Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Апрель
2021

Новости за 28.04.2021

Дамир Фәттахов Азнакай яшьләренең проектлары белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 28 апрель, «Татар-информ», « Маяк », Резидә Шәрипова). Бүген Татарстан яшьләр эше министры Дамир Фәттахов Азнакайга эшлекле сәфәр белән килде. Ул мәдәни үзәктә район яшьләре активы белән очрашты. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән бергә министр «Ак чишмә», «Кояшкай», «Каенкай» балалар-сәламәтләндерү лагерьлары, «Яшьлек» яшүсмерләр клубы, Яшьләр үзәге һәм башка социаль объектлар белән танышты, Мәдәни үзәктә Яшьләр инициативалары форумы узды. Анда утызга якын проект презентацияләнде. Читать дальше...

Тинчурин театры лабораториядә куелган эскизларның икесен спектакль итеп үстерәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрында «Алкыш» иҗат лабораториясе кысаларында күрсәтелгән эскизларның икесен спектакль итеп репертуарга алу турында сүз бара. «Әлегә кайсыларын алачыгыбызны әйтә алмыйм. Бу эскизларның башкаларын да башка театрлар алыр дип уйлыйм. Безнең лаборатория башка театрлар өчен файдалы булыр — алар да карарга килә», — диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов. «Беренче максатыбыз — драматургларны кузгату иде. Барысы да шуннан башланды», — дип дәвам итте директор. Читать дальше...

Уфа активистлары ябык мөселман зиратында өмә үткәрергә планлаштыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Уфада активистлар Телеүзәк артындагы ябык мөселман зиратында өмә үткәрергә планлаштыра. Бу турыда Уфа җәмәгать эшлеклесе Эльза Мәүлимшинаның социаль челтәрдәге битенә сылтама белән « Башинформ » хәбәр итте. «Телеүзәк» артындагы зиратта Башкортстанның күп кенә күренекле кешеләре җирләнгән. Биредә мөфтиләрнең, танылган ислам эшлеклеләренең (Россия мөфтиләре һәм аларның гаиләләре, «Госмания» мәдрәсәсенә нигез салучы һ.б.) каберләре бар. «Ташландык каберләрне дә тәртипкә китерәчәкбез. Читать дальше...



«Татмедиа»да ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп йөрәк сурәте кабынды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). «Татмедиа» бинасы тәрәзәләрендә йөрәк сурәте барлыкка килде. Шулай итеп журналистлар ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. 28 апрельдә Россиядә Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу сәламәтлек саклауның иң җаваплы юнәлешләренең берсенә, аларга һөнәри осталык, батырлык, түземлек һәм шәфкатьлелек өчен рәхмәт әйтергә кирәк. Бинада йөрәк формасындагы сурәт  #Безбергә акциясе ярдәмендә кабынды. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә... Читать дальше...

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы тантанасының оештыру комитетын Марат Хөснуллин җитәкли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Бүген РФ президенты Владимир Путин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәм тантаналарының оештыру комитеты җитәкчесе итеп РФ Хөкүмәт рәисе урынбасары Марат Хөснуллинны билгеләү турында карарга кул куйды . РФ вице-премьеры Марат Хөснуллинга 3 ай эчендә оештыру комитетын булдыру йөкләнгән. Бәйрәм тантаналары 2022 елның яз азагы — җәй башына планлаштырылган. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине 922 елда кабул ителгән. Читать дальше...

Казанга Кыргызстан Премьер-министры килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстанга Кыргызстан Премьер-министры Улукбәк Марипов килде. Кунакны Казанның Габдулла Тукай исемендәге Халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды. Улукбек Марипов 29 һәм 30 апрельдә узачак Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен килде. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Евразия икътисади берлеге - халыкара икътисади интеграция оешмасы, аның составына Россия, Беларусь, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан керә. Читать дальше...

Татарстан мөфтие Ураза гаете вәгазен Казанның Галиев мәчетендә укыячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). 13 майда, Ураза бәйрәме уңаеннан, Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында бәйрәм намазы уза. 5.30 сәгатьтә мәчеттә Коръән аятьләрен укырга керешәләр. Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен иртәнге сәгать алтыда укый башлый. 6.30 сәгатьтә гает намазы була. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. Чарадан туры трансляцияне «ТНВ» телекомпаниясе оештыра. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Хозур ТВ» Ютуб-каналы һәм телеканалында интернет-трансляция булачак. Читать дальше...

