Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2021

Новости за 05.01.2021

Чаллыда ике чит ил автомобиле кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда ике чит ил автомобиле кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр. Авария кичә Иске Сарман урамындагы 31/2нче йорт каршында булган. Биредә «Рено» автомобиленең 60 яшьлек йөртүчесе, каршы як полосага чыгып, «Шкода» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, машина йөртүчеләрнең икесе дә, шулай ук «Рено»ның 59 яшьлек пассажиры һәм «Шкода» автомобилендәге 8 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Читать дальше...



Пенсионерлар электрон пенсия таныклыгы рәсмиләштерә алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 ел башыннан лаеклы ялга чыгучы яки инвалидлык буенча, туендыручысын югалту сәбәпле (һ.б.) пенсия алучылар электрон пенсия таныклыгы рәсмиләштерә алачак. Бу хакта «Российская газета» яза. 1 гыйнвардан РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының шул хактагы боерыгы үз көченә керде. Анда, аерым алганда, мондый юллар бар: «Гражданин теләге буенча пенсия билгеләү турындагы факт кәгазьдә яки электрон документ рәвешендә рәсмиләштерелгән пенсия таныклыгы белән расланырга мөмкин. Читать дальше...

Казанда ут белән көрәшүчеләр күпкатлы йорттагы янгынны сүндергәндә ир-атны коткарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда ут белән көрәшүчеләр күпкатлы йорттагы янгынны сүндергәндә бер ир-атны коткарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Иртәнге унда 101 янгын сагы номерына Копылов урамындагы күпкатлы йортларның берсендә янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр техник катта 1 квадрат метр мәйданда электр үткәргеч һәм әйберләр януын ачыклаган. Янгынны сүндергән вакытта, уттан зыян күргән ир-атны табып... Читать дальше...

Чаллыда 21 яшьлек егет Яңа ел төнендә өенә кайткан вакытта урамда өшеп үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллыда 21 яшьлек егет Яңа ел төнендә өенә кайткан вакытта урамда өшеп үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге вазгыять белән таныш үз чыганагы аша билгеле булды. Кичә полициягә Яңа ел бәйрәменнән соң өенә кайтмаган егетнең әти-әнисе мөрәҗәгать иткән. Бәйрәм төнендә аларның 21 яшьлек улы дуслары белән күңел ачу клубына киткән. Шуннан соң аның бернинди хәбәре булмаган. Күптән түгел егетнең мәетен 37нче комплекстагы предприятие янында табып алганнар. Экспертиза мәгълүматлары буенча, ул өшеп үлгән. Читать дальше...



Россиядә балаларны ял объектларында урнаштыруда яңа кагыйдәләр кертелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия территориясендә 2021 елның 1 гыйнварыннан, бер эвакуацион чыгу юлы гына булган очракта, сәламәтләндерү учреждениеләре һәм ял оешмаларында бинаның бер катында уннан артык баланы урнаштыру тыела. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Балаларның ялын оештыру һәм аларны сәламәтләндерү биналарында, бер эвакуацион чыгу юлы гына булган очракта, бер катта уннан артык баланы урнаштырырга ярамый», - диелә Хөкүмәт тарафыннан расланган Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләрендә. Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 29 кеше хастаханәгә озатылган, 66 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь аралыгында - 26 кеше ачыкланган. Казанда — 52, Чаллыда — 2, Әгерҗе районында ... Читать дальше...

Иртән Казанда Себер трактында күпер астында трамвай янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртән Казанда Себер трактында күпер астында трамвай янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген 7.42 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Себер трактында күпер астында трамвайда янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Хәрәкәт вакытында кабинадагы приборлар панеленә ут капкан. Янгынны ут белән көрәшүчеләр килгәнче мөстәкыйль рәвештә сүндергәннәр. Беркем дә зыян күрмәгән, трамвайда пассажирлар булмаган. Читать дальше...

ЮХИДИ идарәсе, һава торышы бозылу сәбәпле, иминлек чаралары турында искәртә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанның ЮХИДИ идарәсе, һава торышы бозылу сәбәпле, иминлек чаралары турында искәртә. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Синоптиклар фаразлавынча, бүген Татарстанда җепшек кар явуы, буран чыгуы, җилнең көчәюе көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк. ТР Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә кышын юлга җәйге тәгәрмәч белән чыгарга ярамавы хакында искәртә. Юлда имин тизлек сайларга кирәк. Куркыныч маневрлар ясарга... Читать дальше...

Татарстанда коттедж бистәсендә каравылчы янып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коттедж бистәсенең каравылчысы янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген иртәнге алтыда 101 янгын сагы номерына Лаеш районындагы Кама Яр буе коттедж бистәсенә керә торган урында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәндә каравылчы йортын ялкын телләре ялмап алган була инде. Янгынны сүндергән вакытта бер ир-ат мәетен табып алганнар, хәзерге вакытта аның шәхесен ачыклыйлар. Читать дальше...

Коронавирус инфекциясенең гадәти булмаган симптомын атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Даими рәвештә очкылык тоту коронавирус инфекциясе йоктыруның бер билгесе булырга мөмкин. Бу хакта Daily Express газетасы кайбер тикшеренүләргә сылтама белән хәбәр итә. Очкылык тоту моңа кадәр коронавирусның төп симптомнары рәтендә тормый иде, әмма аның әледән-әле кабатлануы инфекция барлыгын аңлатырга мөмкин. Мисыр галимнәре тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр коронавирус инфекциясе бары тик очкылык тоту аша гына ачыкланган пациент белән очрашкан. 64 яшьлек ир-ат хастаханәгә өч тәүлектән соң мөрәҗәгать иткән... Читать дальше...

