123ru.net
World News in Tatar
Апрель
2021

Новости за 01.04.2021

Муса Җәлилнең Чирмешән районында туган адашлары герой исемен данлый

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 1 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадыйр Гомәров). Муса Җәлилнең Чирмешән районында туган адашлары герой исемен данлый. Муса белән Җәлил 1966 елда туган игезәкләр. Герой-шагыйрьнең Иске Үтәмештә туган адашларына быел 55 яшь тулды. «Әти белән әни безгә Хәсән һәм Хөсәен исеме кушарга килешәләр. Шуннан соң әти, таныклык алырга дип, авыл Советына бара. Туры килү кирәк бит, нәкъ шунда Казаннан килгән бер язучы да була. Ничек инде Муса Җәлилнең юбилее елында андый исем кушасыз, иң яхшысы — Муса белән Җәлил», ди Муса Вилданов.

«Идел» журналы «Манкорт түгел, Батыр» stories-сериалын тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Идел» журналының яңартылган рус версиясе милли тәңгәллек турында яшьләрчә сөйләшүгә чакыра. Бүген журнал үзенең март саны белән бергә декабрь аенда вафат булган Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов катнашында төшерелгән «Манкорт түгел, Батыр» stories-сериалын тамашачыга тәкъдим итте. «Манкорт түгел, Батыр» stories-сериалы клип фикерләвенә ия яшь буынны күздә тотып төшерелгән. Журнал татарның геройлары бармы дигән зур сорау куя һәм шушы сорауга бергәләп җавап эзләргә чакыра. Читать дальше...

Хәрби комиссар солдатлар турында: «Сугышка китмиләр бит» — «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Чулпан Гарифуллина). 1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу юлы да – коронавируслы шартларда. Егетләрне җыелу пунктыннан хезмәт урыннарына җибәрү апрель азагыннан башланачак. Татарстанның хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин язгы чакырылыш вакытында нәрсәгә игътибар биреләчәге турында сөйләде. Быел да, былтыргы кебек үк, саклану һәм куркынычсызлык чаралары үтәләчәк дип ышандыралар. –... Читать дальше...



Тикшерү комитетының Чаллы мэрына һәм башкарма комитет җитәкчесенә сораулары юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты Чаллы башкарма комитетының кайбер идарәләрендә тикшерү үткәрә. Бу хакта социаль челтәрләрдә Чаллы башкарма комитетының мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова хәбәр итте. Тикшерү хокук, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, төзелеш, икътисади үсеш һәм эшмәкәрләргә ярдәм итү идарәләрендә бара. Тикшерү комитетының мэрга һәм башкарма комитет башлыгына сораулары юк. Хәзерге вакытта... Читать дальше...

Балтач бүлегендә белем алучы кичке бүлек шәкертләренә дипломнар тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлегендә белем алучы кичке бүлек шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасында катнашты. Дүрт ел дәвамында мәдрәсәдә 43 кеше урта белем алып чыкты. Быелгы 11нче чыгарылыш шәкертләре арасында Балтачтан тыш, Арча районыннан, Малмыждан йөреп укучылар булды. Чыгарылыш курс шәкертләренең алтысы имам булып хезмәт итә, хатын-кызлар арасында абыстай булып эшләүчеләр дә бар. Читать дальше...

Бер үк техника кибетен алты тапкыр талаган Казан кешесен тоткарлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Полиция хезмәткәрләре көнкүреш техникасы кибетеннән берничә тапкыр әйбер урлауда шикләнелүче яшь кешене тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Декабристлар урамындагы техника кибетендә ир-ат тирә-юнендә сатып алучылар да, консультантлар да булмаган вакыттан файдаланган һәм бинадан системалы блок алып чыккан. Видеокүзәтү камераларының язмаларын караганда каракны ачыклаганнар. Читать дальше...

КФУ профессоры: Апрель аенда явым-төшем су ташулары китереп чыгарырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан башкаласына Атлантикадан циклон апрель аенда җылы һәм яңгыр алып килде. Мондый һава шартлары язгы ташу барышына йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.  «Айның беренче өч көнендә Казанда айлык норманың өчтән береннән артык явым-төшем булачак. Апрель аенда явым-төшем нормасы зур түгел һәм 30 мм тәшкил итә. Читать дальше...

Айрат Фәррахов: Хоспис өчен түләүсез җир турында закон кабул итүгә ирешәчәкмен

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов дәүләт тарафыннан хоспислар төзү өчен бушлай җир бирү турындагы закон кабул итүгә ирешәчәк. Бу хакта парламентарий туры эфирда үзе сөйләде. «Мин федераль закон проектын керттем, аны Хөкүмәт әлегә хупламады, әмма мин аны кире алмыйм. Дәүләт хоспис кебек учреждениеләр өчен бушлай җирне бернинди шартларсыз бирергә тиеш», - диде депутат. Закон чыгаручыларның кисәтүләре мошенниклар пәйда булуга кагылышлы булган - әйтик... Читать дальше...



