Лениногорскида яшәүче гаилә кышкы фестивальдә 30 мең сум акча откан
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Лениногорскиның Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында «Суперсемейка» кышкы фестиваль финалы узды. Акчалата бүләк өчен биш гаилә көрәште. Бу хакта «Лениногорские вести» хәбәр итә. Һәр гаилә каршылыклы трассаны вакытка узды, аннары тартмадан киез итекләр ыргытты, «Крокодил» уенындагы сүзләрне белергә тырышты. Фестивальдә катнашучы гаиләләр бердәм һәм тату булуларын күрсәтте. Конкурс биремнәрен барысы да үти алды, Әмма Денис, Гүзәл һәм Данил Зориннар җитезрәк булды. Читать дальше...