123ru.net
World News in Tatar
Апрель
2021

Новости за 09.04.2021

Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Чирмешән техникаларына яхшы бәя биргән

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 9 апрель, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Марат Гомәров). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов Чирмешән районының кайбер хуҗалыклары техникаларының язгы кыр эшләренә әзерлеген карап китте. Казан кунагы әүвәл Ивашкино авылындагы «Серендеев Н.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы машина-трактор паркына керде. Монда кыр эшләренә көпчәкле җиде трактор чыгарга тиеш. «Министр урынбасары кергәч, аларның барысын да кабызып эшләттеләр, механизаторлар аптечка,... Читать дальше...

Казанда «Ел тәрбиячесе — 2021» җиңүчесе билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда «Ел тәрбиячесе 2021» конкурсында Лениногорск районының 10нчы балалар бакчасы педагогы Виктория Цыганова җиңүче дип табылды. Җиңүчегә бүләкне Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова тапшырды. Ул катнашучыларга тырыш хезмәтләре, «тәрбияче» һөнәренә тугры булулары өчен рәхмәт белдерде. Ярышның региональ этабы җиңүчесе Виктория Цыганова «Ел тәрбиячесе — 2021» бөтенроссия конкурсында Татарстаннан барачак. Читать дальше...

Башкортстанда башкорт теле буенча Халыкара диктант узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). 24 апрельдә онлайн-форматында «Башкортча сөйләшәм, башкортча язам» дип аталган халыкара белем бирү акциясе узачак. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, диктантта катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Акциядә катнашучылар диктантны башкорт телен белү дәрәҗәсенә һәм катлаулылыгына карап сайлый алачак. 24 апрельдә Уфа вакыты белән 11.00 сәгатьтә диктант гомуми һәм һөнәри белем бирү оешмаларында, югары уку йортларында, мәдәният учреждениеләрендә, коммерция предприятиеләрендә... Читать дальше...



«Ак Барс» хоккейчылары «Авангард»ны икенче тапкыр җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциясе финалының дүртенче уенында «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасын 2:1 исәбе белән җиңде. Матч Балашихада узды. Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер ике команда исәбендә дә икешәр җиңү. Беренче период. Алтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глухов исәпне ачты (0:1). Икенче период голларсыз үтте. Читать дальше...

Татарстанда "Ел укытучысы" бәйгесендә инглиз теле мөгаллиме Мария Голованова җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда «Россиянең ел укытучысы» төбәк этабында быел Казаннан 122нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Мария Голованова җиңде. «Сәхнәдә талантлы, булдыклы укытучылар белән басып тору - зур горурлык», — диде конкурс җиңүчесе Ленин исемендәге мәдәният йортында оештырылган тантанада. Мария Голованова гимназиядә сигезенче ел эшләвен әйтте. «Алтынчы һәм җиденче сыйныф укучыларына инглиз теле укытам. Гаиләдә мин бердәнбер мөгаллим. Мин — табиблар нәселеннән», — дип сөйләде ул. Читать дальше...

43нче Мәскәү кинофестивале Тимур Бекмамбетовның «Девятаев» фильмы белән ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). 43нче Мәскәү халыкара кинофестивале Тимур Бекмамбетовның «Девятаев» фильмы белән ачылачак. Кинофорумның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестиваль 22 апрельдә башлана. Фильмда вакыйгалар 1944 елның җәендә бара, нәкъ менә шул вакытта Михаил Девятаев немецларга әсир төшә. Күпмедер вакыттан соң ул, дошман бомбардировщигын урлап, концлагерьдан кача. Картина реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Очучы, Советлар Союзы Герое (бу исем аңа 1957 елда бирелә) Михаил... Читать дальше...

Миңнеханов Гыйрак министрына «Татнефть» белән хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Гыйрак белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерә һәм әлеге ил белән уртак инициативаларны гамәлгә ашырырга әзер. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сүз, аерым алганда, «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләренең катнашуы ихтималы булган инициативалар хакында бара. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гыйрак Республикасы нефть министры Ихсан Исмаил белән очрашуда шулай дип белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды. Рөстәм Миңнеханов... Читать дальше...

