Казанга Кыргызстан Премьер-министры килде
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстанга Кыргызстан Премьер-министры Улукбәк Марипов килде. Кунакны Казанның Габдулла Тукай исемендәге Халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды. Улукбек Марипов 29 һәм 30 апрельдә узачак Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен килде. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Евразия икътисади берлеге - халыкара икътисади интеграция оешмасы, аның составына Россия, Беларусь, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан керә. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, чарада катнашу өчен Казанга Белоруссия һәм Казахстан премьер-министрлары Роман Головченко һәм Аскар Мамин, шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин килгән иде.