123ru.net
World News in Tatar
Январь
2021

Новости за 16.01.2021

Чаллы юл-патруль хезмәте республикада иң яхшысы дип табылды

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы», Злфия Галим). Татарстан юл хәрәкәте иминлеге ветераннар советы узган елга нәтиҗә ясады. Республиканың иң яхшы инспекторы һәм юл-патруль хезмәтенең иң яхшы экипажы ачыкланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.  Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең полиция лейтенанты Федор Хаймуллин һәм полиция өлкән лейтененаты Радик Бәдретдиновтан торган Чаллы экипажы республикада иң яхшысы дип табылды. Аларга яхшы эшләре өчен акчалата премия һәм истәлекле вымпел тапшырылды.

Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты. Ул балаларның теләкләрен үтәде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әккәрәйдә яшәүче Никита Мешков иптәшләре белән бергә рәхәтләнеп волейбол уйнаячак, ә Чирмешәннән Алсу Сәлахова сәламәтлеге чикле сеңлесен тәм-томлы итте. Никита һәм Алсу бу хакта теләкләрен Яңа ел «Теләкләр чыршысы» акциясендә белдергәннәр. Һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин... Читать дальше...

Түбән Каманың дүрт коммерцияле булмаган оешмасы Россия Президенты грантын откан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Каманың дүрт коммерцияле булмаган оешмасы Президент грантлары конкурсында отып, 2 миллион сумга якын акча алачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Максималь грант — 492 мең 760 сум — «Мәгариф һәм мәдәният: яңалыклар һәм ачышлар» иҗади инициативаларга ярдәм итү оешмасыныкы. «Play With Joy» халыкара җәйге мәктәбе проекты кысаларында Түбән Камада 2021 елның 1-7 июнендә һәм 2022 елның 1-7 июнендә мәктәп дәресләренең ике этабы оештырылачак. Читать дальше...



«Манзара» премиясенең 2021 елгы абсолют җиңүчесе - Радик Сәлахов

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 16 гыйнвар көнне Цирк бинасында узган «Манзара-2021» спорт-музыкаль премиясенең абсолют җиңүчесе билгеле. Ул — Зәй, Әлмәт районнары батыры Радик Сәлахов. Казан циркында узган «Манзара» премиясендә Зәй, Әлмәт районнары батыры Радик Сәлахов абсолют җиңүче калды. Ул чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акчага ия булды. Икенче урында — Муса Галләмов, өченчедә — Руслан Абдуллин белән Элдар Хәмитов.  Иганәчеләр теләге белән оештырылган 75 кг... Читать дальше...

Полиция Навальный тарафдарларының өйләренә килеп, оппозиционерны һава аланында каршыламаска дип кисәтә

Azatliq.org 

Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре муниципаль депутат Константин Янкаускас һәм Алексей Навальныйның Мәскәү штабы координаторы Олег Степановка кисәтүләр тапшыру өчен өйләренә килгән. Бу хакта алар Twitter-да хәбәр итте. Степанов язганча, полиция хезмәткәрләре аның элекке адресына килгән һәм аны тапмаган. Янкаускас Instagram-дагы җанлы эфирда Солнцево районара прокуратурасыннан кисәтү алып китмәгәнен хәбәр итте, чөнки полиция хезмәткәрләре аңа документлар тапшыруга ышаныч белешмәсе күрсәтмәгән. Полиция... Читать дальше...

Петербурда Азат Мифтаховны яклау чарасы уздырган активистлар тоткарланган

Azatliq.org 

Петербурда полиция "Бердәм Русия" кабул итү бүлмәсе янында МДУ аспиранты Азат Мифтаховны яклау чарасы уздырган Елена Скворцованы һәм Екатерина Бушкованы тоткарлады. Бу хакта Медиазона хәбәр итә. "Весна" хәрәкәте активистлары кабул итү бүлмәсенә Мифтахов фотосурәтләре беркетелгән тәрәзә рамнары алып килгән. "Объектив реалий" телеграм-каналындагы видеода күренгәнчә, полиция хезмәткәрләре, аларның таләпләрен үтәмәү сәбәпле, активистларның полиция бүлегенә китерелүен белдергән. Аларны тоткарлаганнан соң... Читать дальше...

Миңнеханов: Кар яву сәбәпле, коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юлларны вакытында кардан чистартырга өндәде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бүген республиканың юл хезмәтләренә катлаулы һава шартларында эшләргә туры килә. Кар яву һәм яуган кар күләменә бәйле рәвештә, коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли, — диде Миңнеханов. — Төп юл магистральләрен һәм трассаларын кардан арындыралар, шулай ук башка автомобиль юллары буйлап транспорт йөрүне тәэмин итәргә... Читать дальше...



