Кукмара районы башлыгы 9 яшьлек кызның хыялын чынга ашырган
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев Манзарас авылында яшәүче 9 яшьлек Катерина Макарованың хыялын чынга ашырды. Ул баланың физик мөмкинлекләре чикләнгән. Бу турыда «Трудовая слава» газетасы яза. Чара «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында узды. Катеринаның әниче кызының Манзарас мәктәбендә икенче сыйныфта укуы турында сөйләде. Ул яхшы билгеләренә укый, шулай ук «галактика» балалар иҗаты үзәгенә йөри. «Теләкләр чыршысы» турында социаль челтәрләрдән белдем һәм кызымның хыялы турында язарга булдым. Читать дальше...