123ru.net
World News in Tatar
Апрель
2021

Новости за 07.04.2021

Илсур Һадиуллин Актаныш районында мәгариф системасының торышы белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 7 апрель, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин эшлекле сәфәр белән Актаныш районына килде. Бүгенге эшлекле сәфәр дә районда мәгариф системасының торышы белән танышу, алга билгеләнгән максат-бурычларны өйрәнү белән бәйле иде. Билгеле булганча, 2021 елда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсен Актаныш районы үзендә кабул итәчәк. Республиканың баш педагогы Илсур Һадиуллин, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә... Читать дальше...

Рушан Аббясов: Россия мөселманнары быел хаҗга бара алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Россия мөселманнары быел Согуд Гарәбстанына изге урыннарга хаҗ кыла алачак. Коронавируска каршы Россия препаратлары белән вакцинация ясату проблема тудырырга тиеш түгел, ди Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы урынбасары Рушан Аббясов. Согуд Гарәбстаны хакимияте хаҗ вакытында COVID-19 инфекциясеннән прививка булуын мәҗбүри шарт итеп куйган. Бу турыда, «Әл-Оказ» электрон газетасы корольлекнең сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә дип яза Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте. Читать дальше...

Казанда «Мерседес» пассажиры гауга чыгарган һәм полицейскийга суккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Иртән Казанда «Мерседес» автомобиленә утырган исерек пассажир гауга чыгарган һәм полицейскийга суккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бүген иртән ЮХИДИ хезмәткәрләре «Мерседес» автомобилен туктаткан, анда биш кеше утырган булган. Документлар тикшергәндә исерек пассажир үзен агрессив тоткан, полицейскийларны мыскыллаган, ә бер автоинспекторның битенә суккан. Читать дальше...



«Ак Барс» җиңде: Данис Зарипов бер айдан артык тәнәфестән соң бозга чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциясе финалының өченче уенында «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасын 2:1 исәбе белән җиңде. Матч Балашихада узды. Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Авангард» исәбендә ике җиңү, «Ак Барс»ныкында бер. Бүгенге матчта «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов бозга чыкты. Ул соңгы тапкыр 23 февраль көнне узган уенда катнашкан иде. Читать дальше...

Мөхәммәтшин табиблар турында: Сезнең эшчәнлегегез Татарстан лидерлыгына ярдәм итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Медицина хезмәткәрләренең эшчәнлеге Татарстанның лидерлыгына, оешканлыгына һәм иминлегенә ярдәм итә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте һәм республика табибларын Кариев исемендәге театрда «Ак чәчәкләр» спектакле премьерасы алдыннан Бөтендөнья сәламәтлек көне белән котлады. «Сез теләсә кайсы минутта югары профессионализм, сизгерлек һәм мәрхәмәтлелек күрсәтеп, ярдәмгә килергә әзер. Нәкъ менә сез, медицина хезмәткәрләре... Читать дальше...

«Татар-информ» журналисты «Яз гүзәле»ндә «Иң зыялы кыз» номинациясендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Энҗе Габдуллина «Яз гүзәле-2021» бәйгесендә «Иң зыялы кыз» номинациясендә җиңү яулады. «Бәйге минем өчен зур мәктәп булды. Күп нәрсәгә өйрәндем, рухи яктан үстем, ихтыяр көчем артты. Бәйгедә катнашучы кызлар белән дуслаштык. Бер-беребез өчен сөенәбез. Оештыручыларга, көч биреп торган дусларыма, әти-әниемә, хезмәттәшләремә зур рәхмәт», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Хәбәрчебез бәйгедә бирелгән бүләкләр турында да сөйләде. Читать дальше...

2024 елда федераль Сабан туе Кырымда булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Кырым Республикасына эш сәфәре кысаларында республика башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты. Очрашуда Кырым Республикасы территориясендә 2024 елда Федераль Сабантуйны уздыру мөмкинлеге турында сөйләштеләр. Сергей Аксенов Сабан туен оештыруда ярдәм күрсәтергә тырышачагын әйтте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.                  ... Читать дальше...



Татарстанда яңгыр, кар һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 апрельдә, Татарстанда атмосфера фронты йогынтысында дымлы һәм җилле һава торышы көтелә. Республикада аязучан-болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән, ә көндез бөтен төбәк буенча кар һәм яңгыр яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Иртән, көндез һәм кич көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр (Казанда секундына 15 метрга кадәр) көчәячәк. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булачак. Читать дальше...