Чаллыда яшәүче 22 мең кеше коронавирустан прививка ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда яшәүче 22 мең кеше коронавирустан прививка ясаткан. Бу турыда шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр ителә. Чаллыда яшәүче 32 743 кеше «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын алган, икенчесен 22 101 кеше ясаткан. Сәнәгать предприятиеләре арасында «КАМАЗ» җәмгыяте иң зур активлык күрсәтә. Анда 6268 кеше беренче вакцинацияне узган. Автогигантта май бәйрәмнәренә кадәр тагын 660 кешегә прививка ясау планлаштырыла. Чаллыда вакцинацияләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Читать дальше...



Татарстанда ир-ат металл урлаган вакытта вафат була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда ир-ат металл урлаган вакытта вафат була. ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, фаҗига кичә Петропавловская Бистәсе читендә булган. 42 яшьлек ир үзенең туганы белән бергә металл урлау өчен ташландык ягулык-майлау материаллары складына килгән. Мотоблок ярдәмендә ир-атлар подвалдан металл торбаларны чыгара башлый. Аларның берсе тросны бәйләү өчен аска төшә, шул вакытны подвалның стенасы ишелә. Зыян күрүчене хастаханәгә илтәләр. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Казахстан делегацияләре очрашуында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы делегацияләренең киңәйтелгән очрашуында катнашты. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Искәртәбез, бүген Россия һәм Казахстан Премьер-министрлары Казанга  29 һәм 30 апрельдә узачак Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен килде.

Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Тукай укулары булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Тосна тарих-туган якны өйрәнү музееның Камин залында быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган традицион «Тукай укулары» узды. Шигърият кичәсен Ленинград өлкәсенең Тосно районы «Изге юл» татар җәмгыяте оештырды. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Шигърият бәйрәмендә Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендә шигырьләре яңгырады, Тукай иҗатының татар халкы өчен генә түгел... Читать дальше...

Миңнеханов Россия һәм Беларусь Премьер-министрлары сөйләшүләрендә катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Беларусь Премьер-министрлары катнашындагы сөйләшүләрдә катнаша.  Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. Очрашуда Михаил Мишустин коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрдән соң турыдан-туры авиаочыш җайга салынганын әйтте. Аның сүзләренчә, бүген Беларусьтан Татарстанга беренче рейс ясалды. Беларусь Премьер-министры Казанда кабул иткән өчен рәхмәт әйтте. «Бүген... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Мишустинга Татарстанда ковид вазгыяте турында хәбәр итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Сельвина Илкаева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министры Михаил Мишустин белән очрашу үткәрде. Әңгәмә Казан ратушасында узды. Бу турыда Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. Миңнеханов төбәктәге эпидемиологик вазгыять турында хәбәр итте. Хәзер көн саен авыру йоктыруның уртача 30-35 очрагын ачыклыйлар. Вакцинация үткәрү яңа коронавирус инфекциясе белән көрәштә өстенлекле булып тора. «293 мең вакцина комплекты алынды, Татарстанда 234 мең кеше прививка ясатты. Читать дальше...

«Тукай мәйданы» станциясендә «Шүрәле» әкияте иллюстрациясе тәкъдим ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Казан метросының «Тукай мәйданы» станциясендә татар шагыйренең 135 еллыгы уңаеннан Бакый Урманче акварельләре буенча постерлар күргәзмәсе ачылачак. Ул Тукайның «Шүрәле» әкиятен иллюстрацияли. Экспозиция 29 апрельдә, 11 сәгатькә ачылачак.  Күргәзмә Татарстан Милли музее инициативасы белән оештырылды. Ул РСФСР һәм ТАССРның халык рәссамы Бакый Урманче иллюстрацияләрен тәкъдим итә. Өстәвенә, рәссамның бу әсәрләре әле беркайчан да халык алдында күрсәтелмәгән, диде... Читать дальше...

«Яшел сигналга сәяхәт» бәйгесендә җиңгән әсәрләрне балалар журналында бастырачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова «Яшел сигналга сәяхәт» яшь шагыйрьләр бәйгесендә җиңгән катнашучыларның әсәрләрен матбугатта бастырырга тәкъдим итте. «Җиңүчеләрнең эшләрен безнең басмаларга туплап бирүегезне сорыйм. Безнең журналларны ай саен 23 мең бала укый. Сезнең шигырь, язмаларны аз булса да, аларга җиткерә алсак, эшебез уңышлырак булыр иде», — дип мөрәҗәгать итте ул бәйге оештыручыларына. ... Читать дальше...

Саратов өлкәсе мөселманнары мохтаҗларга илле тонна азык-төлек тараткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Саратовта яшәүче мөселманнар авыр хәлдә калган кешеләргә 50 тонна азык-төлек тараткан. Саратов өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте меценатлар ярдәме белән даими рәвештә хәйрия чаралары үткәрә. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бигрәк тә узган ел пандемия чорында зур социаль эш башкарылды, диелә хәбәрдә.

