123ru.net
World News in Tatar
Апрель
2021

Новости за 08.04.2021

Чирмешән табиблары, акциягә кушылып, ял көнендә җәяү йөргән

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 8 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районы үзәк больницасы табиблары һәм шәфкать туташлары үз үрнәкләрендә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалады. Үткән якшәмбедә утызлап медицина хезмәткәре Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка 10 мең адым» акциясенә кушылды. Медицина хезмәткәрләренә район үзәк хастаханәсе яныннан старт бирелә. Алар гадәти адымнар белән Сабантуй стадионы яныннан, үзәк урамнардан үтеп, хастаханәгә әйләнеп кайтканнар. Бераз соңрак... Читать дальше...

Ничек ураза тотарга (догалары, кагыйдәләре)

Игелек.ру 

Ураза тоту — таң беленгәннән алып, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчү, җенси якынлык кылудан тыелып тору. Ураза Бөек Аллаһы ризалыгы өчен генә тотыла, ябыгу, дәвалану  максатыннан тоту дөрес булмас, ягъни күңелдә Аллаһы ризалыгы өчен тоту  максаты (нияте) булырга тиеш. Шулай ук айның башында 3 кон, яки ахырында өч көн генә тоту да дөрес түгел, уразаны Рамадан […]

Читать дальше...

Намаз укымаган кешенең уразасы кабул буламы?

Игелек.ру 

Рамазан ае җитсә, халык сораулар яудыра башлый: намаз укымасаң ураза тотарга ярыймы, намаз укымаучы кешенең уразасы кабул буламы һәм башкалар Иң беренче итеп уразаның һәм намазның бәйләнеше хакында карап үтик. Ураза Ислам динендә нинди урында тора соң? Ислам дине биш баганага нигезләнгән дип әйтергә була. Беренчесе иман китерү, Икенчесе намаз уку, Өченчесе Рамазан аенда ураза […]

Читать дальше...



Апрельдә Хезмәт министрлыгына 3-7 яшькәчә балаларга түләү өчен 14 мең гариза кергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Апрель аенда Татарстанда яшәүчеләрдән 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга түләү өчен 14 меңнән артык гариза килгән. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. «31 марттан әлеге түләү алымнары үзгәрде. Хәзер түләүләр гаилә керемнәрен һәм мөлкәтен исәпкә алып бирелә. Әлеге түләү өчен без 1 апрельдән электрон рәвештә гаризалар кабул итә башладык. Читать дальше...

«Әкият» курчак театры бөҗәкләр дөньясыннан бәби спектакле чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» курчак театры нәниләргә күбәләк ясау серләрен өйрәтә. Театрның яңа бәби спектакле бөҗәкләр тормышын үз эченә ала. «Один день из жизни Улитки» дип аталган бәби спектаклен Мәскәүдән чакырылган Ольга һәм Юрий Устюговлар чыгарды. Спектакль Казанда кую өчен махсус язылган. Режиссер Юрий Устюгов әйтүенчә бәби спектакль кую өчен иң беренче кагыйдә — ихласлык. Спектакль театр фойесында күрсәтелә. Бәби тамашасы өчен биредә йомшак ширмалар белән әйләндереп алынган махсус бүлмәчек корылган. Читать дальше...

Мәктәпкә чират көтүчеләр бармы? - «Ватаным Татарстан» газетасы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Сәрия Мифтахова). 1 апрельдә 1 нче сыйныфка кабул итү кампаниясе башланды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы фаразлары буенча быел тәүге тапкыр парта арасына 54528 (шуларның 19386сы Казанда) укучы утырачак. Узган ел кайбер мәктәпләрдә озын чиратлар җыелган иде. Быел вазгыять ничегрәк? Мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүчеләр документларны 30 июньгә кадәр тапшыра ала. Якындагы мәктәп канәгатьләндермәгән, аны ерактан эзләгән очракта әти-әниләргә 6 июльгә кадәр көтәргә туры киләчәк. Читать дальше...

Татарстанда 26 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе республикада 26 апрельдән 16 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте. Министр урынбасары янгынга каршы махсус режим кертелгән вакытта Татарстанның бөтен территориясендә коры... Читать дальше...

Ирада Әюпова: Татарстан Фотографлары берлегенә аерым бина бирү мөмкин эш түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Фотографлары берлеге өчен аерым бина булмаячагын әйтте. «Аерым бина бирә алмыйбыз, бездә андый мөмкинлек юк. Ул бит кыйммәткә чыга. Булганны кулланырга өйрәнегез. Бу проект булып кына да калырга мөмкин», — диде министрлыкта түгәрәк өстәлдә. Министр башка берлекләрдә дә Фотографлар берлеге әгъзаларына хезмәт хакы түләнмәвен әйтте. Аларның шулай ук проект принцибы буенча финанслануын искәртте. «Бездә мәйданчыклар шулкадәр күп... Читать дальше...