Мәскәүдә «Түбәтәй» фестивале ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Ел саен үткәрелә торган «Түбәтәй» көнчыгыш базары» мәдәниятләр фестивале мәскәүлеләр һәм башкала кунакларын Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Грузия, шулай ук Россиядә яшәүче халыкларның мәдәни-тарихи мирасы белән таныштыра. Бөтендөнья татар конгрессы ның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә декоратив-гамәли сәнгать, халык традицияләрен саклау, шулай ук милли аш-су һәм йолаларга зур игътибар бирелә. Мәдәни агарту һәм сәнгать... Читать дальше...



«Иң яхшы татар теле укытучысы» бәйгесендә җиңүче мәктәптә кәгазь эшен киметүне сорады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстанның Нефтекама шәһәрендәге 10нчы мәктәп укытучысы Галия Корбанова мәктәптә кәгазь эше киметелсен, татар теле дәресләренең сәгатьләр саны кире кайтарылсын иде, дигән теләк белдерде. Галия Корбанова — Казанда уздырылган «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе. ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин бәйгедә катнашучылар белән очрашуда укытучылардан мәгариф системасында борчыган проблемалар турында сорады. Читать дальше...

«Мәскәү – Татарстан күпере» форумын онлайн карарга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). 10 апрельдә «Мәскәү – Татарстан күпере» форумының эшен онлайн форматында күзәтеп булачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Вәкаләтле вәкиллек проекты туры эфирда түбәндәге сылтама буенча трансляцияләнәчәк: https://youtu.be/BkbaoEBZHX8 Форум 14.30 сәгатьтә башлана. VI «Мәскәү – Татарстан күпере» Мәскәү яшьләр форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Традиция буенча... Читать дальше...

Татарстанда җиңел автомобиль фурага килеп бәрелгән, ике кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген М7 федераль трассасында, республиканың Питрәч районында трактор, җиңел һәм йөк автомобильләре катнашында юл һәлакәте булган. Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, җиңел автомобиль зур тизлектә фурага килеп бәрелгән. Шуның аркасында машинаның алгы өлеше бик нык яньчелгән, трассага ягулык аккан. Шаһитлар әйтүенчә, юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән.

Казан үзәгендәге авариядән соң качып киткән элеккеге полицейский изоляторга озатылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанның Вахитов районы суды Казан үзәгендәге авариядән соң качып киткән элеккеге полицейский Максим Абрамовны кулга алды. Суд залында Абрамов үзен ышанычлы тотты – камералардан качмады, әмма процесс башланыр алдыннан бернинди комментарий да бирмәде. Тикшерүчеләр фаразлавынча, 6 апрель кичендә Hyundai машинасын идарә итүче Абрамов, Миңнуллин һәм Островский урамнары чатында светофорның кызыл утына чыгып, Mitsubishi автомобиленә килеп бәрелгән. Шуннан соң авария урыныннан качып киткән. Читать дальше...

Татар теле укытучылары яңа стандартлар буенча укытуның төп проблемаларын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» Бөтенроссия бәйгесе финалында катнашкан укытучылар белем бирүнең дәүләт стандартларына үз фикерләрен белдерде. Укытучылар белән очрашу бүген Казанның Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә үтте. Финалга Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән алты укытучы чыкты. Башкортстанның Нефтекама шәһәрендәге 10нчы мәктәп укытучысы Галия Корбанова белем бирүдә дәүләт стандартларының уңай ягын әйтте. Читать дальше...

Чаллыда бер кафеның түбәсенә ут капкан, кешеләрне урамга чыгарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллының Усманов урамында бер кафеның түбәсенә ут капкан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, шул хактагы хәбәр 101 янгын сагы номерына кичке биштә килгән. Махсус хезмәтләр килгәнче, бинада булган 15 кеше урамга чыккан. Ут белән көрәшүчеләр, бинаны тикшергәннән соң, кафе кухнясындагы вентиляция торбасына утырган май катламына ут кабуын ачыклаган һәм аны сүндерергә керешкән. Читать дальше...

Россиялеләргә ИННны дәүләт хезмәтләре порталында алу мөмкинлеге тудырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Россия Финанс министрлыгы Салым кодексына төзәтмәләр әзерләде. Алар физик затларга салым органнарында исәпкә басарга һәм салым түләүченең идентификация номеры (ИНН) таныклыгын Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы аша алу мөмкинлеген бирә, диелә министрлык хәбәрендә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Дәүләт хезмәтләре порталында шундый опциянең барлыкка килүе, аны тулысынча электрон формага күчереп, әлеге процессны гадиләштерәчәк. Хәзер салым органына... Читать дальше...