Чаллыда көч структуралары Җир мөнәсәбәтләре идарәсендә документлар тикшерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1апрель, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Чаллыда Тикшерү комитеты һәм икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре шәһәр башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсендә документлар җыя. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына әлеге вазгыятькә таныш чыганак хәбәр итә. Аның сүзләренчә, сүз Чаллы бизнесмены Алексей Мироновның шәһәр үзәгендә җир кишәрлекләрен сату белән шөгыльләнгән чоры документлары турында бара. Соңыннан ул җирләрдә зур торак комплексы төзелгән. Читать дальше...

«Чаян» журналының уңыш сере билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Чаян» сатира һәм юмор журналының баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов 1923 елдан бирле чыккан басманың уңыш серен сөйләде. «Туксанынчы еллар башында 6 млн нөсхә белән чыга торган „Крокодил“ сатирик журналы була. Ул вакытта „Чаян“ның тиражы 800-900 мең данә булган. Ләкин уңышның иң биек ноктасындагы „Крокодил“ шәхси журналга әверелгән һәм нәтиҗәдә юкка чыккан. Бәхеткә, безгә ярдәм итәләр. Мин моны яшермим. Алай гына да түгел, республикабызның безгә ярдәм итүне кирәк дип табуы белән горурланам»... Читать дальше...

Россиянең татар авыллары эшмәкәрләре Тукай районы тәҗрибәсе белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). IX Татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Тукай районы эшмәкәрләре тәҗрибәсе белән танышты. Делегатлар районның алдынгы хуҗалыкларында, җитештерү оешмаларында булды. «Тукай районы юкка гына сайланмады. Соңгы өч-дүрт елда ул нык үсеш алды. Район авыл хуҗалыгы үсеше буенча беренчелектә. Аларның эшчәнлеге, нәтиҗәләре башкалар өчен үрнәк булып тора. Тукай районы аша без Татарстанны күрсәтә алабыз», — дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессының... Читать дальше...

Татарстан синоптиклары яңгырлар, томан һәм көчле җил турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 2 апрельдә, Татарстанда җылы фронт йогынтысында чагыштырмача дымлы, болытлы һәм җилле һава торышы саклана. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, республикада  болытлы һава торышы булачак. Көндез бераз, ә төнлә уртача тизлектә урыны белән яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән төбәктә, Казанны да кертеп, томан төшәчәк. Моннан тыш, көньяк-көнбатыштан төнлә дә, көндез дә исә торган җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 0дән +4 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Читать дальше...

«Яз гүзәле»н оештыручылар: Бәйге гадел түгел, дип тәнкыйтьләүчеләр булмады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Яз гүзәле» бәйгесендә җиңә алмаган кызлар конкурстан соң гаделсезлек турында әйткәне булмады, ди оештыручы, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов. «Һәр кыз үзенчә борчыла, үзен җиңүгә лаек дип саныйдыр. Ләкин андый зур гаугаларга киткәне юк. Аннан соң, ректор буларак мин жюри составына кермим. Жюрида бәхәсләр быел да чыгачак. Бер тапкыр катнашып карадым. Жюри булу минеке түгел. Мин анда булсам, бөтенесенә беренче урын бирер идем»... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин «Үсеш локомотивлары» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1апрель, «Татар-информ»). 2020 елның февралендә «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән «„Үсеш локомотивлары“ стратегик инициативалар конкурсы» II белем бирү программасына старт бирелде. Бүген конкурста җиңүчеләрне партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде.  «Без сезнең партиянең бу проекты белән кызыксынуыгыз һәм бу проектта катнашуыгыз өчен генә түгел, ә алга таба да бу инициативаны дәвам итүчеләр өчен мөһим һәм кирәкле эш башкаруыгызга шатбыз. „Бердәм Россия“... Читать дальше...

Энергетика университеты ректоры егетләр арасында бәйгеләр оештыру кыен булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 7 апрельдә кызлар арасында узучы «Яз гүзәле» бәйгесенең финалы булачак. Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов егетләр өчен шундый конкурслар уздыру кыен булуын әйтте. «Егетләр арасында мондый бәйге үткәрү турында берничә тапкыр уйлаганыбыз булды. Ләкин алар белән әзрәк авыррак. Кызлар белән ул ничектер тиз килеп чыкты. Кызлар гел беренче булырга тели. Ә егетләргә ниндидер бер этәргеч җитеп бетми», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында. Читать дальше...

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровны Нобель премиясенә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровны Нобель премиясенә тәкъдим иттеләр. РИА Новостига бу хакта республиканың мәгълүмат һәм матбугат министры Ахмед Дудаев хәбәр иткән. Элегрәк бу хакта гаммәви мәгълүмат чараларында хәбәр ителгән иде. Анда тәкъдим итүгә «соңгы 15 ел дәвамында тарихи катлаулы крайда иминлек урнаштыруга һәм саклауга күренекле өлеш кертүе» нигез итеп күрсәтелгән. «Җәмгыятьтә мондый бәяне төбәк җитәкчесе халыкара терроризмны җиңгән өчен <...> һәм икътисадны... Читать дальше...