Талия Миңнуллина Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгының промо-роликында биеде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе Талия Миңнуллина видеороликта биегән. Видео бүген ведомствоның YouTube каналында чыкты. Видеода ведомство башлыгы потенциаль инвестор каршында бии.

Казанда һәм Мәскәүдә разведчик Исхак Әхмәровны искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 7 апрельдә, легендар совет разведчигы Исхак Абдулла улы Әхмәровның (1901-1976) тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан Казанда һәм Мәскәүдә искә алу чаралары узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Исхак Әхмәров — совет разведкасы легендасы» экспозициясен ачуда катнашты. Ул Казан шәһәре Музей комплексына Исхак Әхмәровның төрек телендәге шәхси сүзлекләрен һәм китапларын тапшырды. Читать дальше...

«Яз гүзәле» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Яз гүзәле-2021» матурлык һәм талант бәйгесендә Казан Федераль университеты студенты Айгөл Шакирова җиңде. «Күңел тулды. Залда утыручы әти-әниемә, апама зур рәхмәт! Дусларыма рәхмәт», — диде Айгөл Шакирова. Җиңүче исемен Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов атады. Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Яз гүзәле» конкурсының финалы үтте. Биредә финалга чыккан сигез югары уку йортыннан ун кыз катнашты. Финалдагы һәр кыз чәчәк бәйләмнәре... Читать дальше...

«Яз гүзәле»нең «Халык мәхәббәте» номинациясендә кооперация институты студенты җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесенең «Халык мәхәббәте» номинациясендә Казан кооператив институты студенткасы Ризәлә Габдуллинова җиңү яулады. Аның өчен 1045 кеше тавыш биргән. «Җиңүемә шатмын. Тавыш бирсеннәр өчен үземнең Инстаграм, Вконтактедагы аккаунтларыма постлар куйдым. Институт битләренә дә урнаштырдык. Шулай да моның кадәр кеше тавыш бирер дип уйламаган идем», — диде «Халык мәхәббәте» номинациясендә җиңүче кыз. Ризәлә Габдуллиновага диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Читать дальше...

Казанда вак таш төягән «КАМАЗ» баганага бәрелгән һәм ауган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда вак таш төягән «КАМАЗ» багана белән коймага бәрелгәннән соң бер ягына ауган. «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, авария бүген кичке сәгать дүртенчедә Клара Цеткин урамында 30нчы йорт каршында булган. Якынча мәгълүматлар буенча йөк машинасы йөртүчесе идарә итә алмаган, автомобиль багана белән коймага бәрелгәннән соң бер ягына ауган. Юл-транспорт һәлакәте аркасында «КАМАЗ» арбасындагы вак таш тротуарга һәм юлга түгелгән. Читать дальше...

«Яз гүзәле» финалисты Әлфия Афзалова истәлегенә җыр башкарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Яз гүзәле-2021» матурлык һәм талант бәйгесе финалында катнашучы Энҗе Габдуллина Татарстанның халык артисты Әлфия Афзалованың якты истәлегенә багышлап җыр башкарды. Энҗе Габдуллина «Яз гүзәле»ндә өченче сан астында чыгыш ясый. Конкурсның иҗади этабында ул Татарстанның халык артисты, легендар җырчы Әлфия Афзалова рухына багышлап, «Агымсу» җырын башкарырга булган. Энҗе Габдуллина баянга кушылып җырлады. Әлеге минутларда Казанның «Сәйдәш» мәдәният... Читать дальше...

«Яз гүзәле» финалында катнашучы кызлар спорт киеменнән дефиле күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Яз гүзәле-2021» матурлык һәм талант бәйгесенең финалында катнашучы кызлар спорт киеменнән дефиле күрсәтте. «Сәйдәш» мәдәният үзәге сәхнәсендә Илгиз Шәйхразиев һәм Зарина Вильданова заманча татар җыры башкарды. Финалга узган кызлар әлеге көйгә дефиле күрсәтте һәм спорт киеменнән заманча бию башкарды. Әлеге минутларда Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Яз гүзәле» конкурсының финалы бара. Анда бәйгенең финал этабына үткән сигез югары уку йортыннан ун кыз катнаша. Читать дальше...

Энергетика университеты ректоры: «Яз гүзәле»ндә бөтен югары уку йортлары катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесендә Казанның барлык югары уку йортлары катнашты, дип белдерде Казан дәүләт энергетика университеты ректоры, бәйгене оештыручы Эдвард Габдуллаҗанов. «Бәйге елдан-ел үсә бара. Быел конкурста катнашырга дип барлык югары уку йортлары теләк белдерде. Финалга 8 уку йортыннан 10 кыз чыкты. Быел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында әлеге бәйге үз өлешен керткәндер, дип ышанам», — диде ул «Яз гүзәле-2021» бәйгесенең финалында. Читать дальше...

