Алмаз Миргаязов «Китап» радиосында яңгыраган популяр авторларның исемнәрен атады
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов радиода яңгыраган әсәрләрдән татар халкында кызыксыну уяткан популяр авторларны әйтте.
«Яратып укыла торган һәм популяр авторлар барыбызга да билгеле: Зифа Кадыйрова, Нәбирә Гыйматдинова, Физәлия Дәүләтгәрәева, Рәмзия Габделхакова. Яңгыраган әсәрләрнең авторлык хокуклары исәпкә алына. Гомумән, аудитория әзер продуктны куллана», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Баш мөхәррир әйтүенчә, тыңлаучылар элекке чор язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләрен укырга тәкъдим итә. «Бер әсәр яратып кабул ителә, караулар чиктән аша. Ә икенче бер әсәргә кызыксыну азрак. Шуңа карап, активлыкны һәм кызыксынуны билгелибез», — ди Алмаз Миргаязов.