Казанда буран һәм көчле җил фаразлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда буран һәм көчле җил фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.  17 гыйнвар төнендә Татарстан территориясендә буран көтелә. Җил көчәйгәндә секундына 16 метр тизлек белән исәргә мөмкин. Юлларда кар көртләре булачак. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда 15 гыйнварда айлык норманың яртысы яуган. Татарстан башкаласында карның биеклеге 0,5 метрга кадәр арткан. Метеорологлар сүзләренчә, карның күпләп... Читать дальше...

Сәйяр Хәбибуллин Татарстанның «Фидакяр хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Мәскәү композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйяр Знатдин улы Хәбибуллинга 90 яшь тулды. Шул уңайдан ул Татарстанның «Фидакяр хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Юбилярны, өенә барып, Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин котлады. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2021 елның 15 гыйнварындагы... Читать дальше...

Владимир Путин «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар» раллиенда җиңүе белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Чаллының «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2021» раллиенда йөк машиналары классында җиңүләре белән котлады. Котлау телеграммасы тексты Россия Президентының рәсми сайтында чыкты. Ул пилот Дмитрий Сотников, икенче пилот Руслан Әхмәдиев һәм механик Илгиз Әхмәтҗанов адресына юлланган. «Хөрмәтле Дмитрий Сергеевич, Руслан Хәлил улы һәм Илгиз Рамил улы! Сезне «Дакар-2021» дә җиңүегез белән котлыйм. Камаз экипажларының чемпион халәте, аларның... Читать дальше...

Кытай галимнәре пандемия үсешенең ике вариантын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Кытай галимнәре 2021 елда пандемия үсешенең ике вариантын атады. Бу турыда South China Morning Post басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Иң тискәре вариантта ике айда коронавирус йоктыручылар саны 92 миллионнан 170 миллионга кадәр артачак. Бу санның биштән бер өлеше Кушма Штатларына туры киләчәк. «Март башында ковидтан үлүчеләр саны биш миллионга кадәр артырга мөмкин», — диде тикшерүчеләрнең берсе, профессор Цзяньго. Оптимистик сценарийның нигезе... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык өчен югары счетлар турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Күп кенә татарстанлылар декабрьдә җылыту өчен югары счетлар алды. Вазгыятьне игътибар белән өйрәнергә һәм һәр аерым очракны ачыкларга кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә киңәшмәсендә шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән тикшерегез, һәм әгәр исәпләүләрдә ялгышлар бар икән — төзәтергә. Иң мөһиме, аңлату эшләре алып барырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов. Декабрь салкын булды, шуңа җылылыкны куллану артты. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан күмәк вакцинация башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан күмәк вакцинация башлана. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә киңәшмәсендә шул хакта әйтте. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат үзәге хәбәр итә. «Вакцинация 57 медицина учреждениесе базасында башкарыла һәм безгә прививка ясау урыннары санын арттырырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм сәнәгать предприятиеләрендә бу мәсьәлә буенча эшләрне активлаштырырга йөкләде. 14 гыйнварга булган мәгълүмат буенча, 2 889 кешегә прививка ясаганнар. Читать дальше...

«КАМАЗ» пилоты «Дакар»ның соңгы этабында вертолет белән бәрелешү турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). «КАМАЗ-Мастер» командасы пилоты Антон Шибалов «Дакар» раллиеның соңгы 12нче этабында булган инцидентны шәрехләде. Исегезгә төшерәбез, оештыручыларның вертолеты түбәнрәк төшкән һәм «КАМАЗ» өстендә үк торган. Югары тизлектә баручы йөк машинасы сикерткән вакытта вакытта вертолет чаңгысына тиде (бәрелешү видеосы «Около спорты» телеграм-каналында чыккан). «Үзебез дә көтмәгән идек. Беренче тапкыр вертолетка эләгеп киттек. Ул артык түбән төшкәндер, машина сикертмәгә эләгеп сикереп куйды. Читать дальше...

Миңнеханов: «КАМАЗ-мастер» эш планын дөрес төзегән — бу лаеклы уңышка илтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер»ны «Дакар» раллиенда җиңүе белән котлады. Ул команда җитәкчесе Владимир Чагинга һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга телеграмма җибәрде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Мактау пьедесталында барлык өч урынны да камазлылар алды — бу коллективта ныклы команда рухын, Камаз техникасының югары сыйфатын һәм команданың һәр әгъзасының профессионализмын раслау», — диде Рөстәм Миңнеханов. Читать дальше...

