Көнчыгыш-Казахстан өлкә Татар иҗтимагый үзәге оешуга 30 ел булды
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Көнчыгыш-Казахстан өлкә Татар иҗтимагый үзәге оешуга 30 ел булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Көнчыгыш-Казахстан өлкә Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллык юбилеена багышланган фильм төшергәннәр. Фильмда үзәкнең оешу тарихы, 30 ел эчендә башкарган эшчәнлеге, татар халкының мәдәниятен, традицияләрен, телен саклау һәм үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләр хакында сүз бара, диелә хәбәрдә.