Табиб: Нәселдә аллергиядән тилмерүчеләр булса, балага да күчәргә мөмкин
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе аллергология үзәге табибы Дамира Әхмәтҗанова аллергия әти-әниләрдән балаларга күчү ихтималы турында сөйләде. «Иң беренче чиратта, аның нәселдән килә торган авыру икәнен әйтү кирәк. Әти-әнинең берсе аллергия белән авырса, балага да күчү ихтималы 20 процент, икесе дә авырса, 50-80 процентка кадәр үсә. Аллергия балага күчмәсен өчен, нәрсә эшлим икән, дип сорап киләләр. Ул лотерея сыман дип җавап бирәм: геннарыгыз эләксә, 50гә 50 очракта бала аллергияне алырга мөмкин», — диде табиб «Татар-информ» хәбәрчесенә. Дамира Әхмәтҗанова әйтүенчә, аллергия мутация белән килеп чыгарга да мөмкин. «Кайвакыт „әти-әнисендә дә юк, баласында бар“ диләр. Ә берничә ел узгач, әйтик, бер биш елдан әтисендә килеп чыкты, дип сөйлиләр», — диде аллерголог. Табиб сүзләренчә, элек аллергия күбрәк 40-50 яшьтә генә ачыкланса, хәзерге яшьләрдә 20-30 яшьтән үк сиздерә башлый, кайбер балаларда тууга башлана. «Без ул авыру яшәрә баруын күрәбез», — дип белдерде Дамира Әхмәтҗанова.