Миңнеханов районнарны минераль ашлама әзерләүне контрольдә тотарга өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Язгы кыр эшләренә быел 28 млрд сумнан артык акча җәлеп итәргә кирәк, ягъни бер гектар чәчүгә 9 мең сумга якын. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республикада Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Традиция буенча без чәчү эшләрен заем акчаларын да җәлеп итеп башкарабыз. Язгы кыр эшләрен башкаруга быел 28 млрд сумнан артык ресурс җәлеп итәргә кирәк», - диде Җәббаров. Читать дальше...

Роспотребнадзор ковидның Британия штаммына тест турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). COVID-19ның Британия штаммын ачыклау өчен Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтында эшләнгән тест-система 1,5 сәгатьтә вирусны ачыкларга мөмкин. Бу турыда ведомство матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Эпидемиология... Читать дальше...


Музыкальные новости
Моргенштерн

ГАЛЕРЕЯ ⟩ Адский угар: смотрите, как Моргенштерн в Таллинне выступал





Персональные новости
Спартак

Экс-футболист Деменко призвал назначить в "Спартак" российского тренера





Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы чыршыларны өйдә язга кадәр тотмаска киңәш итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары Яңа ел бәйрәмнәреннән соң фатирларда чыршыны озак тотмаска киңәш итә, чөнки алар янгын куркынычы тудыра. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының башкала Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Бәйрәмнәр тәмамланганнан соң чыршыны фатирда озак тотарга киңәш ителми. Кипкән ылысның янгын чыгуга сәбәп булу куркынычы югары», — диделәр матбугат хезмәтендә. Шулай ук синтетик материаллардан... Читать дальше...

Россиядә коронавирусның 24 092 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирусның 24 092 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Коронавирус талауга каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр. «Узган тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә яңа короновирус инфекциясен йоктыруның 24092 очрагы расланган. Шул исәптә клиник билгеләре булмаган 3113 (12,9 процент) очрак та ачыкланган», диелгән хәбәрдә. Россиядә коронавирус таралганнан алып, 3 54 4623 очрак теркәлгән. Авыручылар арту үсеше 0,7 процент тәшкил итә.

В Нурлатском районе продолжаются сходы граждан

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Очередной открытый диалог с местной властью прошел сегодня в микрорайоне Ключи под началом заместителя главы района Линара Маняпова и с участием районных служб жизнеобеспечения.

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең урынбасары вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә Мәскәүдә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, М.Солтанова исемендәге Ислам көллияте (мәдрәсә) директоры Илдар Малахов вафат булды. Ул соңгы биш айда Блохин исемендәге онкология фәнни-тикшеренү үзәгендә дәваланган һәм шунда ук кичә төнлә вафат булган. Аңа 54 яшь булган. Бу турыда аның якыннарына сылтама белән «Реальное время» хәбәр итә. Илдар хәзрәт Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтендә эшләде, Башкортстанның һәм Россиянең мөселман мәгарифен үстерүгә зур өлеш кертте. Читать дальше...

2021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда быел 2 млн 670 мең кв. метр торак тапшыру планлаштырыла. Бүгенге көнгә план 3,9 процентка үтәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Айзатуллин искәртеп узганча, республикада ун еллык перспективага куелган бурычның иң мөһим юнәлеше — торак төзелеше. ТР Президенты каршындагы Дәүләт... Читать дальше...

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 98 очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 98 очрагы ачыкланган. Аның алты очрагы республикага читтән кергән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «27 кеше хастаханәдә, 71 кеше өйләрендә дәвалана», диелгән ведомство хәбәрендә. Тугыз очрак республикада яшәүче балигъ булмаган балалар арасында ачыкланган. Иң күп авыручылар (26 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. Иң күп авыручылар Казанда (54), Чаллыда (21 кеше) теркәлгән. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Научили, рассказали провели мастер-класс: все о пожарной безопасности и безопасности на воде


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Карлос Алькарас снялся с турнира ATP-500 в Барселоне


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Роман Вильфанд опроверг прогнозы об ужасной погоде в Москве





Путин в России и мире
Москва

«Десятками выбрасывают трупы»: Лукашенко о варварском поведении Литвы и Латвии


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко подписал указ по реализации до 2028 года нового с РФ проекта в сфере космоса




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленского выпороли ультиматумом: США жестко ответили на наглость и поучения Киева


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Шапка

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)



Москва

​Раритеты забайкальца представят на выставке к 90-летию учреждения звания Героя СССР в Музее Победы в Москве

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net