Чирмешәннең мәдәният хезмәткәрләре «Халкым минем» фестивалендә Татарстан данын яклады
(Чирмешән, 6 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районы мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында узган «Халкым минем» муниципальара иҗат фестивалендә районның гына түгел, ә республика данын яклады. Фестивальдә районнан утызлап кеше катнашты, алар тугыз концерт номеры алып барды. Жюри һәм тамашачылар күңеленә хуш килгән дүрт номер призлы урыннарга лаек булган. Әлфия Закирова — «Кыр казлары» һәм Салават Закиров «Шәмәгем»... Читать дальше...