Россиядә пенсиянең бер өлешен автомат рәвештә билгеләргә планлаштыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы икенче укылышта пенсия түләүләренең кайбер төрләрен гаризасыз гына билгеләү турында закон проектын караячак. Сүз инвалидлык буенча иминият һәм төбәк социаль пенсияләре, төбәк социаль өстәмәләре һәм аларны арттырганда теләсә нинди иминият пенсияләре турында бара. Бу турыда документка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Закон проектыннан күренгәнчә, инвалидларның федераль реестрына кертелгәннән соң ук мәгълүмат Пенсия фондына җибәреләчәк. Мәгълүмат биш көн каралачак... Читать дальше...

Татарстанга Михаил Мишустин килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанга килде. Федераль Министрлар Кабинеты башлыгын Казанның Габдулла Тукай исемендәге Халыкара аэропортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. «Россия Премьер-министры Казанда 29-30 апрельдә узачак Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен килде», — дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Евразия икътисади берлеге — халыкара икътисади интеграция оешмасы... Читать дальше...


Музыкальные новости
Владимир Высоцкий

Что Золотухин рассказывал про некрасивые тайны Таганки и почему Высоцкий его не простил





Персональные новости
Михаил Кутушов

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24





Җомга намазы ничек укыла. Беренче тапкыр мәчеткә килүче ниләр белергә тиеш?

Игелек.ру 

Безнең күп кенә мөселман кардәшләребез ничек җомгага йөри башларга дип борчылалардыр. Ләкин җомга намазын уку тәртибе ничек икәнен, беренче тапкыр мәчеткә баргач нәрсәләр эшләргә, үзләрен ничек тотарга икәнен белмәү сәбәпле тартынып торалардыр. Чөнки күп кешедән ник җомгага йөрмисең дип сорасаң догаларын, намазларын белмим дип җавап кайтара. Шуңа күрә бүгенге язмабыз – жомга намазы, жомга догалары […]

Читать дальше...

Татарстан прокуратурасы яшүсмерләр еш кыла торган җинаятьләр турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген «Балаларны криминалдан ничек саклап калырга» темасына багышланган туры эфиры вакытында Татарстан прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы урынбасары Дмитрий Белянин Татарстанда яшүсмерләрнең нинди җинаятьләр кылуы турында сөйләде. «Балигъ булмаганнар тарафыннан кылына торган җинаятьләрнең шактый зур спектры бар. Әмма без берничә төркемне аерып күрсәтәбез: урлау һәм талау, янап куркытып алу... Читать дальше...

Ихлас, Фәләкъ, Нәс сүрәләре укырга

Игелек.ру 

Ихлас сүрәсе ( халыкта — Колхуалла) بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ هُوَ اللهُ أَحَدٌ . اَللهُ الصَمَد . لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ . وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ . «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде». (Аллаһ бердер. Бөтен нәрсәләр Аллаһыга мохтаҗ. Тудырмады, тудырылмады. Аның һичбер […]

Читать дальше...

«ЭпиВакКорона» вакцинасының икенче партиясе Татарстан районнарына җибәрелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Татарстанга коронавирустан «ЭпиВакКорона» вакцинасының икенче партиясен кайтардылар. «Без өч вакцина алдык. «Спутник V» вакцинасы күп кайтты. «ЭпиВакКорона“ның беренче партиясе күп түгел иде. Кичә «ЭпиВакКорона“ның тагын бер партиясен алдык», — дип сөйләде вакцинациягә багышланган махсус туры эфирда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов. Аның сүзләренчә, яңа вакцинаның соңгы партиясен республиканың барлык районнарына кайтарганнар. Читать дальше...

Рифкать Миңнеханов: Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен әсәрләр ярдәмендә өйрәтергә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов балаларга юл йөрү кагыйдәләрен әкият, шигырьләр формасында өйрәтергә кирәк дигән фикерен әйтте. «Балалар белән һәрдаим эшлибез. Сыйныф, укытучылар, методикалар бар, китаплар язылган. Ләкин бу методикалар классик рәвештә әзерләнгән. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү өчен аларны шигырь, әкият формасында да эшләргә кирәк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Рифкать... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Депутат Московской областной Думы провела осмотр ФОКа в Волоколамске


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Фернандес во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Мокрый фасад: как сделать отделку по технологии СФТК





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время в пути от Москвы до курортов Черного моря


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко заявил, что не собирается проводить в Белоруссии мобилизацию




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире
Москва

Проводивший панихиду по Навальному* священник запрещен в служении



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Игорь Бутман

Квинтет Игоря Бутмана и певица Фантине впервые выступят на джазовом фестивале в Бахрейне



Москва

«Текстильный букет Поочья» стартует в Подмосковье 28 апреля

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net