Казанда Тукайның татар, рус һәм инглиз телендәге китаплары нәшер ителде
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшрияты Габдулла Тукайның татар, рус һәм инглиз телендәге өч китабын чыгарган. Нәшриятның социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, әлеге басмалар Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан әзерләнгән. Китапларда Габдулла Тукай иҗатыннан иң яхшы шигъри үрнәкләр тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.