123ru.net
World News in Tatar
Январь
2021

Новости за 07.01.2021

Әлмәттә өстәл теннисы буенча Раштуа турниры узды

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 7 гыйнвар, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). 6 гыйнварда Татарстанның Әлмәт шәһәрендә балалар спорт мәктәбендә 2006 елда туган балалар арасында өстәл теннисы буенча Раштуа турниры узды. Бу хакта район газетасы яза. Әлмәт спортчылары төрле дәрәҗәдәге медальләр яулады. Алмаз Ругаев, Кирилл Кондратьев 1нче урынны алса, 2нче урында — Виктория Кириллова, Данияр Вафин, 3нче урында — Милана Пячина, Равил Уразбаев.



Олы Әтнә хоккейчылары ярышта беренче булды

Tatar-inform.tatar 

(Әтнә, 7 гыйнвар, «Татар-информ, «Әтнә таңы» , Фәридә Филатова). Әтнәдә 2003 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында хоккей бәйгесе узды. Бу хакта район газетасы яза. Әлеге ярышларда 6 мәктәп командалары үзара көч сынашты. Нәтижәдә 1нче урынны — Олы Әтнә урта мәктәбе, 2нче урынны — Бәрәскә урта мәктәбе, 3 урынны — Күәм урта мәктәбе командалары алды. 4 урында — Олы Мәңгәр төп мәктәбе хоккейчы егетләре.

Арчаның Укучылар сараенда туристлар ярышты

Tatar-inform.tatar 

(Арча, 7 гыйнвар, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре» ). 6 гыйнварда Арчада Укучылар сараенда район мәгариф учреждениеләре укучылары арасында спорт туризмы буенча шәхси беренчелек (Залинг) үтте. Бу хакта район газетасы яза. 5 гыйнварда ярышка әзерләнер өчен Укучылар сараена Казаннан да туристлар кайтты. Ярышларда 37 укучы катнашты. 8-9, 10-11, 12-13, 14-15, 16-18 яшьлекләр ярышты. Ярышларны уздыру Арча районының Укучылар сараена йөкләнде. Ярышларның баш хөкемдары — Фәрит Минхәеров. Һәр яшь төркемендә... Читать дальше...

«КАМАЗ-мастер» командасы пилоты Андрей Каргинов «Дакар» раллиеның 5нче этабында җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). «Дакар» ралли-марафонының йөк автомобильләре зачетында бүген "КАМАЗ-мастер" командасының Андрей Каргинов җитәкләгән экипажы Согуд Гарәбстаны чүлләре буенча уза торган узышның 5нче этабында беренче булды. 44 яшьлек автоузышчы 456 чакрым озынлыктагы махсус участокны 5 сәгать 26 минут 39 секундта узды. Алексей Вишневский җитәкчелегендәге «МАЗ» йөк машинасында Белоруссия экипажы финишка икенче булып килде. Өченче урынны «КАМАЗ-мастер» командасының тагын бер вәкиле - Дмитрий Сотников яулады... Читать дальше...

Татарстанда нәни кыз бала таудан шуганда бәрелеп үлгәннән соң җинаять эше кузгатылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда өч яшьлек сабый таудан шуганда һәлак булганнан соң «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. Республика прокуратурасында фаҗиганең 31 декабрьдә Алабуга районының «Түбән Кама» паркында булганлыгын әйттеләр. Өч яшьлек кызчык берүзе таудан шуып төшкәндә агачка барып бәрелгән. Башы авыр җәрәхәтләнгән сабыйны Алабуга районы үзәк хастаханәсенә... Читать дальше...

Татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасында бәйге игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Балаларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү максатында, татар телендә иҗат итә торган яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасында «Яшел сигналга сәяхәт» иҗади конкурсы игълан ителде. Аны Татарстанның «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.  Бәйгегә иҗади хезмәтләр 2021 елның 1 мартыннан 4 апреленә кадәр кабул ителә. Алар бакча яшендәге балаларга язылган әкиятләр («Яшь җәяүленең дуслары» номинациясе), кече мәктәп яшендәге балаларга атап иҗат... Читать дальше...



КФУ обсерваторияләре ЮНЕСКОның беренчел исемлегенә кертелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан дәүләт университетының Энгельгардт исемендәге асторономик обсерваторияләре ЮНЕСКОның беренчел исемлегенә кертелгән. ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы үзәге директоры Мехтильд Ресслер исеменнән КФУга шул хакта хат килгән, дип хәбәр итә КФУның рәсми сайты. Кагыйдә буенча, теге яки бу мәдәни мирас объекты ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы статусына дәгъва итү өчен иң элек беренчел исемлеккә кертелергә тиеш. Әлеге исемлеккә кертелгәнче КФУ белгечләре обсерваторияләрнең тарихи... Читать дальше...

Роспотребнадзор илдә коронавирус белән бәйле вазгыятьнең тотрыклануын белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы эпидемиясе белән бәйле вәзгыять тотрыклана башлаган. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова үткәргән селектор киңәшмәсендә сүз барды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Күзәтчелек органы мәгълүматларына караганда, соңгы атнада ил буенча бер тәүлектә коронавирус йоктыручылар саны 100 мең кешегә 18,9 очрактан 16,5 очракка кадәр кимегән. Читать дальше...

