Чирмешән хастаханәсенә 140 комплект вакцина кайтарылган
(Чирмешән, 21 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районы үзәк хастаханәсенә короновируска каршы 140 комплект вакцина кайтты. Бүгенге көнгә 35 кеше вакцинацияләнгән. Шуларның ундүрте икенче этапны узган, аларга вакцинаның икенче комплекты да кертелгән. Прививка ясатучыларның унҗидесе медицина хезмәткәрләре, мәгариф тармагында эшләүче — биш һәм шул кадәр үк социаль хезмәткәр дә әлеге вакцинаны кадаткан. Вакцина ясатучылар арасында коммуналь хезмәткәрләр, волонтерлар да бар. Читать дальше...