Татарстанда ир-ат металл урлаган вакытта вафат була
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда ир-ат металл урлаган вакытта вафат була.
ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, фаҗига кичә Петропавловская Бистәсе читендә булган. 42 яшьлек ир үзенең туганы белән бергә металл урлау өчен ташландык ягулык-майлау материаллары складына килгән. Мотоблок ярдәмендә ир-атлар подвалдан металл торбаларны чыгара башлый. Аларның берсе тросны бәйләү өчен аска төшә, шул вакытны подвалның стенасы ишелә.
Зыян күрүчене хастаханәгә илтәләр. Ул анда үлә.
Бу факт буенча тикшерү эше үткәрелә.