Ульяновск өлкәсендә Татар теле һәм мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Ульяновск бистәсендә Татар теле һәм мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр.
Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, «Звездный» кинозалында узган бәйрәмгә төрле милләт вәкилләре җыелган. Фойеда кунаклар өчен татар милли ашларыннан әзерләнгән өстәл һәм, әлбәттә инде, татар халкының традицион ризыгы – баллы чәк-чәк куелган.
Гамәли иҗат күргәзмәләре, фотокүргәзмә, камыр ризыклары һәм милли атрибутлар белән сәүдә, фотозона оештырылган. Шулай ук татар биюе буенча мастер-класс үткәрелгән.
Кунакларны Ульяновск районы башлыгы Владимир Кузин, район милли автономиясе рәисе Марат Әүхәдиев, Ульяновск районы имамнары сәламли.
Татар мәдәниятен үстерүдә һәм туган телне саклауга зур өлеш керткән өчен актив җәмәгать эшлеклеләренә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырыла.
Күп милләтле төбәк булганлыктан, биредә татар, чуваш, мордва, славян халкы мәдәниятенең күптөрлелеге чагыла. Бу юнәлештә бергә кызыксынып һәм аралашып яшәүдә җитәкчелек вәкилләре, мәгариф, мәдәният һәм хәтта җәмәгать туклануы өлкәсе хезмәткәрләре дә уртак тырышлык күрсәтә, диелә бу хәбәрдә.