Төрек галимнәре коронавирусны 10 секунд эчендә ачыклый торган прибор уйлап тапкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркиянең Билькент университеты галимнәре кешенең коронавирус инфекциясе йоктырганмы-юкмы икәнлеген 10 секунд эчендә ачыклый ала торган прибор уйлап тапкан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Diagnovir җайланмасының эш принцибы үрнәкләрне репликацияләүгә түгел, ә оптик үзлекләргә нигезләнә. Моның өчен авыз куышлыгындагы лайлалы тышчаның үрнәге алына һәм ул махсус эретмә белән катнаштырыла. «Процесс биосенсорлар өчен махсус эшләнгән уяткычларны ачыклау микросхемасы аша башкарыла»... Читать дальше...

КФУ профессоры вируслы авыруларны кисәтүдә иң нәтиҗәле чараларны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов Яңа ел бәйрәмнәре вакытында вируслы авыруларны кисәтүдә иң нәтиҗәле чараларны атады. Бу хакта югары уку йортының медиаүзәге хәбәр итә. «Бу көннәрдә кунакка бармавың хәерле, иң яхшысы – туганнар һәм якыннар белән видеоэлемтә аша аралашу. Хәзер чаңгыда йөрү, тимераякта һәм чанада шуу өчен иң кулай вакыт», - диде Ризванов. Ул билгеләп үткәнчә, коронавируска каршы чараларны үтәү (битлек кию... Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт в честь 9 мая завершился в Петрозаводске совместным исполнением песни «День Победы»





Персональные новости
Кубок

Псковичи стали серебряными призерами турнира по волейболу «Кубок Феникса»





Кукмарада «Кукмара итекләре – 2021» фестиваль-ярминкәсе була

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Алсу Сәләхетдинова). Бүген 2021 елның 5 гыйнварында Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында районара «Кукмара итекләре-2021» фестиваль-күргәзмәсе (#ITEKFEST) була. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Программада иҗади күргәзмәләр, мастер-класслар, ярышлар, татар эстрадасы артистлары катнашында концерт һәм башкалар бар. Программага шулай ук катнашучыларны теркәү, күргәзмәләрне, сәүдә нокталарын урнаштыру, төшке аш, «Осталар шәһәре (иҗади күргәзмәләр... Читать дальше...

Әлки районында иң оста балыкчыны ачыкладылар

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Әлки районында иң оста балыкчыны ачыкладылар. Иң зур балыкны Түбән Биктимер авылыннан Равил Ибраһимов тотты, ә Иске Матактан Петр Смородинов тотылган балык саны буенча иң яхшысы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Традицион бәйге район үзәге плотинасында узды. Балыкчыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Балакирев сәламләде. Ул ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде. Бозга районның танылган балыкчылары җыелды — ярышларда барлыгы 16 кеше катнашты. Читать дальше...

Россия Президенты Алабуга шәһәр суды судьясын билгеләде

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). 2021 елның 2 гыйнварында Россия Президенты Владимир Путинның боерыгы белән Алабуга шәһәр суды судьясы итеп Хөснетдинова Лилия Мирзаһит кызы билгеләнде. Бу хакта Алабуга шәһәр суды сайтында хәбәр ителә. Шунда ук билгеләү турында Указ да бастырылган. Алабуга районыннан тыш, Владимир Путин Татарстанда тагын өч яңа судьяны билгеләде. Шулай итеп, Татарстан Арбитраж судында, Чаллы һәм Биектау районы судларында яңа җитәкче булачак.

Актанышның Татар Суыксуы авылында волейбол ярышларының җиңүчеләре ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 5 гыйнвар, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Актанышның Татар Суыксуы авылында волейбол ярышларының җиңүчеләре ачыкланды. Уеннарда Татар Суыксуы командасы беренчелекне яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Татар Суыксуы авылында Айнур Ирек улы Бикмөхәммәтов призына волейбол ярышлары үзды. Биредә 8 команда катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан спортчыларны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова сәламләде. Нәтиҗәдә Татар Суыксуы командасы беренчелекне яулады. Икенче урынны — Актаныш, өченчене Актанышбаш командасы алды.

Яшел Үзәндә бөтенроссия ярышларында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 5 гыйнвар, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Яшел Үзәндә «Бригантина» һәм «Дельфин» җирле спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләрен бүләкләделәр, алар «Юный водник» бөтенроссия ярышларында ышанычлы җиңүгә иреште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Балаларга «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 еллыгы» символикасы төшерелгән кыйммәтле бүләкләр, дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Моннан тыш, Яшел Үзән коткару җәмгыятенең дүрт хезмәткәре (ОСВОД): Владислав Кисилев, Ринат Төхвәтуллин, Павел... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Развод на договорных матчах: схемы, риски и пути предотвращения


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Крылатчан попросили с пониманием отнестись к спортивному ориентированию





Путин в России и мире
Москва

Путин поблагодарил президента Лаоса за передачу России танков Т-34


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко высоко оценил организацию парада Победы в Москве




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

В Москве налоговая потребовала взыскать долг с Алексея Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Концерт

Концерт "Две музы"



Москва

Самолеты Ту–154 в аэропорту Внуково, 1973 год, Москва

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net