123ru.net
World News in Tatar
Апрель
2021

Новости за 19.04.2021

Чирмешән районында сугыш ветераны коронавируска каршы вакцина ясатты

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 19 апрель, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Гүзәлия Сафиуллина). Чирмешән районының Лашман авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Мөхәммәтшин да коронавируслы инфекциядән вакцина ясатырга теләк белдерде. 96 яшьлек ветеран вакцинаны җиңел кичерә, үзен әйбәт хис итә. «Мәрхәмәтле йөрәк» комплекслы үзәгендә белгечләр социаль хезмәтләр алучылар белән «Коронавируслы инфекция йоктырудан ничек сакланырга?» дигән темага әңгәмәләр алып бара. Нәтиҗәсе күз алдында — өлкәннәр арасында... Читать дальше...

«Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире РБның Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 апрель, «Татра-информ»). 17 апрель көнне, Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Башкортстанда чыгып килүче татар басмаларыннан да журналистлары да бар.«Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Кызыл таң»ның баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова, «Тулпар» журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Сөләйманова, «Өмет»... Читать дальше...

Юрий Гагаринны Татарстанда нәрсә белән сыйлаганнар? - «Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», «Татарстан» , Руфия Фазылова). Рита Мөхәммәдиева турында очраклы ишеттек. Һәм тиз генә үзе белән элемтәгә кердек. 1967 елда Юрий Гагаринга уха пешереп ашаткан пешекче икән ул! – Әйе, булды андый хәл, – диде ул, бер дә исе китмичә. – Безгә дә шундый уха пешереп күрсәтмәссезме икән? – дибез. – Ярар, килегез. Аның бер авырлыгы да юк, – дип ризалашты Рита апа.   «УТ ИДЕМ…» Рита Мөхәммәдиева Кама Тамагы бистәсендә үз йорты белән яши. Биредә туган, гомер иткән. Читать дальше...



Орел өлкәсе мөселманнары беренче ифтарын үзбәк диаспорасы оештырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»).16 апрель көнне Орел шәһәре мөселманнары гыйбадәт йортында быел беренче тапкыр күмәк ифтар уздырылды. Ифтар мәҗлесе үзбәк диаспорасы вәкилләре тарафыннан әзерләнгән. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. Үзбәк диаспорасы оештырган ифтар мәҗлесенә төрле милләт вәкилләре килгән. Орел өлкәсе имам-мөхтәсибе Хәлид хәзрәт Расулов һәм Орел шәһәре имамы Камил хәзрәт Магомедов изге Рамазанның өстенлекләре һәм ифтарлар үткәрүнең рухи кыйммәтләре турында сөйләде. Читать дальше...

Тугызынчы катта балконда чыккан янгында хатын-кыз зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Казанда Декабристлар урамындагы йортта тугызынчы катта балконга ут капкан. Янгында хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Декабристлар урамындагы 85нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр бүген 19.42 сәгатьтә алынган. Тугызынчы катта өч бүлмәле фатир балконы янган. Төтенләнгән фатирдан хатын-кызны баскычтан коткаручы битлеге ярдәмендә чыгарганнар. Читать дальше...

Казанда ташландык йортта янгында ир-ат һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Казандагы ташландык йортта чыккан янгында бер ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бүген 18.05 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Ленинград урамындагы ташландык бинада янгын чыгуы турында хәбәр алынган. Ташландык йортта 10 квадрат метр мәйданда чүп-чар януы ачыкланган. Янгын сүндерүчеләр янган конструкцияләрне сүткәндә ир-ат мәетенә тап булган. Читать дальше...

Самара өлкәсендә Дәүләткол авылының бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә Камышлы районы Дәүләткол авылының быел бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә җыеналар. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә. Авылга былтыр 100 ел булган. Әмма пандемия аркасында бәйрәм уздырылмый калган. Аны быел 13 июньдә традицион милли Сабантуй бәйрәме көнендә уздырачаклар. Дәүләткол авылы Камышлы авылыннан 1919 елда чираттагы зур янгын аркасында аерылып чыккан. Янгыннан нигезләре көлгә әйләнгәч, яңа урынга утырырга карар кылалар. Янгында... Читать дальше...



