«Миллиард татар» сайты татар һәм башкорт телләре турында: Игезәк туганнар кебек
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). « Миллиард татар » сайты «Сводеш исемлеге»нә сылтама белән хәбәр иткәнчә, татар һәм башкорт телләре 95 процентка тәңгәл килә. «Бу телләр игезәкләр кебек охшаш, бертуганнар кебек — аларның лексика үзәге 94,9 процентка туры килә», — диелә бу хәбәрдә. Төрек һәм азәрбайҗан, казах һәм кыргыз телләренең бу лексикасы 86 һәм 92 процентка туры килә. Мәсәлән, һәр татар башкорт сөйләмен җиңел аңлый, ә төрек яки чуваш телен аңлау күпкә катлаулырак. Язма авторы Америка лингвисты Моррис Сводеш методы буенча телләрне чагыштыру объектив, бу — статистика булуына игътибар итә. 100 яки 200 иң мөһим сүз: «мин», «син», «биредә», «кем», «бер», «зур», «кеше», «эт», «агач» кебек һәм башка сүзләр алып чагыштырыла.