Тинчурин театры Рөстәм Гайзуллин өчен махсус язылган моноспектакль чыгара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры детектив моноспектакль чыгара. Әсәр Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин өчен махсус язылган. «Спектакльнең үзенчәлеге актерда. Моноспектакльгә алыну өчен зур тәвәккәллек кирәк. Кешеләр аңа алынмый. Сәгать ярым эчендә тамашачының игътибарын җәлеп итеп фикерне җиткерергә тиешбез. Рөстәмнең моны башкара алуын күрдек», — диде спектакльнең режиссеры Марсель Мәхмүтов. «Спектакль актер өчен язылды. Сюжеты тормыштагы вакыйгаларга нигезләнмәгән... Читать дальше...

Ирада Әюпова: Мәдәният йортлары фотография сәнгате дәресләре өчен мәйдан бирергә әзер

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан фотографларына фотография буенча дәресләр бирүне уку йортларында һәм мәдәният сарайларында үткәрергә тәкъдим итте. «Без фотографларга мөмкинлек бирә алабыз. Мәдәният институты, сәнгать училищесы белән фотографлар студиясе мәктәбе циклын эшләтеп җибәрергә килештек. Студия мәктәбе принцибы классик белем бирүдән аерыла. Сездә күзаллау бар икән, студентлар җыя аласыз. Лаборатория, мәйданчык бирәбез», — диде ул  министрлыкта түгәрәк өстәлдә. Читать дальше...

Татарстан мөфтие сектантлыкта гаепләүләргә җавап бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин сектантлыкта гаепләгән мөфти Равил Гайнетдинга сәламәтлек һәм язгы күңел күтәренкелеге теләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Аңа бары тик сәламәтлек һәм язгы күңел күтәренкелеге телим», - диде Сәмигуллин. Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең хаты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җибәрелгән иде. Анда мөфти 2019 елда тәфсир чыгарганда (Коръән тәфсире) җибәрелгән дип, «доктриниаль характердагы хаталар» турында хәбәр итә. Читать дальше...

Яшь фотограф Казанда фотокүргәзмә мәйданы һәм фотографлар мәктәбе булмавын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Фотоклуб җитәкчесе, яшь фотограф Карина Арутюнян Казанда фотога төшерү серләренә өйрәтә торган мәктәп кирәклеген әйтте. «Профессионал фотограф булырга теләк тугач, белемне кайдан алырга белмәдем. Казан сәүдә-икътисад техникумында фотографлар әзерләү буенча курс ачмакчы булдылар, тик нәтиҗәсе булмады. Яшьләргә фотографлар мәктәбе бик кирәк», — диде ул Мәдәният министрлыгындагы чыгышында. Карина мәсьәләне хәл итү өчен дуслары белән фотоклуб ачкан һәм алар бер-берләренә белем биргән... Читать дальше...

Ярдәм чаралары Татарстанга беренче бала туу күрсәткечен саклап калырга ярдәм итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда 2018 елның мартыннан 2021 елның мартына кадәр беренче балага 29 мең сабыйның ата-аналары акча алган. Бу ярдәм чарасы республикага гаиләләрдә беренче балалар туу буенча еллык күрсәткечне тууның гомуми структурасында 39 процент дәрәҗәсендә саклап калырга ярдәм итте. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Читать дальше...

Миңнеханов һәм Мередов Татарстан һәм Төрекмәнстан уртак проектлары турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары — Төрекмәнстан тышкы эшләр министры Рәшит Мередов белән телефоннан сөйләште. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Яклар Россия - Төрекмәнстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Төрекмәнстан хезмәттәшлеге мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алышты. Моннан тыш, икътисад өлкәсендә уртак проектларны арттыру һәм гуманитар өлкәдә элемтәләрне үстерү темаларына да кагылдылар. Читать дальше...

Биш ел эчендә Татарстанда күп балалы гаиләләр саны 10 мең кешегә арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Хәзерге вакытта Татарстанда 40 меңнән артык күп балалы гаилә яши, ә 2016 елда аларның саны 30 меңгә якын булган. ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әнә шундый саннар китерде.    «Соңгы биш елда без күп балалы гаиләләр саны буенча 10 мең кешегә арттык. Бу өченче бала туу санын характерлаучы бик яхшы күрсәткеч. Бездә, чыннан да, демографик планда республика гаиләләрендә өченче... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 1931 һәм 1955 елгы ике хатын-кыз, шулай ук 1951, 1956, 1962 елгы өч ир-ат вафат булган.  «Үлем сәбәпләре патолог-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Шулай итеп, пандемия вакытында республиканың 433 кешесе вафат булган. «Татар-информ» элек соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 33 яңа очрагы теркәлгәнлеген хәбәр иткән иде.

Экология министрлыгына шартлаткыч җайланма куелу турында хәбәр килгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген 16.00 сәгатьтә билгесез кеше Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына шалтыраткан һәм бинаны шартлату белән янаган. Хәзерге вакытта министрлыкта полиция хезмәткәрләре эшли, хезмәткәрләрне эвакуацияләү үткәрелмәгән. «Татар-информ» элек шартлау турындагы хәбәр аркасында Казанның Совет районы суды эвакуацияләнүен хәбәр иткән иде. Соңрак шул сәбәпле Киров һәм Вахитов районы судлары биналарыннан кешеләрне чыгарганнар.