«Зөләйха күзләрен ача» фильмының декорацияләре Лаешта яңа паркка әверелергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Зөләйха күзләрен ача» популяр сериалының декорацияләре (2018 елда төзелгән Сәмрух бистәсе) яңа мәдәни паркка әверелергә мөмкин. Киношәһәрчек Казаннан 50 чакрым ераклыкта – Лаеш янында урнашкан. «Иҗтимагый киңлек кечкенә шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия бәйгесендә катнаша. Быел тавыш бирү нәтиҗәләре буенча „Сәмрух“ паркы территориясе сайлап алынды, аның өчен төзекләндерү проекты әзерләнәчәк»... Читать дальше...

Татар теле укытучылары телне өйрәткәндә дәрестән тыш чаралар үткәрү ярдәм итүен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Елның иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучылары бәйгесе финалистлары татар теленә мәхәббәт тәрбияләү өчен балалар белән дәрестән тыш та эшләргә киңәш итте. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр белән очрашу бүген Казанда узды. Укытучыларның дәрестән тыш эш алымнары белән КФУ ның татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина кызыксынды. Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты... Читать дальше...

Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңүнең 76 еллыгына 10 мең сум акча алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан инвалидлары һәм сугышта катнашучылар Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге аша түләүләр алачак. «Татарстанда Җиңү көне уңаеннан ел саен бирелә торган акчага 749 ветеран өметләнә ала. Аларның 167се – инвалидлар, 582се – Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Түләүләр Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагында булган мәгълүматлар нигезендә билгеләнә», - дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.


Музыкальные новости
Пётр Чайковский

В Воткинске могут благоустроить набережную в районе музея-усадьбы Петра Чайковского





Персональные новости
Чемпионат

Чемпионат по зимнему плаванию пройдет в Пскове





«Без тарихта эзлебез» бәйгесенең Теләчедәге зона этабы җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Теләче районында «Без тарихта эзлебез» республикакүләм бәйгесенең 9 районны берләштергән зона этабы узды. Тугыз район арасыннан өч җиңүче билгеләнде. Катнашучылар барысы да башта шәҗәрәләрен, милли ризыкларын, нәселләрендәге үзенчәлекле экспонатларны күргәзмәдә тәкъдим итте. Питрәч, Мамадыш, Биектау, Кукмара, Әтнә, Арча районнарына бәйгедә катнашучы сертификатын тапшырдылар. Өченче урынны Саба районы Кызыл-Мишә авылыннан Гаттаровлар гаиләсенә бирделәр... Читать дальше...

Татарстанда тагын 34 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 34 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, эпидемия башланганнан алып әлеге... Читать дальше...

Роспотребнадзор коронавирус йоктырмас өчен Төркиягә бармый торырга киңәш итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Коронавирус инфекциясен йоктырырга теләмәсәләр, татарстанлыларга якын арада Төркиягә бармаска киңәш иттеләр. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Төркиядә инфекция йоктыручыларның артуы күзәтелә һәм шуңа күрә анда бармый торырга киңәш итәбез», — диде ул. Читать дальше...

Елның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы бәйгесендә җиңүчеләр билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» Бөтенроссия бәйгесендә Россия төбәкләреннан Башкортстанның Нефтекама шәһәре 10нчы мәктәбеннән Галия Корбанова, Татарстаннан — Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укытучысы Чулпан Шәрипова җиңде. Бәйгенең финал этабына Татарстан һәм Россиядән алты туган тел һәм әдәбият укытучысы узган иде. Җиңүчеләрне бүген Казанда игълан иттеләр. Икенче урынны Төмән өлкәсе Тубыл шәһәренең... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Отставка Кудашова и уход Гусева и Уила: кого «Динамо» рискует потерять после вылета из Кубка Гагарина


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Российская теннисистка Калинская покинула WTA-1000 из-за проблем со здоровьем


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Выпуск ЦФА на платформе «Атомайз» поможет снизить нагрузку на экологию





Путин в России и мире
Москва

Тема дня: Путин поручил комиссии по НТР представить перечень приоритетных направлений


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

«С какой целью вы пришли почтить память? Он вам родственник?» В Москве осудили девушку, которая пришла возложить цветы в память о Навальном



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Татьяна Рязапова

АИРР на Стартап-туре 2024



Москва

Почти половина россиян дружит с коллегами из-за денег и совместного досуга

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net