Татарстанда авариядә алты айлык бала һәм аның атасы һәлак булган
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген көндез Татарстанның Саба районында Ике басу Арташ авылы янында авариядә 2020 елда туган, әле алты айлык кына булган сабый бала һәлак. Баланың әтисе хастаханәгә барганда юлда үлгән. Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр иткәнчә, бәрелешкән машиналарның алгы якларына җитди зыян килгән, 14нче модельле «Лада» кузовының алгы өлеше тулысынча янчелгән. Һәлам булган бер яшьлек бала «Лада» салонында барган. Аның әти-әнисе, шулай ук автомобильнең тагын бер пассажиры җитди зыян күргән. Аларны авыр хәлдә җирле хастаханәгә илткәннәр.