ, «Баулы-информ» филиалы һәм мәдәният бүлеге белән берлектә оештырды. Үзәккә үтә торган җилдән курыкымыйча, бәйрәмгә килгән төрле буын кешеләре Габдулла Тукайның шигырьләрен, туган телебез турында шигырьләр укыды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...