Татарстанда һава торышы атна уртасыннан үзгәрә башлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»).Татарстанда Скандинавия антициклоны йогынтысында урнашкан салкынча, коры һәм аз болытлы һава торышы бу атна уртасыннан үзгәрә башлаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.  Иртәгә, 20 апрельдә, һава шартлары үзгәрешсез калачак. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә 0дән -5 градуска кадәр һәм көндез +7дән +12 градуска кадәр булачак. Синоптиклар чәршәмбе, 21 апрель төнендә... Читать дальше...

Татарстан халкы «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашу өчен гариза бирә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Бөтен Россия буенча «Үлемсез полк» акциясендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады, ул онлайн узачак. Мондый формат икенче тапкыр үткәреләчәк. Һәр төбәк үз трансляциясен алачак. Бу хакта тематик матбугат конференциясендә «Россиянең үлемсез полкы» Гомумроссия гражданлык-патриотик хәрәкәтенең Үзәк штабы рәистәше Елена Цунаева хәбәр итте. «Барлык фикерләрне анализлап, без „Үлемсез полк“ акциясе онлайнын дәвам итәргә кирәк, дигән нәтиҗә ясадык. Гаризалар инде бүген үк бирелә башлады. Читать дальше...

«Тукай иле» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан игълан ителгән «Тукай иле» иҗади конкурсына Россиянең төрле төбәкләреннән 150дән артык эш килгән. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Конкурс Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Жюри әгъзалары нәтиҗә ясап,төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләде. Читать дальше...

Автоинспекторы Нурлатского района проведут профилактическое мероприятие

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

​​​​​​​С 19 по 28 апреля нурлатские автоинспекторы проведут ряд рейдовых мероприятий, направленных на профилактику правонарушений, связанных с управлением транспортными средствами с тонированными стёклами.

Татар китабы йортында Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабын тәкъдим итү була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). 20 апрельдә көндезге сәгать 11дә «Казан утлары» журналы Татар китабы йортында Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабын тәкъдим итә. «Никах» – «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә чыккан өченче китап. Аның авторы — Хисаметдин Исмәгыйлевны татар әдәбиятын укучылар соңгы берничә елда гына белә башлады. Бу аның беренче китабы. Хисаметдин Исмәгыйлев Башкортстанның Стәрлебаш районы Гөлем авылында яшәп иҗат итә. 1953 елның 17 февралендә туган.   Хисаметдин Исмәгыйлев әдәбиятка соңлап... Читать дальше...

Россиядә «Үлемсез полк» акциясе 24 июньгә күчерелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Ел саен Җиңү көне уңаеннан үткәрелә торган «Үлемсез полк» акциясен санитар-эпидемиологик хәл аркасында 24 июньгә күчерделәр. Чара онлайн-форматта 9 майда узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә «Россиянең Үлемсез полкы» Гомумроссия гражданлык-патриотик хәрәкәтенең Үзәк штабы рәистәше Елена Цунаева сөйләде. «Без санитар-эпидемиология вазгыяте үзгәрер дип өметләнәбез һәм “Үлемсез полк”ны үткәрә алачакбыз. Акцияне 24 июньдә үткәрүгә исәп тотабыз», - диде спикер. Читать дальше...

Казанда чүп яндыру заводы планлаштырылган вакытка төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Казанда калдыкларны термик эшкәртү заводы, РФ Финанс министрлыгының Россиядә 25 чүп заводы төзелү датасын күчерергә тәкъдим итүенә карамастан, планлаштырылган сроклар нигезендә төзеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына калдыкларны утильләштерү буенча яңа предприятиеләр төзергә тиешле «РТ-Инвест» компаниясендә хәбәр иттеләр. «Казанда чүп яндыру заводын тапшыру вакыты элеккечә— 2023 елга кала», - дип искәртте компания башлыгы.  Элегрәк... Читать дальше...