Саратов татары: «Татмедиа»ның интернет-кибете китапларга заказ бирү өчен бик уңайлы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Саратовта яшәүче милләттәшебез Реналь Иксанов татар телен онытмас өчен, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең http://shop.tatmedia.ru/ интернет-кибетеннән татар китапларына заказ биргән. Ул  интернет-кибетне уңайлы дип бәяләде. «Декабрьдә әниемә Нәбирә Гыйматдинованың „Уйланмаган көнем юк…“ китабын алу өчен „Татмедиа“ бинасындагы әдәби кафега килгән идем. Әни китапны укып чыкты, бик ошатты. Тагын татар китаплары сорады. Шунлыктан, „Татмедиа“ның интернет-кибетеннән... Читать дальше...

Казанда «Чаян» журналы күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», гадел Әхмәтҗанов). Бүген, Бөтендөнья көлке көнендә, Казанның «KAZAN MALL» сәүдә үзәгендә «Чаян» сатира һәм юмор журналының күргәзмәсе ачылды. «Журнал чыгару белән генә чикләнеп булмый. Аны халыкка танытырга да кирәк. Аудитория белән элемтәдә булу мөһим. Шуңа күрә безнең алда сәүдә үзәкләрендә шундый күргәзмәләр ачу максаты торды. Киләчәктә бу практиканы дәвам итәчәкбез. Хәзер „Мега“ белән сөйләшүләр бара. Театрларда да күргәзмә оештыруны уйлап карарга кирәк», — диде... Читать дальше...


Музыкальные новости
Анна Нетребко

Муж Нетребко Эйвазов перенес концерт на 40 дней из-за теракта в Crocus City Hall





Персональные новости
Кубок

Кубок Орловской области по спортивной гимнастике





Татарстан һәм Архангельск мәгариф һәм ИТ-технологияләр өлкәсендә килешү имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстан һәм Архангельск өлкәсенең үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгыту өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта Казан Кремлендә Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульский белән очрашуда белдерде. Очрашу нәтиҗәсендә дүрт килешү имзаланды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов хәзер төбәкара эшчәнлек 2022 елга кадәр хезмәттәшлек һәм аны гамәлгә ашыру планы турындагы килешү... Читать дальше...

«Салават күпере» журналының яңа саны Тукайның Акбай персонажы рәсеме белән чыга

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Салават күпере» журналының яңа саны татар халкы шагыйре Габдулла Тукайга багышланган. Тышлыкта сурәтләнгән «Кызыклы шәкерт» шигыреннән Акбай персонажы балаларны шагыйрьнең әсәрләре белән таныштыра. «Апрель — Тукай ае. Бөек шагыйребезнең тууына быел 135 ел. Журналыбызда Тукай әсәрләре урын алды. Ул Шүрәле, Су анасы белән очрашып, балаларның күңелен ачар. Тукайны искә алып, балаларның әдибебез әсәрләренә игътибарын җәлеп итәргә уйлыйбыз», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...

«ШАЯН ТВ» каналы әдәби бәйге игълан итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» каналы Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан әдәби бәйге игълан итә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Бәйгедә катнашу өчен Габдулла Тукай иҗатыннан иң яраткан әсәрне укып видеога төшерергә кирәк. Әлеге видеоны үз аккаунтыңа @shaiantv билгеләп #шаянтукайныукый хештегы белән 15 апрельгә кадәр урнаштыру мөһим. Әлеге постка «Катнашам» дип язарга һәм ике дустыңны билгеләргә кирәк, ди оештыручылар. Катнашучыларның видеоязмалары «ШАЯН ТВ» каналының... Читать дальше...

Врач Нурлатской ЦРБ встретился с дорожниками

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

​​​​​​​Заместитель главного врача «Нурлатской ЦРБ» по эпидемиологическим вопросам Татьяна Соренкова встретилась с коллективом Нурлатского управления автомобильных дорог.

Чаллыда бишенче каттан сикерергә җыенган ир-атны коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда ир-ат биш катлы йорт тәрәзәсеннән сикерү белән янаган. Бу хакта «Татар-информ»га автокаладан үз хәбәрчесе хәбәр итте.  Бу хәл бүген бишенче комплекстагы торак йортларның берсендә була. Ир-ат бишенче каттагы тәрәзә төбендә урамга аркасы белән утырган. Вакыйга урынына полиция, Росгвардия хезмәткәрләре, шулай ук янгын сүндерүчеләр килә. Ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре йорт тәрәзәләре астында шактый вакыт басып торып, ир-атны тәрәзә яныннан китәргә үгетләгән. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Федерация бокса России на ВДНХ


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Хачанов: хочу вернуться в топ-10 ATP


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

КОМПАНИЯ LG НАЗВАНА ПАРТНЕРОМ ГОДА ENERGY STAR 2024





Путин в России и мире
Москва

Путин уточнил у Беглова причины снижения популярности Петербурга у туристов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певица

Певица Mia Boyka призналась, что в детстве ходила в церковь почти каждый день



Москва

Мэрия Владимира объяснила, почему табло на остановках показывают несуществующие автобусы

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net