Киләсе атнада Татарстанда 19 градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Алдагы көннәрдә Татарстанда температура күтәрелү көтелә. Киләсе атна башында ук республикага тыныч һәм бик җылы һава торышы киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. 9 һәм 10 апрельдә төбәктә яңгыр, төнлә җепшек кар явуы көтелә. Төнлә синоптиклар -1дән +4 градуска кадәр, көндез — 4-9 градус  җылы фаразлый. 9 апрельдә урыны белән 13,  10 апрельдә 15 градуска кадәр җылы була. Юлларның аерым урыннарында бозлавык булырга мөмкин. Якшәмбе... Читать дальше...

Татарстанда узган ел янгын куркынычы янаган чорда 24 кеше һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Узган ел янгын куркынычы янаган чорда Татарстанда 24 кеше үлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте. Былтыр апрель аеннан май аена кадәр республика территориясендә 1,5 меңнән артык янгын чыккан. Янгыннар аркасында 275 млн сумнан артык зыян килгән. Аларның өчтән бер өлеше коры үлән һәм чүп-чар яндырудан килеп чыккан. Читать дальше...


Музыкальные новости
Аранжировка

Аранжировка Песен. Аранжировка Музыки. Создание Аранжировок.





Персональные новости
Сергей Собянин

Собянин назначил нового главу Стройкомплекса Москвы





Роспотребнадзорда коронавирусның өченче дулкыны булу-булмау ихтималын әйттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ"). Россия халкы профилактиканың барлык чараларын үтәүне дәвам итсә, ковидның өченче дулкыны булмаячак. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова "Комсомольская правда" радиосы эфирында әйтте. "Бездә өченче дулкын, <...> әгәр без үзебезне саклый торган  үзебез булдырган барлык кагыйдәләргә дә сак карасак, булмаячак. Бу - битлек кию, чиста куллар, чиста йөз, чиста гаджетлар... Читать дальше...

Ульяновск өлкәсе губернаторы отставкага китә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов үз вазифасыннан китәчәк. Ул Россия Президенты Владимир Путинга аны вәкаләтләреннән азат итү үтенече белән мөрәҗәгать итүен әйтте. «Бүген мин дәүләт башлыгына, Президентыбызга, тормыш өчен мөһим мәсьәләләрне федераль дәрәҗәдә хәл итүгә тулаем бирелеп эшләү өчен, үзем теләп отставкага китү үтенече белән мөрәҗәгать иттем. Мин Дәүләт Думасына депутатлыкка үз кандидатурамны тәкъдим итәргә карар кылдым», — дип белдергән ул Facebook битендә. Читать дальше...

Шамил Садыйков: Интернетта балаларга һәм оныкларга яңа мирас калдырабыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, «Салават күпере» журналы проектлары аша Интернетта балаларга яңа мирас кала. «Интернет кысаларында балалар, оныкларга яңа мирас калдырабыз. Төп бурыч — безнең әби-бабайлардан калган милли-мәдәни мирасны киләсе буынга тапшыру. Мәсәлән, „Әпипәне“ балаларга җиткерү һәм аларның балаларына калдырырлык рәвешкә китерү. Быел уналты җырны яздыру нияте бар, ә андый җырлар йөздән артык. Читать дальше...

Түбән Камада яшәүче бер ир-ат улын балта белән чабып үтермәкче булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүче ир-атны үз улын балта белән чабып үтерергә омтылуда гаеплиләр. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде. Тикшерү фаразы буенча, әлеге хәл узган елның ноябрендә булган. Ир-ат өйдә 14 яшьлек улына ташланган. Ул яшүсмергә берничә тапкыр балта түтәсе, аннары балта йөзе белән кул чугына суккан. Бу хакта яшүсмернең әнисе хокук саклау органнарына ире белән аерылышканнан соң гына быел март аенда хәбәр иткән. Читать дальше...

Марат Әхмәтов «Салават күпере» журналына татарча язмалы наклейкалар ясарга киңәш итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов «Салават күпере» журналына татарча җөмләләрдән торган наклейкалар ясарга тәкъдим итте. «Салават күпере» журналының апрель санында түгәрәк наклейкалар бар. Марат Әхмәтов аларны гади итеп кенә түгел, ә төрле формада ясарга киңәш итте. «Милли җөмләләр белән зуррак наклейкалар эшләргә кирәк. Матур татар җөмләләре белән наклейкалар эшләсәгез, без сезгә ярдәм күрсәтербез. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Гостином дворе прошел форум «Мы вместе. Спорт»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Хачанов объяснил, почему снялся с турнира ATP 500 в Барселоне


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Шашлыки и дача отменяются: аномальная погода на майские праздники в Москве, Питере и регионах





Путин в России и мире
Москва

Рязанские дизайнеры представили свой бренд одежды на модном показе Estet Fashion Week


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Очередные кадровые назначения объявлены в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: Западу неинтересны планы Киева по атаке на Крымский мост


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Владимир Высоцкий

Владимир Высоцкий — «Диалог у телевизора»



Москва

Прокуратура показала кадры из салона авто, из-за которого убили москвича

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net