123ru.net
World News in Tatar
Январь
2021

Новости за 05.01.2021

Азнакай район үзәк китапханәсендә Әлфия Айдарская белән очрашу булды

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Маяк» , Гүзәл Корбанова). Азнакай район үзәк китапханәсендә ТАССРның атказанган артисты, татар классик балетына нигез салучыларның берсе Әлфия Айдарская белән җылы очрашу булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Ул үзенең әти-әнисе — күренекле татар композиторы Сара Садыкова һәм Газиз Айдарскийларның иҗатын бүгенге көндә дә армый-талмый пропагандалый. Әлфия Айдарская «Сара Садыкова. Ил кызы», «Бибисара моңнары», «Лавой звуков плотины прорвав», «Балет ... Читать дальше...

Әлмәт оешмасы «Татарстанның иң төзек торак пункты» конкурсында бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 5 гыйнвар, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Татарстанның иң төзек торак пункты» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.Конкурс 2007 елдан башлап ел саен җиде категориядә үткәрелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров ТР Хөкүмәтенең Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай итеп, конкурс комиссиясе әгъзалары карары белән... Читать дальше...

Коронавирус инфекциясенең яңа симптомын атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Пульсның ешаюы кешенең коронавирус инфекциясе йоктыруына дәлил булырга мөмкин. Бу хакта Express басмасы COVID Symptom Study мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә. Мобиль кушымта ярдәмендә үткәрелгән тикшеренү кысаларында дөньяның барлык төбәкләрендә дүрт миллионнан артык кешенең мәгълүматлары анализланган. Белгечләр билгеләп үткәнчә, йөрәк мускуллары кыскаруның даими булмаган яки югары ешлыгы күп тапкырлар ачыкланган, йөрәк белән бәйле ниндидер патологияләр моңарчы... Читать дальше...



«Кукмара итекләре-2021» фестивалендә Саба районы командасы Гран при иясе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген Кукмараның Комсомол мәйданында «Кукмара итекләре — 2021» фестивале узды. Фестивальдә Саба районы командасы беренче урынны яулады. Киров өлкәсе, Мамадыш, Әлмәт, Саба, Кукмара районнары командалары һәм Кукмара аграр колледжы командасы өч этапта көч сынашты. Беренче этапта алар үзләре ясаган зур итек сыннарын тәкъдим иттеләр. Икенче этап — иҗади, ә өченчесе спорт бәйгесе иде. Саба районы командасы Гран при иясе булды. Кукмара районы командасы ... Читать дальше...

Чаллыда бәйрәмнәрдән соң Яңа ел чыршыларын тапшыру пункты ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Идел буе экологик компаниясе бәйрәмнәрдән соң Чаллыда Яңа ел чыршыларын җыя башлаячак. Бу хакта бизнес-структура вәкиле хәбәр итте. Чыршыларны 11-24 гыйнвар көннәрендә тапшырырга мөмкин. Шушы вакыт эчендә теләгән һәркем агачларны кабул итү пунктына китерә ала. Адресы: Автосборочный проезд 29/63, предприятиенең административ-көнкүреш корпусы янында. Чыршыларны эшкәртеп, алардан витаминлы өстәмәләр һәм терлекләр өчен аслыклар ясарга ниятлиләр.

Көнчыгыш-Казахстан өлкә Татар иҗтимагый үзәге оешуга 30 ел булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Көнчыгыш-Казахстан өлкә Татар иҗтимагый үзәге оешуга 30 ел булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Көнчыгыш-Казахстан өлкә Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллык юбилеена багышланган фильм төшергәннәр. Фильмда үзәкнең оешу тарихы, 30 ел эчендә башкарган эшчәнлеге, татар халкының мәдәниятен, традицияләрен, телен саклау һәм үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләр хакында сүз бара, диелә хәбәрдә.

Татарстанда Казан – Оренбург трассасының ике участогында светофор урнаштырачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда Казан – Оренбург автомобиль юлының 32нче чакрымында, Бимә һәм Тургай коттедж бистәләре янында, шулай ук Чистайны әйләнеп үтә торган юлда – әлеге трассаның 117нче чакрымында яңа светофорлар куелачак. Бу хакта «Волга-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте. «Быел машина күп йөри торган юл чатларында светофор урнаштыру эшен дәвам итәчәкбез. Без җәяүлеләрнең үзләрен имин хис итүен телибез», - диде ведомство башлыгы. Минһаҗев искәрткәнчә... Читать дальше...



Татарстанда -12 градуска кадәр суыта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 гыйнварда, Татарстанда көн бераз суытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Иртәгә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә кар явачак, көндез Татарстанның төньягы һәм көнчыгышында шулай ук бераз кар яварга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Моннан тыш, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк, урыны белән карт көртләре хасил булырга мөмкин. Читать дальше...

Коронавирус инфекциясен бетерә торган матдә табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Гиперхолестеринемияне дәвалаганда кулланыла торган флувастатиннар коронавируска җимергеч йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. MedRxiv порталында немец һәм швед галимнәренең шул хактагы тикшеренүләре дөнья күргән. Белгечләр ачыклаганча, SARS-CoV-2 вирусының трансляциясен һәм репликациясен «томалап», флувастатин зарарланган күзәнәкләргә йогынты ясый. Моннан тыш, статиннар ярдәмендә терапия алган ковид-пациентларда күпкә уңайрак клиник нәтиҗә теркәлгән. Читать дальше...

