123ru.net
World News in Tatar
Январь
2021

Новости за 20.01.2021

Арчада Шиһабетдин Мәрҗани мирасын өйрәнү буенча укулар булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Арча районында Шиһабетдин Мәрҗани мирасын өйрәнү буенча махсус укулар узды. Ташкичү гомуми белем бирү мәктәбе базасында узган чарада мәгариф өлкәсенең сиксәннән артык вәкиле — район укытучылары һәм укучылары катнашты. Традицион укулар республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде. Укытучылар һәм укучылар Ш. Мәрҗани мирасын өйрәнү буенча фәнни эшләр тәкъдим итте. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Краснодар шәһәрендә балалар өчен бушлай татар теле дәресләре була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Краснодар шәһәренең «Болгар-К» татар җәмгыяте татар теле дәресләрен оештырган. Татар теле дәресләре бушлай булачак. Дәресләрне Раилә Яриәхмәтова укыта. Бу турыда «Болгар-К» татар җәмгыятенең Инстаграм битендә хәбәр ителә. Баланы татар теле дәресләренә яздыру өчен җәмгыятьнең Инстаграм битендәге сылтама буенча кереп язылырга һәм форманы тутырырга кирәк.

«Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина Ветеринария идарәсе бәйгесендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Гөлнар Гарифуллина ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе үткәргән бәйгедә «Интернет басмада иң яхшы материал» номинациясендә җиңүче булды. Бүген идарә башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Татарстан Республикасының ветеринария хезмәте эпизоотик иминлек һәм азык-төлек куркынычсызлыгы сагында» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләде. «Безнең идарәнең рейтингы шактый күтәрелде. Безгә кагылышлы язмалар күп чыкты», — дип ул журналистларга рәхмәтен җиткерде.



Татарстанда кар һәм 25 градуска кадәр салкын көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 гыйнварда, Татарстан территориясендә кар яварга һәм һава температурасы -25 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы -15…-20 градуска кадәр төшә, урыны белән -25 градус булырга да мөмкин. Көндез һава температурасы -10…-15 градус була. Читать дальше...

Нәкый Исәнбәт: Бабичның үтерелүе — «Мәдәни җомга»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», « Мәдәни җомга »). «Мәдәни җомга» газетасында Нәкый Исәнбәтнең 1965 елның 10 гыйнварында Казанда язылган мәкаләсе чыкты. Моңа хәтле Бабич турында язган иптәшләр аның үтерелү моментын аңлашылмау аркасында булган, дип шик астына калдыра килде. Бабичның ничек үтерелүе турында беренче хәбәрләр шактый томанлы. 22 нче елда чыккан татарча Бабич мәҗмугасында Галимҗан Ибраһимов тарафыннан язылган сүз башында аның кызыллар ягына чыккач ничек үтерелүе турында болай диелә... Читать дальше...

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Җитештерүчедә шикәрне күпләп сату бәясе 36 сумнан артмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда җитештерүчеләр шикәр комының күпләп сату бәясен 36 сумнан арттырмый, үсемлек маеның бер литры — 95 сум, сәүдә челтәрләрендә 46 сум һәм 110 сум. Татарстанда азык-төлек базарындагы бәяләр белән бәйле вазгыять контрольдә тотыла. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында агросәнәгать комплексындагы вазгыятьне күзәтү буенча оператив штаб утырышында төп продуктларның бәяләрен тотрыклыландыру турында фикер алыштылар. Читать дальше...

Дәүләт Советында мәктәп ашханәсе пешекчеләренең хезмәт хакы турында фикер алышачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында мәктәп ашханәсе пешекчеләренең хезмәт хакы турында фикер алышачаклар. Мәсьәләне мәктәпләрдә туклануны оештыруны тикшергәннән соң депутат Владимир Вавилов күтәрәчәк. Бу көннәрдә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары мәктәпләрдә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру системасы белән танышу өчен мәгариф учреждениеләренә йөри. Бу эшкә февральдә Татарстан Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында нәтиҗә ясалачак. Читать дальше...

Краснодар татарлары «Дусларча очрашу»га чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Краснодар өлкәсендә яшәүче татарлар «Дусларча очрашу» оештыра. «Иртәгә, 21 гыйнварда, без үзебезнең пәнҗешәмбе көнне була торган яхшы, дусларча очрашуны уздырырга булдык. Теләге булган һәркемне кичке алтыга чакырабыз», дип яза «Булгар-К» татар җәмгыяте инстаграмдагы сәхифәсендә. Очрашу Краснодар шәһәрендәге Красноармейская урамындагы 53 йортта урнашкан Милли мәдәниятләр үзәгендә була.



