Иртән Казанда Себер трактында күпер астында трамвай янган
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртән Казанда Себер трактында күпер астында трамвай янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген 7.42 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Себер трактында күпер астында трамвайда янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Хәрәкәт вакытында кабинадагы приборлар панеленә ут капкан. Янгынны ут белән көрәшүчеләр килгәнче мөстәкыйль рәвештә сүндергәннәр. Беркем дә зыян күрмәгән, трамвайда пассажирлар булмаган. Янгын транспорт чарасының механизмнары төзек булмау сәбәпле чыккан дип фаразлана.