Башкортстанда Гали Чокрыйның 195 еллыгын бәйрәм итү чаралары туган ягында башланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). 8 гыйнварда Башкортстанның Тәтешле районында шагыйрь, мәгърифәтче, галим, дин эшлеклесе Гали Чокрыйның (1826-1889) 195 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары башлана. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Бу көнне шагыйрьнең туган җире Иске Чокыр авылындагы музей-йортына мемориаль такта куелачак. Гали Чокрыйның каберенә зиярәт кылыначак. Шулай ук Югары Тәтешле авылының туган як тарихы музеенда Гали Чокрыйның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачылачак. Авыл... Читать дальше...

Балаларны беренче сыйныфка яңа кагыйдәләр буенча кабул итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда беренче сыйныфка балаларны кабул итүдә яңа кагыйдәләр кертелә. Әгәр элек укучыларның әти-әниләреннән гаризаларны 1 февральдән (кайбер төбәкләрдә аннан да иртәрәк) кабул итсәләр, быелдан 1 апрельдән башланачак. Яшәү урыны буенчамы-юкмы, бөтен гаризалар да шушы көннән генә кабул ителәчәк һәм 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Российска газета» яза. Яңа кагыйдәләр РФ Мәгариф министрлыгының «Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары... Читать дальше...

2021 елда БДБ илләренең мәдәни башкаласы исемен Дүшәнбе шәһәре йөртәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда БДБ илләренең мәдәни башкаласы исемен Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәре йөртәчәк. Икътисади хезмәттәшлек оешмасы (ОЭС) аны шулай ук елның туристик шәһәре дип тә игълан иткән иде, дип хәбәр итә БДБ Башкарма комитеты. Узган 2020 елда БДБ илләренең мәдәни башкаласы булып Казахстанның Шымкент шәһәре танылган иде.  Таҗикстан башкаласы Дүшәнбедә 23 тарихи, монументаль һәм архитектура һәйкәлләре, 109 туристик компания, 7 профессиональ театр, 10 музей, 16 китапханә... Читать дальше...

Янгын күзәтчелеге инспекторлары картлар йортларын ел саен тикшереп торачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Быелдан башлап, Россиядә барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, шулай ук картлар һәм инвалидлар йортлары дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре тарафыннан елга бер тапкыр тикшерелә торган булачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Берьюлы уннан артык карт һәм инвалид кешеләр яшәгән интернат-йортлар янгыннан аеруча нык сакланырга тиешле объектлар рәтенә кертелгән. Бу балалар бакчаларына һәм балалар лагерьларына да кагыла. Мәсәлән, янгын чыгуын кисәтүчеләр башка... Читать дальше...


Музыкальные новости
Шапка

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)





Персональные новости
Спартак

"Спартак" сыграет с "Динамо" в 1/2 финала Пути Регионов Кубка России





Биектау районында күрше бабайны сигнализация тавышын ишетеп, янгыннан коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда хатын-кыз янгын сигнализациясе тавышын ишетеп, өлкән яшьтәге күршесен ут капкан өеннән алып чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. 101 янгын сагы номерына Биектау районының Алан-Бәксәр авылындагы Татарстан урамында бер йорт януы турындагы хәбәр килә. Йорт һәм сарай тулысынча янып бетә. Янгынның гомуми мәйданы 167 квадрат метр тәшкил итә. 84 яшьлек йорт хуҗасы төшке аштан соң ятып ял итәргә җыенуы хакында сөйли.

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы теркәлде», – диделәр министрлыкта. Covid-19 йоктырып 1946, 1951 һәм 1954 елгы өч ир-ат, шулай ук 1959 елгы хатын-кыз вафат булган. Ведомствода пациентларны үлемгә китергән сәбәпләрне атамасалар да, экспертиза аларның вирус йоктыруын ачыклаган. Шулай итеп, 7 гыйнварга... Читать дальше...

Әдһәм Тенишевның 100 еллыгына Пензадагы урамга галим исемен бирергә тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел яз Пензада татар галиме, төрки дөньяны өйрәнгән профессор Әдһәм Тенишевның (1921-2004) тууына 100 тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Конференцияне оештыручылар Пензадагы урамнарның берсенә Әдһәм Тенишев исемен бирергә тәкъдим итә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте . Яңа ел алдыннан Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясендә конференцияне оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы... Читать дальше...

"1944 ел кайтты". Кырымтатарлар милләттәшләрен яклап чаралар уздыра

Azatliq.org 

Кырымда бу көннәрдә" Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнгән Карасубазар (Белогорски) төркемен яклап флешмоб, күмәк догалар, ялгыз пикетлар уза. Энвер Омеров, аның улы Риза Омеров һәм Айдер Джаппаровка җәмгысе 50 елга иректән мәхрүм итү яный. Хөкем карары 11 гыйнвар көтелә.

Спорт в России и мире
Москва

«Фонкод» отметили в народном голосовании Всероссийского конкурса спортивных проектов


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Рыбакина узнала первую соперницу на новом турнире WTA


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Шашлыки и дача отменяются: аномальная погода на майские праздники в Москве, Питере и регионах





Путин в России и мире
Москва

Первый пуск «Ангары-А5М» с Восточного запланирован в 2027 году


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

У помощника Лукашенко по общим вопросам нашли три квартиры в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Баста

Звездные разборки: Stigmsta в Твери, новая песня Полины Гагариной и дуэт певицы MONA и Басты



Москва

Сто поделаешь: фэнтези по Киру Булычеву бросает вызов хитам «Марвел»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net