Алмаз Миргаязов «Китап» радиосында җырлар акчага куелмаячагын әйтте
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов радиода җырлар өчен акча түләнмәячәген әйтте.
«Китап» радиосында түләүле ротация дигән төшенчә юк. Радиога тарихи әсәрләр, ремейклар, бүгенге көндә иҗат итүче талантлы яшьләрнең иҗаты һәм татар моңына корылган җырлар урын алачак. Бер җыр көненә бер тапкыр гына яңгыраячак», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.
Алмаз Миргаязов радио өлкәсендә 25 елдан артык эшләвен искәртте. «Һәр уен коралының кайсы аудиториягә ни дәрәҗәдә тәэсир иткәнен беләм. Безгә төрле җырлар тәкъдим итәләр, хатлар килә. Килеп ирешкән мең җыр арасыннан „энҗе бөртеге“ була икән, мин аны табып алачакмын», — диде ул.
Баш мөхәррир FM ешлыгына чыккан радио азмы-күпме акча китерергә тиешлеген, радиода реклама булачагын әйтте.