Лениногорск рәссамы көнкүреш калдыкларыннан үзенчәлекле сын ясаган
(Лениногорск, 18 гыйнвар, «Татар-информ», « Заман сулышы »). Күптән түгел Лениногорскиның бер урамында роботка охшаган, гадәти булмаган сын барлыкка килде. Аны җирле рәссам Евгений Завитневич көнкүреш калдыкларыннан җыйган. «Заман сулышы» газетасы хәбәр иткәнчә, җирле талант иясе Евгений Завитневич аңа яратып, Робингоша дип исем кушкан. Роботны ясау өчен гап-гади көнкүреш калдыклары — тузан суырткыч, кер юу машинасы, принтерларның төрле частьлары кулланылган. Урамда очраган төрле-төрле детальләр дә әлеге сында үзенә урын тапкан. Читать дальше...