Республика халкын һәм кунакларны килештерелмәгән акцияләрдә катнашмаска чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Эчке эшләр министрлыгы республика халкын һәм кунакларын килештерелмәгән акцияләрдә катнашмаска чакыра.   Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Россиянең төрле шәһәрләрендә планлаштырылган җәмәгать чараларында катнашырга өндәүләр белән хәбәрләр барлыкка килә башлады. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы республика территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләү чаралары дәвам итә, дип искәртә. Моннан тыш, «Җыелышлар, митинглар... Читать дальше...

Казахстан Президенты Миңнехановка Нур-Солтан урамына Тукай исемен бирергә вәгъдә итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Казахстан лидеры Касым-Жомарт Токаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды. Алар икътисад өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек турында фикер алышты. Үз чыгышында Токаев Казахстанда татар мәдәниятен беләләр һәм кадерлиләр, дип искәртте. Бу хакта «Казинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. «Без татар мәдәниятен бик яхшы беләбез һәм хөрмәт итәбез. Ул Казахстанда популяр. Якын арада... Читать дальше...


Музыкальные новости
Моргенштерн

Кто из российских звезд перевел миллионы рублей жертвам «Крокуса»: сколько пожертвовали SHAMAN, Моргенштерн*, Бузова, Крид, INSTASAMKA, «Пикник» и другие





Персональные новости
Сергей Собянин

Раньше срока. Собянин: новая развязка улучшит движение для 600 тыс. человек





Фәррахов: Дәүләт Думасында хатын-кызлар саны мәсьәләсен сайлаучы хәл итәргә тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы депутатлары булган хатын-кызлар саны турындагы мәсьәлә квота буенча түгел, ә гражданнарның сайлау юлы белән хәл ителергә тиеш. Бу хакта «Идел» экспертлар клубы утырышы алдыннан Татарстаннан РФ Дәүләт Думасында депутат Айрат Фәррахов белдерде. «Тема актуаль, әмма парламент турында сөйләшкәндә мәсьәләне квота буенча яисә аерым закон рәвешендә хәл итү максатка ярашлы түгел. Парламентның санлы составы һәм аның төрлелеген сайлаучылар билгели. Без сайлаучының хокукын исәпкә алырга тиеш»... Читать дальше...

Казанда «КАМАЗ» машинасының велосипедчыны таптату мизгеле видеога эләккән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Тышкы видеокүзәтү камераларына Казанда «КАМАЗ» машинасының велосипедчыны таптатып үтерү мизгеле эләккән. Кадрларда ир-атның юл буенда велосипед белән килүе күренә. Күпмедер вакыттан ул велосипедка утыра һәм машиналар күпләп йөргән урыннан борыла башлый. Бу вакытта аны йөк машинасы бәрдереп китә. Элегрәк «Татар-информ» бүген көндез Казанда Оренбург трактында «КАМАЗ» велосипедчыны таптатып үтерүе турында хәбәр иткән иде.

Әсгать Сәфәров начар хәбәрләрне федераль дәрәҗәгә чыгармаска киңәш итте

Azatliq.org 

Татарстан президенты хакимияте җитәкчесе Әсгать Сәфәров начар хәбәрләрләрне контрольдә тоту һәм аларны федераль дәрәҗәгә чыгармау юлларын күрсәтте. Бу хакта ул 19 апрельдә Казанда ачылган "Интернетта хакимиятнең нәтиҗәле эше" курслары барышында белдерде.

Спорт в России и мире
Москва

«Радио Зенит» – информационный партнер форума «Мы вместе. Спорт»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Азаренко вышла в полуфинал турнира WTA-1000 в Майами


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о возросшем интересе россиян к волонтерству  





Путин в России и мире
Москва

LIVE: Путин проведет оперативное совещание Совбеза


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Иоганн Себастьян Бах

Новая программа пианиста Сергея Арцибашева: Бах, Моцарт, Шуберт



Москва

Центральный офис МФЦ в Лобне расширят и отремонтируют

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net