Зилә Вәлиева: Яшьләрне законсыз акцияләрдә катнашырга чакырулары борчый
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева балаларын якын көннәрдә санкцияләнмәгән протест акцияләренә чыгарга өндәүчеләрдән зарланучы ата-аналардан дәгъвалар булуга борчыла.
«Әти-әниләрнең борчуын уртаклашам һәм яшьләрнең уйлап эш итүен теләр идем. Провокаторлар аз түгел. Аларның иганәчеләре, яшеренер урыны бар. Алар зыян күрмәс, ә законсыз митингта катнашучылар кешеләргә комачаулык китерә», — диде ул иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча Эксперт советы утырышында.
Ул законсыз акцияне оештыручылар күләгәдә калырга мөмкин, ә провокациягә бирешкән һәм урамга чыккан кешеләр зыян күрә, дип искәртте. «Санкцияләнмәгән митингларга беркем дә битараф булмаячак», — диде спикер.
Вәлиева Татарстан халкының үз фикерләрен законлы юл белән белдерү өчен мөмкинлекләре күп булуына игътибарны юнәлтте.
«Иҗтимагый палата мәйданчыгына килегез. Сораулар бар икән — әйдәгез, аларны бергәләп карыйбыз. Кагыйдә буларак, мондый митингларда бер-берләренә пычрак аталар. Мондый вакыйгаларда уңай нәтиҗәләр булмый һәм проблемалар хәл ителми», — дип искәрттеТР Иҗтимагый палатасы рәисе.
Элегрәк TikTok социаль челтәре балаларны санкцияләнмәгән массакүләм чараларга, аерым алганда, 23 гыйнварда урам йөрешенә җәлеп итү өчен онлайн реклама урнаштыруы хакында хәбәр ителгән иде.