Алинә Заһитова фигуралы шуу йолдызлары турнирында команда капитаны була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдә 5-7 февральдә Россия фигуралы шуу буенча барлык йолдызлар катнашында команда турниры була. «Мегаспорт» спорт сарае бозына фигуралы шуу буенча ике команда чыга. Алар Беренче канал кубогы өчен ярыша. Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алина Заһитова һәм 2018 елгы Олимпиаданың ике тапкыр көмеш призеры Евгения Медведева ике команданың капитаны була. Бу турыда Россия Тимераякта фигуралы шуу федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Ярышлар тамашачылар... Читать дальше...

Казан юлларында янә 10 баллы бөке барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда машина йөртүчеләр янә 10 баллы бөкедә калган. «Яндекс. Пробки» порталы мәгълүматлары буенча, башкаланың барлык районнарында да хәрәкәт кыен булуы күзәтелә. Республика башкаласының барлык үзәк урамнары (Мәскәү, Щербаков тыкрыгы, Пушкин, Карл Марк һәм Бутлеров) да диярлек кызыл төс белән билгеләнгән. Ямашев проспектында Җиңү проспекты ягына таба көн саендагыча бөке хасил булган. Анда Академик Сахаров урамы чатына кадәр хәрәкәт тукталган. Машина йөртүчеләргә Гадел Кутуй... Читать дальше...

Тәрҗемәче Айрат Галимҗанов: Минтимер Шәймиев төрекләрне дә татарча сөйләшергә өйрәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиевта тәрҗемәче булып эшләп алган Айрат Галимҗанов аның төрек кешеләрен дә татарча сөйләшергә өйрәтүен әйтте. «Тәрҗемәче булып җитлеккәнче мин сигез төрек фирмасында эшләдем. Минтимер Шәриповичта исә бер көн шәхси тәрҗемәчесе булып эшләп алдым. Хезмәт кенәгәм Кол Шәриф мәчетен төзүендә катнашкан İlk Umut төрек фирмасында иде. Күбрәк төрек теленнән татар теленә тәрҗемә иттем. Читать дальше...

Айдар Галимов башкара торган «Берләшик» җырын 1990 елда Рәфикъ Юнысов язган булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Айдар Галимов репертуарындагы «Берләшик» җырының авторы Рәфикъ Юнысов булуына аның шигъриятен белгән азлар гына хәбәрдәр. Чөнки җыр авторы булып Булат Юнысов язылган.  Рәфикъ Юнысовны соңгы юлга озатканда шагыйрьнең хатыны Дания Гарәфиева «Берләшик» җыры турында искә алды. «Рәфикъ 30 августтагы бәйрәм чараларының берсендә ишетте дә моның үз җыры булуын әйтте», — диде ул. Дания Гарәфиева Айдар Галимов концертына барып җырчыны авторның үзе белән дә таныштырган булган. Читать дальше...

Тарихчы Булат Солтанбәков вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Тарихчы Булат Солтанбәков вафат булган. Аңа 92 яшь иде. Бу турыда тарих фәннәре кандидаты Булат Хәмидуллин Фейсбук челтәрендә хәбәр итте. «Казан тарихчысы Булат Фәйзрахманович Солтанбәков (18.11.1928 - 20.01.2021) вафат. Урыны оҗмахта булсын», дип яза ул. Булат Файзрахманович Солтанбәков 1928 елның 18 ноябрендә Казанда туган. 1950 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих факультетын тәмамлаган. Ул укытучы, партия хезмәткәре, югары уку йортларында укытучы булып эшләгән. Читать дальше...

Казанның Авиатөзелеш районында шәхси йорт яна

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Авиатөзелеш районында шәхси йортта янгын чыккан. Янгын Циолковский урамындагы зур булмаган шәхси йортта чыккан. Һәлакәт урыныннан видеоларны «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар җибәрде. Аларның сүзләренчә, янгынның күрше корылмаларга күчү куркынычы бар.