«КАМАЗ-мастер» командасы экипажлары «Дакар»ның өченче этабында призлы урыннар яулады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Пилот Дмитрий Сотников идарә иткән «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы «Дакар-2021» раллиеның өченче этабында икенче урынга лаек булды. Чаллы автоузышчысы идарә иткән «КАМАЗ», әлеге этапның җиңүчесе - «МАЗ» автомобилендә Сергей Вязович идарә иткән Беларусь экипажына нибары 18 секундка оттырып, 403 чакрым озынлыгындагы махсус участокны буйсындырды. Сотников экипажы беренче өч билгедә (43, 88 һәм 137 чакрым) лидерлыкны сакласа да, 217нче километрда Вязович алга ыргылды. Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда бозлавык һәм кар көртләре хакында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). 6 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә, аерым районнарда бозлавык саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай ук төнлә һәм көндез юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк. Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне артык ихтыяҗ булмаганда шәһәрдән чыкмаска чакыра. Юлда куркыныч хәл килеп туса, 8 (843) 5-333-888 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Читать дальше...

Әлмәт районында өч машина бәрелешкән, зыян күрүчеләр арасында берничә бала да бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәт районында өч машина бәрелешкән, зыян күрүчеләр арасында берничә бала да бар. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Бүген Әлмәт районында Кичуй авылы янында «Киа», «Нива» һәм «Фольксваген Тигуан» автомобильләре бәрелешкән. Шаһитлар әйтүенчә, авария нәтиҗәсендә алты кеше зыян күргән, алар арасында дүрт бала да бар.

Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Коронавирустан 1936 елда, 1937 елда һәм 1988 елда туган өч ир-ат вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Бүгенге көндә республикада коронавирустан 201 кеше үлгән.


Музыкальные новости
Алсу

Алсу ире белән аерылышканмы?





Персональные новости
Концерт

Концерт «Юрий Башмет, Константин Хабенский, ансамбль «Солисты Москвы». К. Сен-Санс «Карнавал животных»





Яңа ел каникулларында Габдулла Тукай әдәби музее эш сәгатьләрен үзгәрткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Габдулла Тукай әдәби музее кышкы ялларны музейда уздырырга чакыра. «Музей шәһәребезнең кунаклары һәм казанлылар уңайлыгы өчен ялларда эш сәгатьләрен үзгәртте», — дип хәбәр итте «Татар-информ» хәбәрчесенә музейның директоры Гүзәл Төхвәтова. 2 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр һәркөнне музей 12.00 дан 21.00 га кадәр (касса 20.00 га кадәр) эшли. Шагыйрьнең шәхси әйберләрен күрергә, шигырьләрен тыңларга, тормышы һәм иҗаты белән тирәнрәк танышырга мөмкин. Читать дальше...

Татарстанда ике машина катнашындагы авариядә бер кеше үлгән, бер бала - хастаханәдә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда ике чит ил автомобиле катнашындагы авариядә бер кеше үлгән, 8 яшьлек бала хастаханәгә озатылган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Бүген көндез Аксубай районында ике чит ил автомобиле катнашында авария булган. Шаһитлар әйтүенчә, «Шевроле» автомобиле, каршы як полосага чыгып, «Тойота» белән бәрелешкән. Ике машинага да җитди зыян килгән. Нәтиҗәдә, өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Агентлыкка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә... Читать дальше...

Таксистлардан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабына зарланып була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанлылар таксистларның үзләрен әдәпсез тотуы турында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының оператив хезмәтенә шалтыратып әйтә ала. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Министрлыкта Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә такси хезмәтенә ихтыяҗ артуын искәрттеләр. «Тарифларны арттыруга һәм таксистларның үз-үзен әдәпсез тотуына бәйле очраклар бар. Татарстан башкаласында, республиканың башка шәһәрләрендә яшәүчеләр һәм кунакларның, таксистларның дорфа мөнәсәбәтенә юлыккан очракта... Читать дальше...

Түбән Камада пычак белән танышына һөҗүм иткән хатын-кызны тоткарлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада пычак белән танышына һөҗүм иткән хатын-кызны тоткарлаганнар. Бу хакта ТР буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә кич Росгвардия хезмәткәрләренә Тукай урамындагы күп катлы йортларның берсендә ир-атка пычак белән һөҗүм итүләре хакында хәбәр килгән. Тәртип сакчылары күрсәтелгән фатирга килгәндә, табиблар зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтергә өлгергән була инде. Соңрак ачыкланганча, әлеге фатирда 33 яшьлек хуҗабикә һәм аның 45 яшьлек танышы кәеф-сафа корып утырган. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

RU.TV превращает Русскую Музыкальную Премию в Мюзикл


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Кудерметова выиграла турнир WTA в Штутгарте в парном разряде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Кабардино-Балкарии стартует крупнейшая экологическая акция «Вода России»





Путин в России и мире
Москва

Путин сказал Алиеву: "Пора!". Новый БАМ пройдет через Кавказ. Транспортным коридором "Север — Юг" Россия и Азербайджан перешли дорогу Западу


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко убежден, что белорусы «никогда еще так хорошо не жили»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

Проводивший панихиду по Навальному* священник запрещен в служении



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Metallica

Случай на концерте Metallica в России



Москва

Зеркальные меры сработали: Экономист объяснил шаг Минфина

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net