Миңнеханов Россия гвардиясе башлыгы урынбасары белән иминлек турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия илкүләм гвардия гаскәрләре федераль хезмәте директоры урынбасары — Россия илкүләм гвардиясе гаскәрләре башкомандующие Сергей Лебедев белән республикада хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашуда катнашучылар Татарстан буенча Росгвардиянең матди-техник базасын ныгыту турында да сөйләштеләр. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов коронавирус... Читать дальше...

Мәдәният министрлыгы Казан халкын Әлмәт театрының «Көзге сере» спектакленә чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт татар дәүләт театрының «Алтын битлек» театр фестивале номинанты булган «Көзге сере» спектакле XV «Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестивале кысаларында Казанда күрсәтелә. ТР мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә Казан тамашачысын һәм журналистларны әлеге данлыклы спектакльне карарга чакырды. Әлмәт театрының «Көзге сере» спектакле XV «Нәүрүз» фестивале кысаларында 8 июнь көнне Кариев театры сәхнәсеннән күрсәтелә. Читать дальше...


Музыкальные новости
Сергей Шнуров

Сергей Шнуров и Гарик Мартиросян «не смогли поделить» участницу «Новой Фабрики звезд»





Персональные новости
Динамо

Отставка Кудашова и уход Гусева и Уила: кого «Динамо» рискует потерять после вылета из Кубка Гагарина





Татарстан белгече ковидтан соң тәм һәм ис тоюны кайтару мөмкинлеген аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясе белән авырганнан соң ис яки тәм тою үзгәрергә мөмкин. Бу турыда махсус туры эфирда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш баш белгеч, КДМАның реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Резеда Бодрова сөйләде. «Ис һәм тәм тоймаган пациентлар мөрәҗәгать итә. Кайвакыт без пациенттан «Сез алты ай дәвамында тәм яки ис тоймыйсыз һәм нишләп табибларга... Читать дальше...

Казанда шәхси йортта өч олы кеше һәм ике бала ис газы белән агуланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Вознесенское бистәсендә шәхси йортта өч олы кеше һәм ике бала ис газы белән агуланган. «Бүген 14.40 сәгатьтә ашыгыч ярдәмнең өлкән табибыннан Вознесенское бистәсендә Батырлык урамында шәхси йортта биш кеше, шул исәптә ике бала ис газы белән агулануы турында хәбәр килгән», — дип сөйләделәр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. 23 яшьлек ир-атны һәм 55 яшьлек хатын-кызны 7нче хастаханәгә алып киткәннәр. Читать дальше...

Казанга «Нәүрүз» театр фестиваленә Иран театрларының килүе көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел XV «Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестиваленә Ираннан ике театр килергә мөмкин. «Без ел саен хедлайнерлар чакырып фестивальнең чикләрен киңәйтәбез — бу безнең өчен бик әһәмиятле. Фестиваль төрки халыкларның театрлары белән генә чикләнмәсен иде», — диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Оештыручылар хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта сөйләшүләр алып барыла. «Спектакльләрнең берсе хореографик, берсе драма. Алар дөньяның иң... Читать дальше...

Казанда яшәүче өлкән буын «Озын гомер адымнары» акциясенә кушылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Бүген Кабан күле буенда Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан «Озын гомер адымнары» флешмобы узды. Аны шәһәрнең 7нче поликлиникасы, КДМУ һәм Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре оештырды. Акциянең төп максаты — кешеләрдә сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяту һәм авыруларны профилактикалау кагыйдәләре турында сөйләү. «Соңгы елда Казанда һәм республикада гына түгел, дөньяда да сәламәтлек саклауның роле зур әһәмияткә ия булды. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В хоккейном ЦСКА сменился главный тренер


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Даниил Медведев

Битые корты: Медведев и Александрова вышли в четвертьфинал Miami Open


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

США включили ряд российских блокчейн-платформ в список SDN





Путин в России и мире
Москва

Путин оценил перспективы строительства ВСМ Москва — Санкт-Петербург


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

СМИ: Байден и Шольц не успели предложить Москве обменять Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Аранжировка

Аранжировка Песен. Аранжировка Музыки. Создание Аранжировок.



Москва

ВТБ: сибиряки предпочитают регулярные тренировки и летние походы

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net