Татьяна Ларионова: Минтимер Шәймиев яңарта башлаганда Болгарда намаз уку урыны юк иде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Яңарыш» фонды җитәкчесе Татьяна Ларионова Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрен яңарта башлаган вакытта анда намаз уку өчен урыннар булмавын искә төшерде. «Болгарга килдек тә, Минтимер Шәрипович: „Кайсы урында гыйбадәт кылырга соң?“ — диде. Ул чакта ачык мәйдан, ярымҗимерек корылмалар гына бар иде, мөселман кардәшләргә намаз уку урыны бөтенләй булмады. Шуннан соң „Ак мәчет“не төзергә ният иттек»... Читать дальше...

Васил Шәйхразиев Уфада Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфада Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышачаклар. Бүген Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» милли советы рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан башкаласына эшлекле сәфәр белән килде. «Уфада мин безнең милли автономия һәм үзәк җитәкчеләре белән очрашырга планлаштырам. Очрашуда төп мәсьәлә Татар халкының үсеш стратегиясе хакында булачак», — дип, үз планнары белән уртаклашты Васил Шәйхразиев. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан вәкиллеге хәбәр итә. Читать дальше...

Татарстан Диния нәзарәтенең кайнар элемтәсендә берничә телдә консультация бирәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә «Даруль-ифта» кайнар элемтә телефонына килгән мөрәҗәгатьләргә берничә телдә җавап бирәләр. «Сораулары булган кешеләр безнең колл-үзәккә шалтырата ала. Хәзрәтләр сорауларга көн саен татар, рус, гарәп, төрек, фарсы һәм таҗик телләрендә консультацияләр бирә», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим итү чарасында. «Былтыр хәзрәтләр Татарстан Диния нәзарәте кайнар... Читать дальше...


Музыкальные новости
Noize MC

«В России будет то, чего не было, и не будет того, что было»: Земфира, Noize MC, Парфенов и другие звезды записали рэп-молитву в память о Навальном





Персональные новости
Сергей Собянин

Собянин: Москва не потеряла в больницах ни одного жителя столицы после теракта





Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл куялар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл куячаклар. Һәйкәлне 2022 елда Идел буе Болгары халыклары ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан урнаштыру планлаштырыла. Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мемориал урнаштыру турында кичә Россия мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә фикер алышканнар. Очрашуда Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасарлары Рәфыйк Фәттахетдинов һәм Илдар Нуриманов... Читать дальше...

Миңнеханов «112» хезмәтенә коммуналь авария гаризаларын кабул итәргә кирәк дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «112» хезмәтенә коммуналь авария буенча да гаризалар кабул итәргә тәкъдим итте. Узган ел операторлар 2 миллионнан артык шалтыратуны эшкәрткән. Бу 2019 ел белән чагыштырганда, 250 мең мөрәҗәгатькә күбрәк. Бу турыда Рөстәм Миңнеханов Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы белән Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә әйтте. Читать дальше...

Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин: Онлайн-мәдрәсәләр арасында шиклеләре күп

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүгенге көндә онлайн-мәдрәсәләрнең эчтәлек ягыннан шиклеләре күп, дип саный Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин. «Интернетта онлайн-мәдрәсәләр байтак. Алар арасында дини эчтәлек ягыннан шиклеләре күп. Бу кемдер утырып, кайдандыр дини материалларны туплап эшләнгән мәдрәсәләр. Бу бик зур проблема. Шуңа күрә мондый мәдрәсәләрнең Диния нәзарәте каршында оештырылуы бик мөһим», — диде ул. Читать дальше...

Татарстан сулыкларында бер елда 92 кеше батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Узган елда Татарстан сулыкларында 92 кеше батып үлгән. Соңгы җиде елда Татарстанда суда үлүчеләр саны 35 процентка кимегән. Әмма узган 2020 ел алдагы 2019 ел белән чагыштырганда, республикада суда батып үлүчеләр 80 кешедән 92 кешегә кадәр арткан. Бүген Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В хоккейном ЦСКА сменился главный тренер


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина о том, что не играла в Индиан-Уэллс из-за болезни: «К сожалению, восстановление заняло много времени»


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о строительстве очистных сооружений на побережье Азовского моря





Путин в России и мире
Москва

Путин оценил перспективы строительства ВСМ «Москва — Санкт-Петербург»


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

СМИ: Байден и Шольц не успели предложить Москве обменять Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Noize MC

«В России будет то, чего не было, и не будет того, что было»: Земфира, Noize MC, Парфенов и другие звезды записали рэп-молитву в память о Навальном



Москва

Налаживание контракта

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net