Рамил Шәмсетдинов бергә хезмәт итүче солдатларны үтергән өчен колониягә хөкем ителде
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Читадагы икенче көнчыгыш округ хәрби суды Рамил Шәмсетдиновны бергә хезмәт итүче солдатларны үтерүдә гаепле дип тапты. «24 ел да алты айга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм каты режимлы колониягә озатырга», - дип игълан итте суд вәкиле хөкем карарын. РИА Новости агентлыгы судка сылтама белән хәбәр итүенчә, Шәмсетдиновка шулай ук зыян күрүчеләргә (дүртесенә – һәркайсына 1,5 миллион, икесенә – һәркайсына 1,3 миллион һәм берсенә 1,2 миллион сум) компенсация дә түләргә туры киләчәк. Читать дальше...